Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Гобәйдуллин Марат Мәгъсүм улы иҗаты

ЯҢА ЕЛ БӘЙРӘМЕ

Яңа ел килеп җитте
Урамга ак кар сипте.
Барыбыз да уйныйбыз,
Уйнап һич тә туймыйбыз.

Кыш бабай да килеп җитте
Күчтәнәчләре белән.
Ә без чыршы тирәсендә
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.

Шулай бергә уйный торгач,
Вакыт та узып китте.
Кыш бабай, кар кызы белән
Саубуллашыр чак җитте.
(1988 елда 5 нче класста укыганда язылган беренче шигыре)

ЯЗ КИЛӘ

Язлар килә җиргә, язлар килә,

Табигать йокыдан уяна.

Озак тормас инде аксакал кыш,

Гомере узган, китәр дөньядан.

Кошлар кайта туган якларына

Киң дәрьялар кичеп, ерактан.

Туган җирләр сагындыра бит ул

Аерылсаң аннан озакка.

Кояш нуры керә һәрбер йортка,

Ямьләндереп язгы иртәне.

Чын йөрәктән әйткән бер җылы сүз

Күңелләрне назлап иркәли.

Урам буйлап агыла җырдагыдай

Балаларның шатлык авазы.

Гел шатлыктан гына торса икән

Гомеребезнең туар һәр язы.

Яз килә дөньяга, яз килә,

Табигать йокыдан уяна.

Ә мин исә язгы судай аккан

Гомерләр турында уйланам.

                                                 (1995 ел)

ИЛ САГЫНДА

Һәр ир-атка фарыз эш ул

Тору Ватан сагында.

Сабыйлар да йоклар тыныч

Әнкәсе кочагында.

Ватаныңа тугры булу

Үзе батырлыкка тиң.

Булмасын Җирдә һич сугыш,

Калмасын беркем ятим.

Рәхмәт сезгә ватанпәрвәр

Курку белмәс ир-атлар.

Ил сагында сез торганда

Куркыныч түгел ятлар.

(2006 ел)

КИЧЕР МИНЕ

Кичер мине күңелең кылларына
Саксыз гына әгәр кагылсам.
Матур рәсемеңә карыйм һәрчак
Сине бик тә өзелеп сагынсам.

Серләр тулы назлы күз карашың
Биләп алды минем күңелемне.
Сагынып көткән яз кояшы кебек
Якты нурга күмдең күгемне.

Күпме еллар көткән бу очрашу
Кавыштырды гомер танында.
Киләчәкнен туар көннәрендә
Күрешербез бәлки тагын да.

Гомеремнен һәрбер иртәсендә
Синен исемен белән уянам.
Нинди рәхәт бит ул яшәүләре
Ямьнәр табып шушы дөньядан.

Ялгызлыктан җаның сызланганда
Бәлки син дә искә алырсың.
Гомерем буе сине оныталмам,
Күңелемдә мәңге калырсың.

(14 ноябрь 2011)

ТИК СИН ДИЕП ТИБӘ ЙӨРӘГЕМ

Күз яшьләрең һич тә түгелмәсен,
Онытты дип мине сөйгәнем.
Үзәкләрең, иркәм, өзелмәсен,
Тик син диеп тибә йөрәгем.

Саф йөрәктән чыккан сөю хисе
Яшәр өчен бетмәс көч бирсен.
Ходай бүләк иткән һәрбер көнең
Сиңа бары сөенеч китерсен.

Бергә үтик язмыш киртәләрен,
Сөюебез җырга әйләнсен.
Гомеребезнең туар иртәләре
Мәңгелеккә бергә бәйләнсен.
(14 ноябрь 2011)

***

Бу дөньяда парсыз яшәү авыр,

Көннәр гүя кара төн кебек.

Күгем никтер яктыра алмый һаман,

Караса да кояш гел көлеп.

Тормышымның барлык юанычы –

Сиңа булган тәүге хисләрем.

Күлдә йөзгән ялгыз аккош сыман

Моңаямын иртә-кичләрен.

Айлы төндә карыйм йолдызларга,

Эзлим бары якты янганын.

Сүнмәс маяк булып, киләчәккә

Туры юл күрсәтә алганын.

Яшьлек бит ул – кабатланмас мизгел,

Мәңге шиңмәс гөлләр шикелле.

Ярсып аккан дәрья суларыдай

Күпме гомер үткән дә инде.

Гомер көзләре дә озакламас,

Яңгыр юар тәүге эзләрне.

Мәңге сүнмәс җырдай яшьлегемнән

Бары сине генә эзләрмен.

                                         (2011)

НИЧЕК ТҮЗӘ ИКӘН ЙӨРӘК…

Ничек түзә икән йөрәк

Дөнья тулы явызлыкка.

Явызлыкны йөгәнләрлек

Һич табылмый авызлык та.

Ничек түзә икән йөрәк

Бу дөньяның тарлыгына.

Берәүләр типтереп яши,

Кемдер мәңге зарлы гына.

Ничек түзә икән йөрәк

Дөньяның бар пычрагына.

Мал бүлешалмыйча кемдер

Үрелгәндә пычагына.

Ничек түзә икән йөрәк

Бу дөньның ялганына.

Бер булдыксыз адәмнәрнең

Күз дә йоммый алдавына.

Ничек түзә икән йөрәк

Дөньяның бар вәхшәтенә.

Кешелекне хак үлемнән

Саклап калыр шәфкать кенә.

Киләчәк турында уйлап,

Яшәгәндә генә һәркем.

Тынычлык урнашыр Җирдә,

Югалтмабыз тормыш ямен.

(2011)

        

***

(КАЙСЫН КУЛИЕВТАН ТӘРҖЕМӘ)

Тәвәккәл дә була белдем, кыюсыз да,

Яхшы, хәтта усал сүз дә әйткәләдем.

Кыя-ташлар аша кыю узган чакта

Юлымда мин бер генә кат мәтәлмәдем.

Эш эшләсәм, уттай яндым ялкынланып,

Булды хәтта яткан чаклар ялкауланып.

Шат елмаю белән яктырса да йөзем,

Аз булмады елаган чак ярсып-ярсып.

Я, Хәят! Миндә булган бар тискәре

Һәм дә уңай эшләрем һәм фикерләрем

Сиңа мәгълүм. Кичер мине моның өчен,

Үзең шулай яраттың бит җаным-тәнем.

(2011)

ДУСТЫМА

Сәламеңне алдым, рәхмәт сина,

Онытмавын өчен дустыңны.

Теләкләрне шигъри юлга салып,

Юллыйм сиңа җавап хатымны.

Каеннарны сагыш төсе диләр,

Мондый сүзгә, дустым, ышанма.

Каендай ак күңел белән уян

Бүләк булып иңгән hәр таңда!

Күңелеңне hич тә кимсетмәсен

Битарафлык hәрбер тарафта.

Заманасы шул бит, тик шулай да

Дусларыңны мәңге онытма.

Эшләреңдә hәрчак үрнәк бул син,

Башкалар да күреп соклансын.

Ышаныч, өмет hәм саф мәхәббәт

Булсын синең тугъры юлдашың!

(2011)

КҮЗГӘ НИКТЕР ЙОКЫ КЕРМИ ҺАМАН

Күзгә никтер йокы керми һаман,
Сәбәбе ни, һич тә белмимен.
Айлы төндә карап йолдызларга,
Иң яктысын гына эзлимен.

Бик еракта балкыса да йолдыз,
Кулны сузсам, тотармын сыман.
Ник кирәк соң йолдыз, булса ярың,
Ул бит Җирдә, сиңа якынрак.

Йолдыз санау егет эше түгел,
Эзләү кирәк сөйгән ярыңны.
Авыр чакта булсын гел яныңда,
Аңлый алсын синең җаныңны.

Сөйгәнеңне таба алсаң әгәр,
Тормышлар да китә нурланып.
Һәр туар таңны икәү каршылап,
Яңа көнгә бергә куанып.

                                                                   (2011)

ПАРЛЫ ГОМЕР

Бу дөньяда бар нәрсә дә парлы –

Ходай үзе шулай яралткан.

Мәхәббәтнең мәңге сүнмәс серен

Аңлый бары өзелеп яраткан.

Тиң ярыңны таба алу – бәхет,

Яшәү ямен шунда тоясың.

Бергә-бергә сайрап яшәр өчен

Кошлар да бит кора оясын.

Парлы гомер язсын һәркемгә дә,

Ялгызлыктан Ходай сакласын.

Онытылмасын тәүге сөюебез,

Хисләребез мәңге саф калсын.

(2011)

ЯҢА ЕЛ ТЕЛӘКЛӘРЕ

Үкенечләр, борчу-мәшәкатьләр
Калсын барысы үткән елда.
Яңа ел китерсен куанычлар,
Бәхет-шатлык кына көтсен алда.

Ялгызлар тапсыннар тиң парларын,
Парлылар сакласын якыннарын.
Якты өмет, көләч йөзләр белән
Каршы алыйк Яңа ел таңнарын.

Яңа елда телик матур теләк,
Якыннарга бирик юньле бүләк.
Яңа елның тәүге иртәсендә
Изге эшләр эшлик күбрәк!

(31 декабрь, 2011)

ХАТЫН-КЫЗЛАР

Бу дөньяда ярый сез бар әле,
Гүзәл затлар – хатын-кызларыбыз.
Озын-озак тормыш юлларында
Тугрылыклы гомер юлдашыбыз.

Кем өчендер сез – кадерле әни,
Кем өчендер сез – сөекле хатын.
Хатын-кыздан да кадерле бүлган
Берәр зат бармы бу Жирдә тагын.

Мәрхәмәтле гүзәл затларыбыз,
Сезнең белән яшәү – үзе рәхәт.
Мәңге сүнмәс күңел җылыгыз өчен
Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт!

