Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Бер юл, Бөрелегә…

2025 елда Бөреле җәнлек совхозы төзелүгә 95 ел тула, бистәнең тарихы да аның белән тыгыз бәйләнгән.  Туган якны өйрәнү тәрбиясе кысаларында яшь буынга Бөреле җәнлек совхозы авыл китапханәсендә «Бөреле җәнлек совхозы тарихы: объектив аша караш» дигән презентация күрсәтеп виртуаль экскурсия үткәрелде.  Чара барышында балалар туган якны өйрәнү әдәбияты һәм архив фотоматериаллары ярдәмендә туган бистәнең тарихы белән таныштылар, топографик атамаларның серләрен белделәр. Туган як тарихын фотографияләр ярдәмендә өйрәнү бик кызыклы булып чыкты.