Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Сәламәтлек чикләре

Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көнендә Шәпше авыл китапханәсендә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлек чикләре» танып-белү-спорт сәгате үткәрелде. Китапханәче «Иллюзияләр әсирлегендә» тематик китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Наркотикларның нәрсә булуы һәм аларның кайдан алынуы, наркотик дурманның нәрсә булуы, аларны куллану белән бәйле авырулар һәм җинаятьчелек турында сөйләде. Хикәя «Һәлак булган тормышлар» презентациясе күрсәтү белән үрелеп барды. Чараның соңгы этабында волейбол буенча иптәшләрчә матч узды.