Мәңгегә халык хәтерендә
Советлар Союзы Герое, Брест крепосте каһарманы Петр Михайлович Гавриловның тууына 125 ел тулуга карата Чувашиле авылы китапханәсендә күргәзмә эшли. 1956 елда Сергей Смирновның шиксез чынбарлыкка нигезләнгән «Брестская крепость» исемле китабы басылып чыга. Бу китап күп кенә батырларның, шул исәптән Петр Михайлович Гавриловның да исемнәрен халыкка кире кайтара. 1957 елда каһарманга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Үлгәннән соң җәсәде, үз теләге буенча, Брест крепостена күмелә.
