Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Мин туган телемне өйрәнәм»

18 февральдә Кече Битаман китап бирү пунктында, Халыкара туган тел көненә багышланган «Мин туган телемне өйрәнәм» дигән викторина уздырылды. Чарада 6-10 яшьлек кулланучылар катнашты. Башта балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихын белделәр, күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Аннан соң викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, аерым сүзләрдән Туган тел турында мәкальләр төзделәр, тизәйткечләрне сөйләделәр, татар халык мәкальләрен дәвам иттеләр, сүзләрне татар теленнән русчага, русчадан татарчага тәрҗемә иттеләр. Чара ахырында балалар үзләре белән өйдә танышу өчен күргәзмәдән китаплар сайладылар.