(8 март, 2012 ел)

ЯЗ ЧӘЧӘГЕ

Балачактан таныш һәр кешегә
Ямьле язның тәүге бәйрәме.
Әнкәйләргә тыйнак кына сузган
Ак кәгазьдән чәчәк бәйләме.

Сабый кулы белән эшләнгәнгә
Кадерлерәк нәрсә юк аннан.
Ул бүләккә бөтен йөрәк назы,
Күңел җылысы гүя салынган.

Сабый өчен һәр көн бәйрәм төсле,
Сөю тулы күзләр барында.
Ул ояда нәни кошчык кебек,
Кайгысы юк әле җанында.

Сайрар кошлар тавышына кушылып,
Сызылып кына алсу таң ата.
Төрәзәдән кергән кояш нуры
Һәр иртәне назлап уята.

Сабый күңеле дә бит кәгазь төсле:
Анда язып була барын да.
Тик яхшысын күбрәк язсак иде,
Ходай биргән вакыт барында.
(8 март 2013 ел)

ГАФУ СОРЫЙМ БАРЛЫК ҖИҺАННАН 
Гафу сорыйм барлык Жиhаннан,
Кимсетелгән боек җаннардан.
Күңелдәге давыл  үтсә дә,
Хатирәләр кабат яңара.

Кешегә җитә бер җылы сүз
Канатланып, коштай очарга.
Ерактагы йолдызларга карап,
Галәм киңлекләрен кочарга.

Кеше күңеле – гүя пыяла,
Саксыз кагылсаң тиз уала.
Күңел кошы кала моңаеп,
Дуслык хисе хәтта югала.

Үтә нечкә күңел кылларына
Ялгыш кына әгәр кагылсам.
“Кичерегез мине”, – дип үтенеп,
Гафу сорыйм барлык Жиhаннан.
(23 гыйнвар, 2012 ел)

ТУГАН ҖИР ЯМЕ

Туган якның хәтфә болыннары,
Күкрәп үскән иген кырлары
Күңелләргә бетмәс илһам бирә
Сабан тургаеның җырлары.

Истә һаман иркен җәйләүләрдә
Ярыша-ярыша чапкан колыннар.
Сабый чакта йөгереп-уйнап үскән
Ялан тәпи узган болыннар.

Газиз әби-бабаларыбызның
Маңгай тире тамган бу җиргә.
Чал тарихлы гүзәл илебездә
Насыйп булсын яшәү һәркемгә.

(22 февраль, 2013 ел)

РӘХМӘТ 

Рәхмәт ишетүе шундый рәхәт,
Күңел була бик аз сүздән дә.
Канат үсә гүя иңнәреңә,
Өмет чаткысы кабына күзләрдә.

Йөрәк җылысын үзенә алгангадыр,
Рәхмәт сүзе назлы яңгырый.
Үпкәләүләр хәтта онытыла,
Әйтерсең лә безнең җан эри.

Яхшы сүз табалсаң һәркемгә дә,
Җирдә яшәү – үзе бер рәхәт.
Якты таңны күрү бәхете өчен
И, Ходаем, сиңа мең рәхмәт!

(27 февраль 2012 ел)

 “СУТЫЙ”, “КАМПЫЙ” ҺӘМ ИНТЕРНЕТ

Бар Җиһанны нурга күмеп,
Сызылып кына таң ата.
Әби белән бабай иртән
Матур төш күреп ята…

… Ерактан кайтаваз булып,
Гармун тавышы ишетелә.
Егет, кызлар кичке уеннан
Җырлашып кайтып килә…

…Таң әтәчләре кычкыра,
Әллә таң ата микән.
Тәрәзәдән карап калды,
Галиябану, сылуым-иркәм,
Әллә ярата микән…

Татлы йокыны бүлдереп,
Шомлы тавыш яңгырый.
Әби-бабай сикереп тора,
Белгәнен укый-укый.

Бер-бер хәл булган диярсең,
Кемдер ишекне кага.
Йокы аралаш сукранып,
Бабай ишеккә бара.
Таң алдыннан кем йөрсен соң,
Тагын онык шаярткан.
“Сутые” шалтырый икән,
Шул куркытып уяткан.

Көн саен мөгез чыгара,
Оныклары бик наян.
Шундый ямьсез тавышларны
Эзләп табадыр каян?!

***
Шаян оныкны мәктәпкә
Озата да әби-бабай.
“Сутый”га ябыша әби,
“Кампый”ны кабыза бабай.

Ахирәте белән әби
Көне буе кеткелди.
Бабай да аннан калышмый,
“Кампый”ында текелди.

Әби “сутый”дан сөйләшеп,
Бар дөньясын оныта.
Бөтен таныш-белешләрен
Көн буе аптырата.

– Малаховның гыйбрәтләрен
Карадыгызмы кичә?
Нигә шулай талаштылар –
Аңламадым бит һич тә.

Басков та башкода булган,
Җырлавын ташлаган, ди.
Парлар кавыштыра торган
Тапшыру башлаган, ди…

Авыл хәле дә онытылмый,
Чын белән үрелә ялган.
Кемнең сыеры бозаулаган,
Кемнеке кысыр калган.

Кемнәр яңа өй салдырган,
Кемнәр түбә яптырган.
Кемнәр ит җыючыларга
Ничә бозау тапшырган…

Әй китә ләчтит сатулар,
Тыңласаң, исең китәр.
Телефонга салып кайткан
Акча күпмегә җитәр?

“Сутый”дан сөйләшеп туйгач,
Бабайга дәшә әби.
– Картым, сүндер “кампый”ыңны,
Ашап алыйк бераз, – ди.

– Нинди ашау, аптыратма,
Бакчаны казыйсым бар.
Яшелчә үстереп сатып,
Тизрәк байыйсым бар.

– Ычкындыңмы әллә, картым,
Кыш көне нинди бакча.
Кирәк булса, үзем бирәм,
Шкафта гына акча.

Бабайның “бакча” дигәне
“Кампый” уены икән.
Озак кына карап торгач,
Әбинең исе киткән.

“Яшелчәнең” ниндие юк
“Кампый”дагы “бакчада”.
Шуларны “базарда” саткач,
Агылып керә “акча” да.

– Карале, картым, бакчаны
Инде сатыйк микәнни?
Яшелчәне “кампый”да да
Үстереп була икән бит!

– Ярар, карчык, сатарбыз шул, –
Диде “бакчачы” бабай.
Язын-җәен бөкерәеп
Туйдырган иде малай.
Ә монда, кара инде син,
Эшләү җайлы анысы.
“Тычкан”га бер басуым була
Җыеп алам уңышны.

Беркөн бабай бик фырт кына
Әбигә күз ташлады.
Яшь егеттәй күкрәк киереп,
Аннан сүзен башлады.

– Мин – заманча бабай хәзер,
Менә чәчне буяттым.
Син дә иртәгә чәчеңә
“Мелиорация” ясаттыр.

Һәр көн саен иртә белән
“Айрубикә” ясарсың.
Малышева рөхсәт иткән
Ризык кына ашарсың.

Клаудия Шиффер кебек
Кызлар хәзер модада.
Нечкә билле, төз аяклы
Хатын кирәк миңа да.

Клубтагы “дискәтүк”кә
Икәүләп барыр идек.
Күрше-күлән безне күреп,
Сокланып калыр иде.
– Нинди шифер, нинди кәтүк,
Тилердең, ахры, картым.
Шадра битле чагыңда да
Сине генә яраттым.

Яшь вакытта чалыш-чолыш
Килгән чакта кунакка.
Синең аягың кәкре, дип
Әйтмәдем бит ул чакта.

– Ярый, карчык, үпкәләмә,
Гафу ит инде мине.
Танышу сайтында бер кыз
Башымны әйләндерде.

Син – мачо, ди, син – көчле, ди,
Тик сине яратам, ди.
Киләсе атнада сезгә
Кунакка да кайтам, ди.

– Нинди мәче, ни сөйлисең,
Сиңа соң кем карасын?
Башың инде пеләшләнгән,
Калтырый кул-аягың.

Тешләрең күптән коелган,
Авызыңда протез.
Ул кызны аяк бастырмыйм,
Бусы – катгый протест!
Шушы тиле белән бергә
Гомерләрем үтте бит.
Чәчәк кебек яшь чакларым
Заяга узып китте бит!..

Тотынды әби еларга,
Туктатырга юк чара.
Нишләргә белми аптырап,
Тора бабай бичара.

Чәченнән дә сыйпап бага,
Кулын да тотып карый.
– Рәнҗемә инде, карчыгым,
Гафу ит мине, җаный.

Шаярттым гына бит сине,
Ә син бик тиз ышандың.
Мине ошаткан теге кыз –
Ул минем классташым.

“Кампый”дан интернетка дип
Кергән идем бер көнне.
“Контакт” дигән нәмәстә
Биләп алды күңелемне.

Шул “контакт” аркылы
Эзләп була һәркемне.
Күрше-күлән, таныш-белеш
Уздыра шунда көн-төнне.
Һәр кешегә “ник” тагылган,
Ник кирәктер анысы?
Шул “ник” буенча гына
Табып була барысын.

“Шварценеггер” нигын куеп,
Мин дә шунда теркәлдем.
Аның яшь чактагы рәсемен
Үз битемә өстәдем.

Әй башланды бит тамаша:
Агылды гына хатлар.
Шул хатларны укый-укый
Әйләнгән иде башлар.

Барысы миңа сокланды
Бигрәк зур мускулың дип.
Күпме кызлар хатлар язды,
Булыр идек колың дип.

Уеннан уймак чыгасын
Белмәдем шул үзем дә.
Хәзер ничек күреним инде
Күрше-күлән күзенә?

Шул матур кызларның берсе
Минем класташ икән.
Куйган рәсеме дә, каһәр,
Үзенеке түгел икән.
Аның да минем шикелле
Яшь күренәсе килгәндер.
Кыек эшемне белгәч тә,
Ботын чабып көлгәндер.

Уен-көлке булып калсын,
Узган эшкә салават.
Оныгымның “кампый”ына
Якын да килмим кабат.

