Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Рус фольклоры битләре буйлап сәяхәт

2022 елдан башлап, 17 июльдә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә. Россия халыкларының күренекле фольклор мирасын җәмгыятьтә саклап калуга, үстерүгә һәм танытуга ярдәм итә торган бәйрәм. Биектау авыл китапханәсе 3 нче мәктәпнең хезмәт лагере балалары белән  «Рус фольклоры битләре буйлап сәяхәт» исемле әңгәмә үткәрде. Китапханәче гаҗәеп бай фольклор дөньясы турында сөйләде. Балалар рус халык әкиятләренең исемнәрен, табышмак һәм мәкальләрне, бишек җырларын бик теләп искә алдылар. Укучылар актив рәвештә табышмакларны чиштеләр, тизәйткечләр әйттеләр, мәкальләр төзеделәр, әкият геройларын искә төшерделәр.