Табигать иң яхшы даруханә
Чыршы авыл китапханәсендәдә укучылар өчен «Табигать – иң яхшы даруханә» дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Бу күргәзмә экологик проблемаларга игътибар итә, табигатькә сакчыл караш турында уйланырга мөмкинлек бирә, китап битләрен ачып карарга һәм табигатьнең гаҗәеп дөньясын язучылар һәм шагыйрьләр күзлегеннән күрергә тәкъдим итә. Китап күргәзмәсе укучыларга туган җирне: үсемлекләрне, хайваннарны, елгаларның һәм һаваның чисталыгын ничек сакларга икәнен күрсәтәчәк. Экологиянең нәрсә булуы, Кызыл китапның нәрсә булуы, югалып баручы хайваннар һәм кошлар, әйләнә-тирә мохитнең пычрануына каршы көрәш ысуллары, һәрберебез алдында торган экологик проблемалар турында.

