Теләкләр ромашкасы
8 июльдә Россиядә иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу гаилә бәйрәме уңаеннан Биектау авылы китапханәсе «Бәләкәч» балалар бакчасында «Теләкләр ромашкасы» дигән чара үткәрде. Китапханәче Петр белән Феврониянең кемнәр булуы, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның традицияләре һәм әһәмияте турында сөйләде. Чара баршында ромашканың ни өчен бәйрәм символы булуы, гаиләнең кеше тормышындагы әһәмияте, әти-әнинең балалар өчен роле, әби-бабайларны хөрмәт итү һәм ярату турында сөйләштеләр. Балалар белән «Әни һәм бала» викторинасы, «Теләкләр ромашкасы» уены, «Гаилә» бармак уены уйнадылар. Чара ахырында кәгазь чәчәкләрдән – ромашкалардан фотозона җыйдылар, анда һәр бала үзенең чәчәген паннога ябыштырды һәм теләге булган һәркем бу матур, тематик фотозонада истәлеккә фотога төшә алды. Чара күңелле һәм матур узды.