***
– Әй, карчыгым, гомерем буе
Сине генә яраттым.
Син дә миңа тугры булдың,
Саф хисләрне сакладың.

Хәтерлисеңме яшь чакта
Икәү җырлаган җырны.
Бер уйныйм әле булмаса,
Алып бир гармунымны.

…Тәрәзәдән карыйсың да,
Карап кемне таныйсың?
Карап күзең талдырганчы,
Галиябану, сылуым иркәм,
Ник чакырып алмыйсың?..

– Хәтерлим, картым, хәтерлим,
Ул чаклар һаман истә.
Айлы күктә йолдыз санап,
Үттеләр ямьле кичләр.

Егет, кызлар бергә җыелып,
Уза иде аулак өйләр.
Кичке авыл урамында
Яңгырый иде моңлы көйләр…

***
– Җитте бит нинди замана:
“Сутый”, “кампый” хәзер хуҗа.
Бала-чага, яше-карты –
Барысы мөкиббән шуңа.

Кунакка йөрүләр сирәк,
Туган туганны белми.
Егетләр дә очрашырга
Кызның өенә килми.

“Сутый”, “кампый” аша гына
Башкара һәркем эшен.
Табибка барса барадыр
Яматырга шул тешен.

Интернет тулы шарлатан,
Һәркемнең үз алымы.
Бар авыруны дәвалыйм дип,
Алдалыйлар халыкны.

Сихерче, күрәзәчеләр
Лаф оралар чат саен.
Фәлән елда дөнья бетә,
Котылырга тап җаен.

Уйласаң, уйларлык үзе,
Башларың әйләнгәнче.
“Сутый”, “кампый”га алданып,
Сантыйга әйләнгәнче…

***
– Әйдә, карчык, оныт әле,
Һавада йөреп керик.
Яңа туган айга карап,
Изге теләкләр телик.

Яшь чактагы пар каенны
Бәлки эзләп табарбыз.
Табалмасак та, барыбер
Сагынып искә алырбыз.

Төнге авыл урамыннан
Узыйк әле икәүләп.
Яшьлек сукмаклары буйлап
Кайтып килик үткәнгә…
… Кар каплаган тар сукмактан
Икәү тын гына бара.
Офыкта – шәфәкъ балкышы,
Якты таң көтә алда.

Тыңлагыз әле, ерактан
Илаһи көй ишетелә.
Кыңгыраулы пар атларда
Галиҗәнап Моң килә.

Сагышлы да, дәртле дә ул
Гасырларның авазы.
Халкымның бөек үткәне –
Чал тарих кайтавазы…

(28 март, 2012 ел)

МОҢСУ ХАТИРӘ

(ДӘҮ ӘНИЕБЕЗ ГОБӘЙДУЛЛИНА МӘРЬЯМ

ГЫЙНИЯТ КЫЗЫНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА)

Бу тормышның ачысын-төчесен
Кичергәнсең гомер буена.
Соңгы сулыш якынлашкан мәлдә
Ниләр булды икән уеңда?

Искә алгансыңдыр балачагың,
Ачы хәсрәт тулы елларны.
Дәһшәтле заманның кочагында
Якты дөньяга син тугансың.

Бер гөнаһсыз сабый аваз сала
Якты нурга күмеп дөньяны.
Әткәң-әнкәеңнең зур шатлыгы
Өй эченә генә сыймады.

Күрше-күлән, туган-тумачалар
Җыйналдылар бәби туена.
Һәрбер кеше үчти-үчти диеп,
Сөйде сине алып куенына.

Ачы хәсрәт, ялангачлык гүя
Онытылды бары төш кебек.
Өмет тулы якты күңелләр дә
Канатланды сайрар кош кебек.
Алда әле озын гомер юлы,
Алда күпме еллар агышы.
Бу тормышта булыр шатлыгы да,
Булыр хәтта кайгы-сагышы.

Бу бәхетле мәлдә күпме караш,
Күпме кеше сиңа төбәлгән.
Күңелләрдә бары якты өмет,
Шат елмаю китми йөзләрдән.

Һәркем тели бары изге теләк,
Якты уйлар тулы күңелләр.
Бар табигать шатлык белән тулган,
Бөтен дөнья нурга күмелгән.

Сәгатьләр көннәрне, айлар елны куа,
Талгын гына уза гомерләр.
Тормыш сукмагында һәрбер мизгел
Энҗе-мәрҗән булып чигелгән…

Чү, бу ни көн, бөтен илдә кайгы,
Тик бер хәбәр били башларны.
Фашист гаскәрләре ил чигендә,
Явыз Гитлер сугыш башлады.

Моңсу хәбәр яшен тизлегендә
Камап алды барлык Җиһанны.
Ир-егетләр чыгып китте яуга
Саклар өчен газиз Ватанны.
Газиз абыең, авылдаш ир-атлар
Кулларына корал алдылар.
Туган илнең азатлыгы өчен
Яу кырында ятып калдылар.

Егетеңнең истәлеге булып,
Кызың калды газиз куеныңда.
Куанычың булды, юанычың
Озын-озак гомер юлында.

Аянычлы авыру килгәндә дә
Телең кысып түздең, сынмадың.
Күңелеңне һич тә төшермәдең,
Лаеклы уздың тормыш сынавын.

Оныкларың туу хәбәреннән
Иңнәреңә гүя канат үсте.
Балаларың белән мәшгуль булып,
Еллар узды, гомер көзе җитте.

Оныгыңның балаларын күрү
Насыйп булды гомер көзеңдә.
Тормыш күгең якты нурга тулды,
Шат елмаю балкыды йөзеңдә.

13 нче гыйнвар, аяусыз көн
Мәңгелеккә сине алып китте.
Үлем хәбәреңне ишетүдән
Йөрәк үрсәләнде, ярсып типте.
Аерылулар һич тә котылгысыз,
Бу дөнья бит бары фани гына.
Һәр мизгелнең кадерләрен белеп,
Үтсәк иде гомер юлларыннан.

Якты рухың безнең күңелләрдә
Бер дә сүнми мәңге саклансын.
Изге теләкләрең, догаларың
Бәла-казалардан сакласын.

Җәннәт түрен насыйп итсен Ходай,
Изге дога сиңа барыбыздан.
Истәлегең мәңге онытмабыз,
Булмасаң да инде арабызда.

(13 нче гыйнвар, 2013 ел)

ЯЛВАРУ

Күңел никтер моңсулана һаман
Шат мизгелләр шактый булса да.
Якты кояш күңелләрне назлап,
Аяз күктә балкып торса да.

Җир шарының бөтен почмагы да
Тыныч-имин түгел шул әле.
Изгелек һәм явызлыкның бергә
Туктаусыз көч алышкан мәле.

Сөю-сәгадәттә яшәр чакта
Сискәндерә туплар атканы.
Сүнмәс өмет белән көтә һәркем
Тыныч таңның сызылып атканын.

Адәм углы Кабил кылган вәхшәт
Һәркемгә дә сабак югыйсә.
Явызлыктан гаҗиз җаннар сыкрый,
Шомландырып, кырыс җил исә.

Сабыйларның күзе тулы яшьләр,
Алар безгә гүя ялвара:
Талгын бишек җырын көйләр мәлдә
Бертуктаусыз туплар ник ява?!

Чал тарихыбыздан гыйбрәт алып,
Ник килми кешеләр иманга?
Бу муллыкның кадерен һич белмәсәк,
Кешелекне көтә ни алда?

Совет халкы фашизмны җиңгән,
Ачлык, ялангачлык кичергән.
Киртәләрне җиңеп, Аурупага
Хөрлек һәм азатлык китергән.

Шуңа “рәхмәт” йөзеннәндер инде
Безгә каршы мәкер коралар.
Карашларын акча сөреме баскан,
Шунсыз яши алмый шул алар.

Илебез халкы соңгы тиенен дә
Чутлап кына яшәр заманда.
Доллар, евро тоткан албастылар
Сыя алмый бер үк казанга.

Әгәр акча гына бәхетле итсә,
Бигрәк җиңел булыр иде шул.
Һәркем каерып акча эшләр иде,
Тормыш булыр иде бай һәм мул.

Акчадан мөһимрәк нәрсәләр дә
Тормышыбызда бар бит әле!
Кешелекнең намус, вөҗдан сорап,
Күкләргә ялварган бер мәле…

(1 февраль, 2015 ел)

ЗАМАНА ГЫЙБРӘТЛӘРЕ
Пенсияләр артып тора,
Калынаймый кесәләр.
Бик шәп калынаер иде
Бер илле мең бирсәләр.

Алай итеп булмады,
Болай итеп булмады.
Күпме генә эшләсәк тә,
Баеп китеп булмады.

Иртән торып, тышка чыксам,
Ике әтәч сугыша.
Олигарх һәм түрәләр
Байлык җыеп узыша.

Телевизорны кабызсаң,
Ток-шоулар канал саен.
Бик белдекле әфәнделәр
Талаша табып җаен.

Радионы тыңлыйм дисәң,
Нервың нык булу кирәк.
Җыен шырдый-бырдый гына,
Рәтле җырлар бик сирәк.

Гәҗит-журналга язылабыз,
Акчаны кырып-себереп.
Бәяләр бик тешли хәзер,
Бер дә булмый җиткереп.

Кибеткә дип барган идем,
Бәяләр арткан тагын.
Халыкның эш хакы җитми
Туйдырырга тамагын.

Яшь гаиләләр бала тапмый,
Чөнки җитми акчасы.
Акчасы булганнары да
Таба алмый бакчасын.

Мәктәптә дә балаларның
Котын алып торалар.
Мәҗбүри ЕГЭ бирдереп,
Башларын катыралар.

Санкция дия-дия,
Бәгырьләрне теләләр.
Чит илгә дә бара алмый
Хәзер безнең түрәләр.

Эшләгән акча җитмәгәч,
Кредитка батты халык.
Бирәчәген уйламыйча,
Бар теләгәнен алып.

