«Туган телем – иркә гөлем»
Халыкара туган тел көне уңаеннан Коркачык авылы китапханәсе, туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, туган телебезгә карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү максаты белән, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән уен – бәйге уздырды.
Чара башында катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, дөньядагы телләрнең күптөрлелеге, хәзерге дөньяда телебезнең нинди урын алып торуы һәм туган телне хөрмәт итәргә, аны сакларга тиешлегебез турында белделәр.
Уенда ике команда катнашты: «Тукай варислары» һәм «Сөембикә оныклары». Командалар капитаннар сайладылар, үзләренең девизлары белән таныштырдылар. Уенда катнашучылар барлык сорауларга да дөрес җавап бирергә, тәкъдим ителгән биремнәрне үтәргә тырыштылар. Балалар мәкальләр, әкиятләрне белү буенча да, кроссвордлар, криптограммалар, табышмаклар чишү буенча да үзләренең ныклы белемнәрен күрсәтә алдылар. Кайвакыт кайбер биремнәр авыр булып тоелса да, аларга җавап эзләү тагын да кызыграк булды. Соңыннан жюри уенга йомгак ясады. Уен балаларда уңай тәэсирләр калдырды,яхшы кәеф бүләк итте.
