Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Хәтер көне

Чыршы авыл китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, балаларны илебез тарихы белән таныштыру әңгәмә үткәрелде. 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн буларак тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны искә алу көне. 1941 елның 22 июнендә, илебез тарихында иң канкойгыч сугыш – Бөек Ватан сугышы башланды. Совет иле 27 миллионга якын улын һәм кызын югалткан. Сугыш безнең илгә кан кою, гөнаһсыз җан үлеме, ятимлек, ачлык китерде. Үзәктә яшь егетләр, яшь кызлар кайный – бүген инде чал чәчле әбиләр һәм бабайлар. Алар алдында хөрмәт белән баш иябез. Якты иртә, имин тормыш, чиксез рәхмәт хисләре аша аяз күк йөзе телибез. Тыныч, бәхетле тормыш, бәхетле картлык! Һәркемнең бер генә теләге бар: Илдә тынычлык булсын, күк йөзе аяз булсын, мондый бәла-казаны бүтән беркем дә күрмәсен!