Авырлыклар узар-китәр,
Безнең өчен ни алар.
Балалар сау булып үссен,
Имин булсын дөньялар.

(21 нче апрель, 2018 ел)

ЙӨРӘК МОҢЫ

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ СӨЕКЛЕ ҖЫРЧЫСЫ ЗИФА АПА БАСЫЙРОВАГА БАГЫШЛАНА.

Исемең – Зифа, буең зифа
Саф чишмәдәй тавышың.
Моңлы җырың оныттыра
Йөрәкләрнең сагышын.

Авыр еллар кайтавазы
Агыладыр моң булып.
Балачак хатирәләре
Яңарадыр җыр булып.

Син җырлаган моңлы җырлар
Мәңге яшәр күңелдә.
Якты йолдыздай балкыйсың
Җыр иленең күгендә.

Кабатланмас тавышыңны
Оныту мөмкин түгел лә.
Мәңгелек моң булып калдың
Газиз халкың күңелендә.

(26 нчы апрель, 2019 ел)

ҮТКӘННӘН ХАТ

Уткәннән хат алдым буген,
Ямьле яшьлек языннан.
Яктырып китте гомер күгем,
Хисләр тулы назыңнан.

Мәңге онытылмас еллардан,
Хат язгансың үткәннән.
Чынга ашмас хыяллардан
Арындым шул күптәннән.

Мөмкин түгел кире кайту,
Үткәнне сагынсаң да.
Сүнгән хисләрне яңарту,
Ничекләр талпынсаң да.

Иң якты бер хыял булып,
Яшисең син күңелдә.
Йөрәгемдә моңнар тулып,
Сине көтәм бүген дә.

(5 нче май, 2019 ел)

КАНАТЫ КАЕРЫЛГАН КҮБӘЛӘК

Бакчадагы гөлемә килеп кунды
Канаты каерылган күбәләк.
Балачагым гүя исемә төште,
Уйный идек һәрчак бергәләп.

Оча идең иркен болыннарда,
Гөлдән-гөлгә кунып, шатланып.
Балачактан килгән кунакмы син?
Шулай ахры, алдым чак танып.

Сабый чакта матур канатларың
Аллы-гөлле чәчкә кебек иде.
Ниләр булды сиңа, күбәләгем,
Җил-давыллармы соң сиңа тиде?

Күбәләкләр гомере бигрәк кыска,
Һичьюгы бер ай да түгел лә.
Гомеремнең бер генә елын сиңа
Мөмкинлегем юк бит бирергә.

(9 нчы июнь, 2019 ел)

БЕЗНЕҢ ПЕСИ

Песиебез бигрәк мут,
Ике күзе җем-җем ут.
Иртә таңда уяна,
Яңа көнгә куана.

Мыекларын ялана,
Як-ягына карана.
Тычкан күренмәсме дип
Кереп китә амбарга.

Ә анда ни генә юк:
Карасаң, исең китәр.
Утын бетсә, ягарга
Гомер буена җитәр.

Иске гәҗит дисеңме,
Читек, чикмән, туннары.
Песи бу хикмәтне күреп,
Кабарынган йоннары.

Эләкми тычканы да,
Песинең эче поша.
Моңсу гына утыра
Амбар буенда тышта.

Өйгә йөгереп кергәч,
Савытта сөтен күргәч.
Куанып авыз итә,
Янә тышка элдертә.
Яз җилләре искәндә,
Песи чыгып киткән дә.
Күмәк җыр суза алар
Бакчадагы читәндә.

Безнең шул бер песине
Бүлешә алмый өч мәче.
Песиләрдән җилләр искән
Мин чыгып өлгергәнче.

Ниләр генә булса да,
Мин песине әрләмим.
Җыен тәмле-татлыны
Аннан һич тә җәлләмим.

Ул кадерле кунак та,
Юата моңсу чакта.
Тугры дус ул гомергә,
Бигрәк якын күңелгә.

Күбәү булсыннар гына,
Алар белән күңелле.
Песи асраган кешенең
Ямьле була гомере,
Гамьле була күңеле.

(13 нче июнь, 2019 ел)

ИСЛАМИЯ АПА МӘХМҮТОВА ИСТӘЛЕГЕНӘ

Кыр казлары сызган якты юлдан
Озатабыз күпме җаннарны.
Исән чакта кадерләрен белсәк,
Искә алабыз сагынып аннары.

Күккә чөю кирәкми беркемгә,
Күктәге йолдыз да атыла.
Барыбыз да гади кеше генә,
Яши һәркем сөю хакына.

Матурлыкны күреп, гашыйк булып,
Күпме шигырь, җырлар языла.
Һәркемнән сон якты бер моң кала,
Мирас булып туган халкына.

(9 нчы декабрь, 2019 ел)

ҖЫРЛАРЫМДА – МИНЕМ ЯЗМЫШЫМ

Җырларымда минем күңел моңым,
Җырларымда шатлык, сагышым.
Җырларымда барлык гомер юлым,
Җырларымда минем язмышым.

Шат вакытта туды дәртле җырлар,
Моңсу чакта моңлы җырларым.
Йөрәгемнең назын, күңел моңын
Җырларыма кушып җырладым.

Гомеремнең юлын шау чәчәккә күмеп
Каршыладым күпме язларны.
Дусларым һәм туганнарым миңа
Бүләк итте күпме назларны.

Насыйп булса, тагын килер язлар,
Яңа җырлар туар күңелдә.
Нинди бәхет җырларыңда яшәү
Моң сөюче халкың күңелендә.

(16 нчы март, 2020 ел)

ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ

Илһамланып яшәү күңелле,
Шушы иң зур бәхет түгелме?!
Җыр-моңнарга күмелеп яшик әле
Насыйп булган шул бер гомерне.

Җыр-моңнарга тулы гомер юлы
Сирәк кешеләргә бирелә.
Шундый бәхет насыйп булган өчен
Рәхмәтлемен шушы гомергә.

Җыр гомере озын була ала
Әгәр чыкса күңел түреннән.
Ихлас җырлар, онытылмас моңнар
Юлдаш булсын безгә гомергә.

(20 нче июнь, 2020 ел)

ЯШЬЛЕК ЯДКАРЕ

ХӘМДҮНӘ АПА ТИМЕРГАЛИЕВАНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА.

Борай ягы, Чияле тау яме
Рухландырган сезне җырларга.
Туган якның барлык гүзәллеге
Яңрый сезнең моңлы җырларда.

Һәр җырыгыз үзенә бер тарих,
Онытылмас яшьлек ядкаре.
Моңнарыгыз белән бәхетле сез,
Күңелегез белән яшь әле.

Балачактан таныш җырларыгыз
Сакланалар йөрәк түрендә.
Онытылмас моңлы ядкарь алар
Халкыбызның җыр-моң күгендә.

(15  нче сентябрь, 2020 ел)

АК КАР ЯВА

Урамнарны ак мамыктай
Буран бөтереп алды.
Тирә-юньне акка төреп,
Күңелгә өмет салды.

Ак кар оча бар тарафка,
Сафлыкка күмелә җиһан.
Талгын яуган ап-ак карлар
Бар матурлыкны җыйган.

Ак кар күмә болыннарны,
Озын басу юлларын.
Бәрәкәте белән килсен
Илгә яңа еллары.

Кырларга яуган карлар ул
Мул уңышның нигезе.
Әй, Яңа ел, саулык белән
Куандыра күр безне!

(26 нчы декабрь, 2020 ел)

ЯЗ БӘЙРӘМЕ

Язның тәүге бәйрәме
8 нче март җитә.
Сайрар кошлар да җиһанга
Җырларын бүләк итә.

Алтын кояш аяз күктә
Якты нурларын сибә.
Бүгенге бәйрәм шатлыгы
Тарала бөтен җиргә.

Хатын-кызлар бу бәйрәмне
Көтеп ала ел саен.
Ир-егетләргә котларга
Табылып тора җае.

Бү көннең иң зур бүләге –
Матур чәчәк бәйләме.
Һәркемне дә сөендерә
Язның тәүге бәйрәме.

(8 нче март, 2021 ел)

ЯЗНЫ КӨТҮ

Язлар килә быел сагындырып,
Йөрәкләр дә назга сусаган.
Һәр язның да үзгә бер халәте
Күңелләргә үзгә моң сала.

Яз – ул безнең яшьлек кайтавазы,
Якты хыял, хисләр ташкыны.
Безнең өметләрне аклар өчен
Ел да килә язлар ашкынып.

Кыш белән яз кавышкан бер мәлдә
Күңелләрдә үзгә моңсулык.
Сагынышып кайткан кошлар моңы
Йөрәкләргә күчә җыр булып.

(19 нчы март, 2021 ел)

ЕЛНЫҢ ДҮРТ ФАСЫЛЫ

Яратамын яңгыр яуганын,
Язын тып-тып тамчы тамганын.
Елгаларның ярсып шаулавын,
Йөрәкләрне сөю яулавын.

Яратамын җәйнең кичләрен,
Коймак пешкән авыл мичләрен.
Яшь йөрәкнең сүнмәс хисләрен,
Җиләк катыш печән исләрен.

Яратамын көзнең тоҗымын,
Яшел хәтфә нәфис уҗымын.
Бәрәкәтле иген уңышын,
Ак бәрхетләргә тиң саф кышын.

Яратамын кышның буранын,
Авылымның иркен урамын.
Иксез-чиксез басу-кырларын
Ак шәл япкан тып-тын урманын.

Яратамын балачактан бирле
Халкыбызның моңлы җырларын.
Туган җиргә мәңге гашыйк итте
Сайрар кошларының моңнары.

(3 нче май, 2021 ел)

ГАРМУНГА МӘДХИЯ

Кулларыма янә гармун алдым,
Шактый икән уйнамаганга.
Гармуныма кушылып җырлап алдым
Озак булган җырламаганга.

