Телләр белгән, илләр гизгән
21 февральдә Бөтенхалык туган тел көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә туган тел, аралашу ысуллары, телләрне өйрәнүдә ярдәм итүче ярдәмлекләр, сөйләм культурасы турындагы китапларга күзәтү ясалды. Күзәтү ясау өчен китап күргәзмәсе оештырылды. Күзәтүдән соң туган тел турында шигырьләр укылды, «Сүзне тап» уены уйналды.
Балалар «Нәниләр тел өйрәнә», «Рәсемле татарча-русча тематик сүзлек» китаплары ярдәмендә татар сүзләренең русча, инглизчәгә тәрҗемәләрен таптылар.
