Гаилә — тормышның тылсымлы символы
Гаилә-һәр кешенең тормышында иң кадерлесе, иң мөһиме. Россиядә гаилә белән уку шәхес формалашуда һәм тәрбияләүдә һәрвакыт мөһим роль уйный. Нәкъ менә гаиләдә балачактан ук китапка кызыксыну формалаша, уку зәвыгы тәрбияләнә.
Үзәк балалар китапханәсендә 8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итүгә багышланган «Гаилә — тормышның тылсымлы символы» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә рус классикасы әсәрләре белән танышырга була, анда гаилә тормышы тарихи призмасы аша чагыла. Болар-рус классиклары Л.Толстой, И. Тургенев, А. Чехов, А. С. Пушкин һ. б. әсәрләре.