Балачакта әнием алып биргән
Гомерлек юлдашым син, гармун.
Сиңа сөйләдем барлык серләремне,
Син аңладың мине, әй, гармун.

Сиңа сыйган күпме сагыш, моң да,
Син – халкымның күңел аклыгы.
Сиңа сыйган күпме моңлы җырда
Гармунчының күңел сафлыгы.

Сиңа кушылып уйнаган ул көйләр
Хәтер сандыгына уелган.
Халык хәтерендә мәңге калган
«Сарман», «Рамай», «Картуф», «Уел»лар.

Заманасы бүтән булгангамы,
Гармун тавышы сирәк ишетелә.
Тансык гармун моңы сирәк кенә
Әйтерсең лә йөрәкне телә.

Гармун моңын бирелеп тыңлаганда
Әсәрләнеп куя күңелләр.
Халык җыры мәңге йөрәкләрдә,
Аны оныту мөмкин түгел лә.

Уйна, гармун, бер дә туктама син,
Синең моңың безгә бик кирәк.
Гармун моңын аңлый барысы да,
Аңламаганнары бик сирәк.

Татар җыры безгә тугры юлдаш
Озын-озак гомер юлында.
Халкыбызның өмет, хыяллары
Сыйган гүя гармун моңына.

(1 нче июнь, 2021 ел)

ҺӘР ФАСЫЛНЫҢ ҮЗ ХАЛӘТЕ

Яратамын ямьле язларны,
Күңел тулы сөю-назларны.
Тәүге чәчкәләрнең хуш исен,
Яшь йөрәкнең сүнмәс саф хисен.

Яратамын җәйге кичләрне,
Йөрәк тулы назлы хисләрне.
Челтерәп аккан чишмә моннарын,
Сайрар кошларынын жырларын.

Яратамын моңсу көзләрне,
Яңгыр юган тәүге эзләрне.
Торналарның моңсу тавышын,
Болытларнын талгын агышын.

Яратамын ап-ак кышларны,
Туган якта калган кошларны.
Талгын гына шаян буранын,
Авылымның иркен урамын.

Һәр фасылның үзгә бер халәте,
Һәркемнең дә үзгә мәхәббәте.
Һәркемнең дә аерым үз язмышы,
Талгын гына гомер агышы.

(19 нчы сентябрь, 2021 ел)

ЮЛЧЫ

Якын күршебез, рус теле һәм әдәбиятыннан укытучыбыз Әкрәм абыйның якты истәлегенә багышлана.

Бу дөньяда һәрберебез юлчы –
Һәр юлның бар башы, ахыры.
Гомер дәвамында уза кеше
Күпме юллар, күпме чакырым.

Тигез генә бармый гомер юлы –
Очрый анда таулар, киртәләр.
Кичке моңсу гына шәфәкъ нуры,
Өмет тулы ямьле иртәләр.

Яшьлек дәрте белән сугарылган
Тәүге сөю, тәүге талпыну.
Күңел ымсындырган ерак илләр,
Яшь йөрәкнең сүнмәс ялкыны.

Тәүге аваз салган сабыеңның
Сиңа ышаныч белән багуы.
Бәгырь җимешеңне кочып-сөеп,
Шатлык яшьләренең тамуы.

Туган җирнең иркен кырларыннан
Шундый рәхәт икән атлавы.
Онытыла хәтта моңсу уйлар,
Ишетелми дөнья шаулавы.

Бу мизгелдә синдә һәм җиһанда
Илаһи бер халәт уяна.
Куанычың белән уртаклашып,
Аваз саласың бөтен дөньяга.

Үз-үзеңә сорау бирә-бирә
Шактый юллар, еллар үтелә.
Һәр сорауга җавап тапмасаң да,
Гомер йомгагы шулай сүтелә.

Кеше гомере – гүя серле китап,
Аңлыйм дисең, кат-кат укыйсың.
Тормыш агымында йөзә-йөзә
Гомер узганын да тоймыйсың.

Кешедән соң мирас булып кала
Гомере буе кылган игелек.
Мәрхүмнәрне искә алган чакта
Шулар искә төшә иң элек.

Һәркемнән соң якты хатирәләр,
Кабатланмас, үзгә моң кала.
Бергә эшләгән бәхетле мизгелләр
Күңелләрдә кабат яңара.

Һәмммәбездән бары тик бер теләк –
Урының булсын оҗмах түрендә.
Безгә биргән белемең, изгелегең
Мәңге сакланыр безнең күңелдә.

(10 нчы ноябрь, 2021 ел)

ГАЛӘМ КӨНЕ

12 АПРЕЛЬ – БӨТЕНДӨНЬЯ

КОСМОНАВТИКА КӨНЕ

Гасырлардан килгән татлы хыял
Җилкедергән күпме адәмне.
Иңләр өчен иксез-чиксез күкне,
Колачларга серле галәмне.

Күпме гасыр, күпме еллар аша
Якынайткан кешелек бу көнне.
Галәм серләренә төшенү өчен
Багышлаган күпме гомерне.

Тырышлыклар юкка булмаган бит,
Хыялларын кешелек үтәде.
Тик бу әле эшнең башы гына,
Күпме юллар алда үтәсе.

Алда көтә галәм киңлекләре,
Без белмәгән серле дөньялар.
Изге максатларны үтәр өчен
Тыныч, имин булсын дөньялар.

(12 нче апрель, 2022 ел)

САГЫНУ

Бу дөньяда бергә булган мәлләр
Хәтерләрдә мәңге саклана.
Якын кешеләр һаман искә төшә
Күңел үрсәләнгән чакларда.

Ни арада уза икән гомер,
Эш-мәшәкать, үзгә гамь белән.
Кайчак вакыт таба алмыйбыз шул
Күрешергә туганнар белән.

Газиз аналар көтә тилмереп,
Балалары җыелып кайтканын.
Көн арты көн һаман уза тора,
Сизелми дә таңнар атканы.

Сизелми дә үтә айлар, еллар,
Гомер аты чаба да чаба.
Якыннарның истәлеге булып
Күңелләрдә якты моң кала.

(18 нче апрель, 2022 ел)

ҖЫРЛАРЫМНЫ СЕЗГӘ БАГЫШЛЫЙМ

Бар җырларым сезгә бүләк булсын,
Юлдаш булсын гомер юлында.
Авыр мәлдә күңелне юатсын,
Хыялларым минем – җырымда.

Җырлар булды миңа тугры юлдаш –
Шат вакытта, моңсу чакларда.
Һәрбер җырым якты хатирәдәй
Багышланган туган якларга.

Җырларымда – өмет-хыялларым,
Җырларымда – яшьлек елларым.
Җырларымда – мәңге онытылмас,
Мәңге сүнмәс халкым моңнары.

(21 нче апрель, 2022 ел)

КАЙНАТМА

Ватсаптан җибәрелгән видеоны карагач,

туган уйлар…

Әй, кайнатма, кайнатма,
Кайнатмасы бик әрәм.
Хәләл ризыкларны болай
Итмәек әрәм-шәрәм.

Ходай риза булмас бездән,
Ризык кадерен белмәсәк.
Булганына шөкер итеп,
Канәгать яшәмәсәк.

Кемдер бер сынык икмәккә
Тилмереп яшәгәндә.
Мондый исраф кылу нигә,
Аңласын һәрбер бәндә.

Дөнья буйлап күпме ризык
Әрәм-шәрәм булганда.
Каян килсен соң бәрәкәт,
Шундый сорау туа җанда.

Интернетта лайк җыям дип,
Мондый гамәл кылганчы.
Кайнатмаңны кошларга бир,
Ашасыннар туйганчы.

Һәрбер биргән сәдакага
Күпме савап дигән бит.
Ихлас, изге эшләр кылсак,
Яшәү мәгънәлерәк бит.

(30 нчы апрель, 2022 ел)

1 НЧЕ МАЙ БӘЙРӘМЕ

1 май – яз бәйрәме,
Кулда чәчәк бәйләме.
Ямьле язлар туган җиргә
Кабат килде әйләнеп.

Елмаю булсын йөзләрдә,
Шатлык булсын күңелдә.
Якты кояш балкып торсын
Туган илнең күгендә.

Тыныч булсын дөньялар,
Тыныч булсын илебез.
Шатлык-куанычта гына
Үтсен һәрбер көнебез.

Тырыш хезмәт бәрәкәте белән
Килсен безгә бары уңышлар.
Татулыкта яшәсен кешеләр,
Тизрәк бетсен җирдә сугышлар.

(1 нче май, 2022 ел)

ТУГАНЛЫК

Дус-туганнар белән булган мәлләр
Безнең күңелләрдә саклана.
Хыялда булса да кайтып килик
Бергә булган ул шат чакларга.

Искә алыйк матур вакытларны,
Бәхет тулы якты көннәрне.
Җай чыкканда ешрак күрешик без,
Һич онытмыйк ямьле үткәнне.

Исәннәрнең хәлен белешеп торыйк,
Мәрхүмнәргә догалар кылыйк.
Туганлык җепләре өзелмәсен,
Бердәм булыйк, тату, дус булыйк.

(7 нче май, 2022 ел)

ГАИЛӘ – БӘХЕТ АЧКЫЧЫ

Гаилә – бәхет ачкычы,
Гаилә – иң зур терәк.
Гаиләгә ныклы нигез,
Уртак уй-хисләр кирәк.

Бер-береңне аңлаганда,
Яшәве күңеллерәк.
Бәхәсләр килеп туганда
Чишүе җиңелерәк.

Гаиләнең күркәмлеге –
Ихласлык, татулыкта.
Бер-береңә ярдәм итү
Төрле авыр минутта.

Бәхетле гаилә нигезе –
Сау, тәртипле балалар.
Үсеп җиткәч, әти–әнигә
Ныклы терәк була алар.

Хәләл никахта корылган
Гаиләләр нык булсын.
Бәхетле үссен балалар,
Дөньялар тыныч булсын!

