Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Солдатлар, бравлар егетләр!»

 

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Шәпше авыл китапханәсендә яшьләр өчен танып белү-уен программасы узды. Презентация ярдәмендә китапханәче катнашучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Балалар күренекле полководецларның, флотодецларның тормышы һәм батырлыклары, шулай ук Россия тарихын үзгәрткән бөек шәхесләрнең исемнәре белән бәйле тарихи вакыйгалар чагылган язучылар һәм шагыйрьләрнең әсәрләре белән таныштылар. Теләге булган һәркем үзенең физик көчен, җитезлеген һәм зирәклеген «Меткий атучы», «Кем көчлерәк», «мин солдат булырга әзер»бәйгеләрендә күрсәтте. Очрашу ахырында һәр катнашучы гражданлык-патриотик юнәлештәге әдәбиятның тәкъдим итү исемлеген алды.