«Туган телнең көче һәм байлыгы»
21 февраль көнне Дачное авыл китапханәсендә халыкара туган тел көнен билгеләп үтте. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Китапханәдә бу көн уңаеннан туган телгә багышлап «Туган телнең көче һәм байлыгы»,- дип исемләнгән викторина оештырылды.Укучылар әлеге викторинада төрле телләрдә сәламләү ничек яңгырый, кайбер борынгы сүзләрнең нәрсә аңлатканын белделәр. Халык мәкальләрен искә төшереп, Россия халыкларның җырларын тыңладылар. Балалар викторинада актив катнашты.
Шулай ук балалар игътибарына китап күргәзмәсе оештырылды. Биредә укучылар өчен «Путешествие в слово» Э. А. Вартаньяна, «От былины до считалки» В. Бахтина, «Секреты орфографии» Г. Г. Граник китаплыры тәкъдим ителде.