(15 нче май, 2022 ел)

ҖЫР ТУГАНДА

Яңа җыр туды дөньяга,
Гүя сабый аваз салды.
Шатлык тулы ул авазлар
Бар тирә-юньгә таралды.

Онытылды кайгы-сагыш
Бәгырьне моң биләп алды.
Гүя җирдә юк бер сугыш,
Күңелләрнең һич юк зары.

Җырлар ул безнең күңелнең
Мәңге сүнмәс сөю-назы.
Җыр – ул безнең җан авазы,
Гүзәл яшьлек кайтавазы.

Җыр – ул күңелгә шифа да,
Җырлар хәтта елата.
Моңга сусаган күңелне
Тик моңлы җыр юата.

Туып торсын җырлар күңелләрдә,
Саекмасын илһам чишмәсе.
Җыр-моңнарга үрелеп дәвам итсен
Гомерләрнең һәрбер иртәсе.

(17 нче май, 2022 ел)

СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ

Яңгырый соңгы кыңгырау,
Күңелләрдә мең сорау.
Туры булырмы алда юллар,
Әллә булырмы урау.

Ниндидер үзгә моңсулык –
Күңелләр мөлдерәмә.
Үткән еллар кайтавазы
Яңгырый йөрәкләрдә.

Ни ара узган балачак,
Үсеп, буйга җиткәнбез.
Белем иле буйлап бергә
Күпме юллар үткәнбез.

Рәхмәт сезгә, укытучылар,
Безгә белем биргәнсез.
Һәр укучыны үз күреп,
Тәрбияләп үстергәнсез.

Мәктәптә алган белемнәр
Киләчәккә маяк ул.
Сез биргән төпле киңәшләр
Күрсәтер безгә ак юл.

Тормыш бармый тигез генә,
Булыр анда үрләр, киртәләр.
Мәктәп биргән белем һәм тәрбия
Киләчәктә ярдәм итәрләр.

Кайда гына булсак, кем булсак та,
Онытылмас мәктәп еллары.
Белем иленә бергә-бергә салган
Балачакның якты юллары.

(25 нче май, 2022 ел)

БЕЗ – БАЛАЧАК ИЛЕННӘН

Балачакның тәүге адымнарын
Кем генә сагынып искә алмыйдыр.
Еллар узгач, ул хатирәләрне
Хәтерендә һәркем барлыйдыр.

Булган анда шатлык, куаныч та,
Үрсәләнгән моңсу мәлләр дә.
Тик шулай да бәхетле мизгелләр
Күбрәк саклана күңелләрдә.

Мәктәп бусагасын тәүге кабат
Атлап кергән белем бәйрәме.
Әти-әни безгә алып биргән
Аллы-гөлле чәчәк бәйләме.

Безне колач җәеп каршы алган
Көләч йөзле укытучылар.
Матур киемнәрен киеп килгән
Шат һәм бәхетле укучылар.

Шул көннәрдән алып күпме еллар
Үткән безнең белем илендә.
Һәрбер укучы да гыйлем туплап,
Тапкан бәхетен туган җирендә.

Һөнәрләр күп җирдә сайлар өчен,
Бары җитсен генә дәртең, көчең.
Һәрбер эштә ныклы белем кирәк
Һөнәреңнең серенә төшенер өчен.

Мәктәп безнең өчен икенче өй
Булган икән бала чакларда.
Укытучылар һәрчак әзер иде
Усаллардан безне якларга.

Сез биргән белемнәр һәм киңәшләр
Ярдәм итте безгә тормышта.
Мәктәпнең өлеше бик зур булды
Без ирешкән һәрбер уңышта.

Туган җирнең матурлыгын тоеп,
Өйрәттегез безне яшәргә.
Олы тәҗрибәгез, тәрбиягез
Мирас булып калды яшьләргә.

Буыннар чылбыры өзелмәсен,
Аерылмыйк белем иленнән.
Һәркемгә дә насыйп булсын яшәү
Илһам алып туган җиреннән.

(1 нче июнь, 2022 ел)

КЫЗЫЛ РОЗАЛАР

Мәхәббәтнең гүзәл чәчкәләре –
Күз явын алырлык розалар.
Аларда күңелнең бар җылысы,
Саф сөю гөлләре бит алар.

Кызыл розаларның хуш исеннән
Бөтен тирә гүя сафлана.
Сөйгәнеңнең ихлас теләкләре
Күңелеңдә мәңге саклана.

Чәчәк гомере озын булмаса да,
Сөю хисе мәңге сүнмәсен.
Саф мәхәббәт гөлләргә төренеп,
Йөрәкләрдә мәңге дөрләсен.

(16 нчы июль, 2022 ел)

БӘХИЛЛӘШҮ

Бәхил бул, туган авылым,
Бәхил бул, туган өем.
Бәхил бул, газиз әнием,
Бәхил бул, дәү әнием.
Бәхил бул, кадерле сеңлем,
Бәхил булыгыз, туганнар.
Бәхил булыгыз барчагыз,
Миңа гашыйк булганнар.
Минем дөньям – хыял дөньясы иде,
Анда юк көнләшү, явызлык.
Анда дастаннарга тиң батырлык,
Матурлык күз явын алырлык.
Анда бары тик саф сөю,
Хыянәткә анда урын юк.
Анда бәхет һәм илаһи тынлык,
Анда кайгы-сагыш, сугыш юк!

(12 нче август, 2022 ел)

АНА ҺӘМ БАЛА

Ана булу бәхете-иң зур нигъмәт,
Аналар – ул буын чылбыры.
Бәхетле аналар һәм балалар
Тормышның бар яме, бар җыры.

Җырлар саклый безнең йөрәкләрнең
Саф сөюен, күңел җылысын.
Кабул итеп алсын һәрбер ана
Теләкләрнең иң-иң олысын.

Аллаһы насыйп иткән бәхет белән
Тусын һәрбер сабый дөньяга.
Бу дөньяның яме, моңы, гаме –
Бәхетле ата-ана һәм бала.

Авырлыклар һәрбер чорда булган,
Болары да булсын узгынчы.
Тыныч, имин тормыш тели һәркем!
Бетсен сугыш! Саклыйк бергәләшеп,

Җиребездәге матур тормышны!

(7 нче октябрь, 2022 ел)

БАЛАЧАК ӨЕ

Туган авыл, газиз туган нигез
Хәтеребездә мәңге саклана.
Моңсу мәлләремдә кайтып киләм
Үткәндәге сабый чакларга.

Бала вакыттагы нәни өебез
Безнең өчен иң нык кирмән иде.
Ул безне явызлардан саклады,
Җил-яңгырлар безгә тидермәде.

Дәү әниебез безнең өчен әни,
Әниебез безгә әти булды.
Ир-ат тәрбиясен тоймасак та,
Безнең гомер талгын гына узды.

Кечкенә булса да ул өебез,
Күңел җылысы белән тулы иде.
Күрше-күләннәр дә, туганнар да
Анда иң кадерле кунак иде.

Өй буенда үскән шомыртыбыз
Май аенда чәчәк атар иде.
Чәчкәләрнең хуш исләре аңкып,
Күңел яраларын басар иде.

Ул чакларда бары-югы уртак,
Юкка-барга һич зарланмый идек.
Без, шаян сабыйлар, гүя юртак,
Йөгерә-чаба һич арымый идек.

Гомер аты куа ай, елларны,
Тик онытылмый икән үткәннәр.
Дуслар белән уйнап, онытылсак,
Өйдә безне сагынып көткәннәр.

Тәмле ризык, җылы чәен әзерләп,
Безне мәктәпкә озатып калганнар.
Авыр мәлдә төпле киңәш биреп,
Явызлардан саклап калганнар.

Рәхмәт сезгә дәү әнием, әнием, сеңлем,
Рәхмәт сезгә туган авылым, туган өем,
Рәхмәт сезгә күрше-күлән, дус, туганнар,
Рәхмәт сезгә туган ягым, туган илем.

Күпме генә җырлар, шигырьләр язсам да,
Барлык рәхмәтемне әйтеп бетерә алмам.
Иң җылы, назлы хисләрен көйгә салып,
Башын ия сезгә хыялый, газиз балаң…

(8 нче октябрь, 2022 ел)

ХӘТЕР КӨНЕ

(1552-2022)

Көзге яңгыр телә бәгырьләрне
Ул да искә ала матәм көнен.
Биш йөз еллар элек бабамнарның
Туган илен саклап, аяусыз көрәштә
Тигез сафлар булып баскан көнен.

Ерактан ишетелә бер кайтаваз,
Гасырларның моңлы җыры булып.
Туган җирне саклап, шәһит киткән
Газиз ватандашларыбызның безгә
Нәсыйхәте, васыяте булып.

Күпме була Җирдә сугышырга,
Күпме була түгеп күз яшен?!
Җиребез – уртак йортыбыз безнең,
Көрәшләрдә күпме чыныксак та,
Инде тыныч, тату без яшик!

(15 нче октябрь, 2022 ел)

ХАЛЫК ШАГЫЙРӘСЕ

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ СӨЕКЛЕ ШАГЫЙРӘСЕ, БИК КҮП ХАЛЫКЧАН ҖЫРЛАР АВТОРЫ РЕЗЕДА АПА ВӘЛИЕВАНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА

Язын кошлар кайткан чакта
Сез дөньяга тугансыз.
Дөньяның матурлыгына
Мәңге гашыйк булгансыз.

Туган якка, кешеләренә
Сез гел дан җырлагансыз.
Гомерегезнең бер минутын
Бушка уздырмагансыз.

Балачак иленең онытылмас
Олуг шагыйрәсе сез.
Шигырь, җырларыгыз белән
Илһамланып үстек без.

Сездән үрнәк алып күпме
Бала каләм тибрәтте.
Хикәя, шигырьләрегез
Хөр яшәргә өйрәтте.

Мәхәббәт турында күпме
Матур җырлар яздыгыз.
Моң сөючеләр күңелендә
Сез мәңгегә калдыгыз.

