Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәтер шәме

Һәр елны 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомуммилли акциясе уза – Бөек Ватан сугышы вакытында тыныч тормышны саклап һәлак булганнар истәлегенә бөтен Россия буенча төнге тынлыкта шәмнәр кабынып тора. Җилдә тирбәлеп торган шәмнең юаш ялкыны-йөрәк хәтеренең символы ул: 22 июньгә каршы төндә шәм күбрәк кабынса, 1941 елның 22 июнендә гомерләре мәңгегә үзгәргән кешеләргә күбрәк кеше җавап бирер һәм «рәхмәт» әйтер. Усад авыл китапханәсе ел саен үткәрелә торган акциядә катнашты.