Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Үз тормышымны үзем сайлыйм

26 июньдә Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне. Наркоманияне, һич арттырусыз, безнең гасырның иң куркыныч күренеше дип атарга була. Аның мәкерле челтәрләренә көннән-көн проблемалардан һәм стресслардан качарга омтылган кешеләр күбрәк эләгә. Нәкъ менә шуңа күрә дә Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне оештырылды, ул бөтен кешелеккә бу коточкыч чир турында искәртеп тора. 25 июнь көнне Чернышевка авыл китапханәсендә «Үз тормышымны үзем сайлыйм» дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында наркоманиянең зарары, кешенең сәламәтлегенә һәм тормышына һәлакәтле йогынты ясавы, ничек итеп бу «кармакка» эләкмәскә һәм наркотикларга дучар булмаска икәнлеге турында сүз барды. Китап укучыларга  «Мифы и правда о наркотиках» дип исемләнгән  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, бу темага караган буклетлар өләшенде.