Тәрәз төбендә яран гөлләр
Сезне гел сагынырлар.
Хәтерләрдә мәңге калыр
Сезнең онытылмас җырлар.

Ходай сезгә озын гомер,
Сүрелмәс көч-дәрт биргән.
Мәңгелек илһам алдыгыз
Газиз туган илебездән.

Җәннәт түрләрендә мәңге
Булсын сезнең рухыгыз.
Яшьлекнең гүзәл ядкаре
Һәрбер шигырь, җырыгыз.

Көзен кошлар оча җылы якка,
Күңелләрне үзгә моң сара.
Мәңгелек сөю җырларыгыз
Халык күңелендә кала.

(23 нче октябрь, 2022 ел)

КИЧКЕ УЙЛАР

Үтеп китте тагын бер көн,
Көн ишеген кага төн.
Куаныч-шатлыклар белән
Тусын иде яңа көн.

Өметләр һич өзелмәсен,
Хисләр һич сүрелмәсен.
Ныклы буыннар чылбыры
Беркайчан өзелмәсен.

Гомерләр диңгезе буйлап
Талгын гына йөзгәндә.
Авырлыклар килгән мәлдә
Дуслар булсын җиңәргә.

Туганнар, дуслар янында
Гомерләр була гамьле.
Матурлыкны тоя белсәң,
Һәркемгә дөнья ямьле.

(27 нче октябрь, 2022 ел)

ГОМЕР АГЫШЫ

Безнең гомер – гүя чабышкы ат,
Карамыйбыз кайчак тирә-якка.
Яши торгач, яшьлек искә төшә,
Кайтасылар килә балачакка.

Гомерләрнең иң бәхетле мәле –
Дус, туганнар белән янәшә.
Авыр чакта төпле киңәш биреп,
Якын кешең әгәр эндәшсә.

Җирдәге тормышның бар мәгънәсе –
Кем өчендер кирәгеңне тоеп яшәү.
Шифалы яңгыр алып килгән болыттай
Яктылык сирпеп, яшеннәр булып яшьнәү.

Абынып егылсаң, тәмам хәлдән таеп,
Гомернең юлларында адашып калсаң.
Миңа кадерле җан бар бит әле диеп,
Киләчәккә өмет белән карый алсаң.

(1 нче ноябрь, 2022 ел)

ДУСЛЫК КҮПЕРЕ

4 НЧЕ НОЯБРЬ – ХАЛЫКЛАР БЕРДӘМЛЕГЕ КӨНЕ

Гасырлардан килгән уртак язмыш
Берләштергән күпме халыкны.
Ватан өчен гомерләрен биреп,
Саклаганнар Җирдә хаклыкны.

Уртак гореф-гадәт, уртак хисләр
Яшәү гаме булган аларга.
Иңне-иңгә куеп, бердәм булып,
Күтәрелгәннәр илне сакларга.

Төзәттереп авыр яраларны,
Сафландырып һәркем күңелен.
Оныттырып үткән әрнүләрне
Саклыйк бергә дуслык күперен.

Төрле-төрле телдә сөйләшсәк тә,
Безнең өчен уртак Ватан бер.
Гасырларны кичеп, рухландырып,
Бердәмлеккә илтсен ул күпер.

(4 нче ноябрь, 2022 ел)

САГЫНУ

АВЫЛДАШЫБЫЗ, ЯКЫН КҮРШЕБЕЗ, РУС ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫБЫЗ, ХЕЗМӘТТӘШЕБЕЗ ГАНИЕВ ӘКРӘМ ӘГЪЛӘМ УЛЫНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛЫЙМ.

Еллар узган саен искә төшә
Гүзәл яшьлек, ямьле балачак.
Бергә булган бәхетле мизгелләр
Күңелләрдә мәңге калачак.

Газиз күрше, дус, туганнар белән
Күпме матур юллар үтелгән.
Уртак булган кайгы, шатлыклары,
Гомер йомгаклары сүтелгән.

Булган анда өмет тулы язлар,
Ямьле җәйләр, моңсу көзләре.
Яңа яуган карда сызылып калган
Парлыларның тәүге эзләре.

Безгә якын, кадерле кешеләр
Мәңге били йөрәк түрләрен.
Төпле киңәшләре ярдәм итә
Үткән чакта тормыш үрләрен.

Һәркемнән соң үзгә бер моң,
Якты истәлекләр кала.
Шул хатирәләрне мәңгегә
Насыйп булсын сакларга.

(10 нчы ноябрь, 2022 ел)

ПЕСИЛӘР

Якын дус да, сердәшче дә
Купшы, йомшак песиләр.
Һәр өйдә хуҗаларына
Шатлык биреп яшиләр.

Иртә таңда уяналар,
Куанып яңа көнгә.
Песи белән тату яшәү
Куаныч бирә һәркемгә.

Алар бераз иренчәк тә,
Йокларга бик ярата.
Уяу чакта сырпаланып
Сагышларны тарата.

Онытылып уйнап ала
Нәкъ сабый бала кебек.
Песи әкәмәтләреннән
Кайчак куясың көлеп.

Балалы йортта күңелле,
Өй шатлык белән тула.
Баласы булмаганнарга
Песи бик ярап куя.

(22 нче ноябрь, 2022 ел)

ПЕСИЛӘР МОГҖИЗАСЫ

Кесә саен бер мәче дип,
Зинһар миннән көлмәгез.
Бәйнә-бәйнә сөйлим хәзер
Сәбәбе ни дисәгез.

Песиләр бик шәп дәвачы,
Асрасаң кадерен белеп.
Хастаны тиз җиңеп була
Бары елмаеп, көлеп.

Песиләр алар серлеләр,
Кеше кебек көлмиләр.
Алар эчтән елмаялар,
Бик азга куаналар.

Һәрнәрсәгә шат алар,
Гүя сабый балалар.
Бары тату гаиләләрдә
Алар бәхет табалар.

Песиләрнең могҗизасын
Әгәр һәркем аңласа.
Дөнья да ямьләнер иде,
Бер усаллык калмаса.

Песине бер сыйпасаң да,
Күңел йомшарып китә.
Чын бәхетне тояр өчен
Кешегә аз да җитә.

Песиләрне яратыгыз,
Алар күңелгә куаныч.
Моңсу чакта дәвачы да,
Яралы җанга юаныч.

Песиләргә кадер-хөрмәт
Борынгылардан килә.
Песиләр балалар кебек –
Бәхет китерә һәр өйгә.

(27 нче ноябрь, 2022 ел)

“ПЕСИЛӘР МОГҖИЗАСЫ” исемле шигыремнең русчага тәрҗемәсе.

ЧУДЕСА КОШЕК

Просто не смейтесь надо мною,
Что в каждом кармашке по коту.
А в чём причина этой причуды
Я все по порядку расскажу.

Кошки – лучшие компаньоны,
Если любить их и лелеять.
Прихворал, они помогут
Все ваши тревоги рассеять.

Кошечки если смеются,
Не смеются так, как мы.
Они всему так радуются,
Излучая счастье изнутри.

Как и маленькие дети
Они и малому рады.
Только в дружных семьях
Кошки бывают счастливы.

Если б каждый понимал
И верил в кошачьи чудеса.
Жить стало бы намного легче,
На свете б не осталось зла.

Легко становится на душе,
Погладив кошечек хоть раз.
Чувство радости, веселья
Не сходит из искрящих глаз.

Храните, не обижайте кошек,
В каждом доме с ними радость.
Ведь вы не останетесь одни,
Когда незаметно наступит старость.

Издревле лелеют, любят
Кошечек все люди.
Они ведь делают нас счастливей,
Так же как и дети.

(19 декабря 2022 года)

ЯШЬЛЕК ҖЫРЧЫСЫ

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ҖЫРЧЫСЫ ЭЛЬМИРА СӨЛӘЙМАНОВАНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА.

Яшьлектән килгән кунак шикелле
Яшәрсез сез безнең күңелдә.
Моңлы җырларыгыз белән бергә
Сакланырсыз йөрәк түрендә.

Ямьле язда туган яшьлек җыры
Алып кайтыр матур үткәнгә.
Сезнең аһәң юаныч булыр ул
Моңлы җырлар сагынып көткәнгә.

Яшьлек елларының кайтавазы
Ишетелә сезнең җырларда.
Моңга сусаган назлы күңелләргә
Сезнең җырлар тансык тыңларга.

Олы рәхмәтебез булсын сезгә,
Һәрбер җырыгыз халык күңелендә.
Аллаһыбыз насыйп итсен сезгә
Үзенең җәннәтләрен күрергә.

(16 нчы декабрь, 2022 ел)

МОҢГА ТУГЪРЫЛЫК

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ БАЯНЧЫСЫ, КОМПОЗИТОРЫ, ҖЫРЧЫСЫ РАМИЛ АБЫЙ КУРАМШИННЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛЫЙМ.

Балачакта әткәң бүләк иткән
Моңлы гармун – яшьлек дусты ул.
Олы җыр сәнгате дөньясына
Икәү бергә салган туры юл.

Иген кырларында туган ул моң,
Бөреләнеп япь-яшь күңелдә.
Әткәң гармунына бергә кушылып,
Милли моңнар булып түгелгән.

Татар җырын якты маяк итеп,
Биниһая киң, зур ил буйлап.
Җыр-моң сөйгән халык хозурында
Күпме концерт, тамаша куелган.

Сезнең җырлар, музыкаль әсәрләр –
Халкыбызның күңел көзгесе.
Гасырлардан килгән җыр-моңнарның
Мәңге онытылмас өлгесе.

Халкыбыз моңына тугъры калып,
Таныткан өчен татар көйләрен.
Аллаһыбыз насыйп итсен Сезгә
Үзенең мәңгелек җәннәт түрләрен.

(18 нче декабрь, 2022 ел)

ХӘТЕР ТУРЫНДА

Бала чакта, яшь вакытта
Хәтер шәп була икән.
Гомер көзләрендә генә
Хәтер саега икән.

Дарулар да ешрак кирәк
Шат мәлләр була сирәк.
Хәтер яклары да такыр,
Каккалап ала йөрәк.

Сукранып та алгалыйсың,
Дөнья шаукымын күреп.
Бары якты истәлекләр
Үз итә күңел түрен.

Эх, дип уфтанып куясың,
Кайтса шул яшь чакларым.
Горур коштай очар идем
Талдырмый канатларым.

Күңел һаман нидер көтә,
Салмак кына тибә йөрәк.
Бу дөньяны аңлыйм дисәң,
Бәгырь нык булу кирәк.

Кайдан килә соң бу вәхшәт,
Кайчан туктар Җирдә сугыш.
Уткәндәге сабакларны
Оныткангадыр бу орыш.

Дус яшәүгә берни җитми,
Ничек кенә аклансаң да.
Чабышта беренче килгән
Ат өстенә атлансаң да.

Хаклык – абсолют җиңүче,
Вакыт – бары табиб кына.
Тынычлык тансык һәркемгә:
Кечесенә, олысына.

(26 нчы декабрь, 2022 ел)

КИЛӘСЕ ЕЛГА ТЕЛӘКЛӘР

(УЕНЫН-ЧЫНЫН БЕРГӘ КУШЫП)

Котлау мондый буламы дип,
Аптырый күрмәгез лә.
Кием генә яңа була
Тора-бара искерә.

Яңа ел белән котларга
Искесенә ни булган.
Ул да былтыр яңа иде
Ә быел инде уңган.

Яңа елны куянныкы
Дисәләр дә кытайлар.
Һәр елны Аллаһ елы ди
Бары хак мөселманнар.

Куян шүрләк бит ул бераз,
Ник аңа тиңләшергә.
Кытайлар коммунизм төзи,
Ник аннан көнләшергә.

Иң мөһиме шыр җибәрмәү,
Хәлеңчә тырышырга.
Булганга канәгать булып,
Җан-фәрман тырмашырга.

Саулык булса, бар да була,
Саулыктан аермасын.
Заманның кырыс җилләре
Канатны каермасын.

Юк-бар хәбәргә ышанып,
Интернетка ялганып.
Алдаркараклар кесәсен
Калынайтмыйк алданып.

Онлайн табиблар киңәшен
Саклык белән кулланыйк.
Ходай шифасын үзе бирә,
Булганына куаныйк.

Фитнес видеолар карап,
Күтәрәмгә калмагыз.
Һәркем атлет була алмый,
Зинһар, дөрес аңлагыз.

Туктаусыз уенар уйнап,
Ыштаннарны туздырып.
Гел интернетта утырмыйк
Вакытны бушка уздырып.

Китап укып алу да ярый,
Юньле булса китабы.
Тик юньлесен табу гына
Бу заманда бик авыр.

Детектив, триллер жанры
Басты китап базарын.
Телевизор эчендә дә,
Шундый кинолар аның.

Явызлыкны күреп үскәч,
Нишләсеннәр балалар?!
Һәр эштә үрнәкне алар
Олылардан алалар.

Нәрсәдер кирәк үзгәртү,
Болайга таба барсак.
Ни эшләрбез киләчәктә
Телсез, моңсыз да калсак?!

Киләчәкне Аллаһ кына
Күрүче, белүчедер.
Алдагысын бер Ул белә,
Шулай язылган тәкъдир.

Тынычлыкка ирешергә
Насыйп итсен Ул безгә.
Киләсе ел бәхет-шатлык
Алып килсен һәркемгә.

(31 нче декабрь, 2022 ел)

ЯҢА ЕЛГА ТЕЛӘКЛӘР

Узып бара тагын бер ел,
Ак карларга уралып.
Каршылыйк бергә яңасын
Тик шатланып, куанып.

Авырлыклар һәм сынаулар
Үткәндә калсын иде.
Өмет тулы якты таңнар
Сызылып атсын иде.

Дус-туганнар белән бергә
Каршылыйк һәр иртәне.
Рух ныклыгы ярдәм итсен
Узарга бар киртәне.

Саулык булса, бар да була,
Саулыктан аермасын.
Төрле сынаулар, борчулар
Канатны каермасын.

Аллаһ киләсе елларны
Тыныч, мөбарәк кылсын.
Бәхет керсен һәрбер йортка,
Дөньялар имин булсын.

ЯҢА ЕЛ КОТЛЫ БУЛСЫН!

ЯЗМЫШ СЫНАВЫ

Әллә ничек булды безнең язмыш,
Яхшы белән начар көрәште.
Бу дөньяны сафландырам диеп,
Мөлдерәмә тамды күз яше.

Парә-парә килде күңелем кошы,
Өзгәләнде чарасызлыктан.
Синең догаң сакладымы, әнкәй,
Узмас өчен соңгы сызыктан.

Зәгыйфь җаным, яралы йөрәгем
Нидер көтә, һаман талпына.
Җыр-моңнарымны багышлыйм бары
Хөр күңелле газиз халкыма.

Мин яугир дә, каһарман да түгел,
Каләм генә минем коралым.
Күңелем ярасын, җаным моңын
Җырларыма кушып җырладым.

Гомер узган саен зәгыйфләнеп,
Арыса да ярсу йөрәгем.
Бу дөньяның матурлыгын күреп,
Хөр яшәргә җирдә өйрәндем.

Халкым моңы миңа маяк булды,
Туган телем тугъры юлдашым
Әлифба иленнән тәүге сукмак
Олы тормышка булды юл башым.

Тормыш юлы узмый сикәлтәсез,
Булды анда таулар, киртәләр.
Күңел сызып, өзгәләнгән мәлләр,
Өмет тулы ямьле иртәләр.

Гомер китабының битләренең
Кем белә соң күпме калганын.
Акрын гына гомер үтә тора
Көннәр арты көннәр ялганып.

Бездән соң да дөнья матур булыр,
Килер Җиргә яңа буыннар.
Без бергәләп йөргән болыннарда
Йөгерешер атлар, колынар.

Нәкъ без сабый чаклардагы кебек
Авыл урамнарын буйлатып.
Иртә таңнан көтү куар халык
Чыбыркыны оста уйнатып.

Сабантуйларында баһадирлар
Көч сынашыр иркен мәйданда.
Чабышларда җиңү яулаучылар
Булыр һәрчак алгы сафларда.

Җәйге челләләрдә җилфер-җилфер
Тирбәлерләр иген кырлары.
Таң алдыннан иркәләп уятыр
Сайрар кошларының моңнары.

Ә тормыш ул һаман дәвам итә,
Һәркем эштә, һәркем көрәштә.
Тик өметләр генә өзелмәсен,
Яшәү дәрте булсын йөрәктә.

(21 нче гыйнвар, 2023 ел)

ШАГЫЙРЬ ГАМЕ

Яшь аралаш шагыйрь шигырь яза,
Сәйлән кебек тезә юлларын.
Бу юлларда яралы күңелнең
Кабатланмас сагыш-моңнары.

Безнең халык нигә моңлы дисәң,
Эзләү кирәк ерак еллардан.
Биек таулар, иркен далалардан,
Шанлы тарихлы гасырлардан.

Һәр халыкның үзгә көй-җырлары,
Һәр дәвернең үзгә халәте.
Һәр шагыйрьнең үзгә мәхәббәте,
Һәр халыкның үзгә дәүләте.

Шигъри сүзне чикли алмый һич тә,
Шартлы киртәләр, еллар агышы.
Һәр шагыйрьнең иҗатының гаме –
Халык моңы, халык язмышы.

(22 нче гыйнвар, 2023 ел)

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КҮРЕНЕКЛЕ ҖЫРЧЫСЫ ЭМИЛЬ ҖӘЛӘЛЕТДИНОВНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАНА

Исемегез җисеменә туры килгән,
Матурлыкны Ходай сезгә мулдан биргән.
Килеш-килбәт, моңлы тавышыгыз иң зур нигъмәт,
Халык күңеленә күпме матур җырлар иңгән.

Балачактан таныш безгә сезнең җырлар,
Һич онытылмый яз бәйрәме – Җиңү көне.
Бөек җиңү турындагы җырларыгыз
Күпме буынны тәрбияләп үстерде.

Җыр сәнгате сезнең өчен олы максат,
Балачактан якты маяк, хыял булган.
Халкыбызга армый-талмый хезмәт куеп,
Күпме юллар үтелгән, яшь гомер узган.

Гомерегез көзендә дә татар җырына
Барлык көчегезне сез багышлагансыз.
Бар белемегезне яшьләргә тапшырып,
Мөгаллимлек эшләрен дә башкаргансыз.

Ходай сезгә матур, озын гомер биргән,
Гомер диңгезендә җырлар булган җилкән.
Халык мәхәббәтен яулап, матур гына,
Гомерегез көзләре дә килеп җиткән.

Рәхмәт Сезгә онытылмас җырлар өчен,
Һәр күңелгә таныш, тансык моңнар өчен.
Аллаһыбыз Җәннәт түрен насыйп итсен
Халык җырына мәңге тугъры булган өчен.

(20 нче март, 2023 ел)

ЭНЕКӘШЕБЕЗ АРСЛАНГА ТУГАН КӨН КОТЛАВЫ

Туган көнең котлы булсын, Арслан!
Син, туганым, бәхетләргә бик тә лаек,
Алдагы тормышың булсын һәрчак аек.
Әти-әниең, апаң кадерен күбрәк тоеп,
Яшә син якты дөньядан ямьнәр табып.

Исерткеч, тәмәке кебек нәрсәләргә
Синең сабый кулларың һич үрелмәсен.
Бу тормышта явызлыкны еш күрсәң дә,
Якты киләчәккә өметләрең өзелмәсен.

Күңелеңдә йөрткән иң изге хыяллар
Яшәр өчен бетмәс көч бирсеннәр сиңа.
Без туганнарың өчен син бик кадерле,
Матур, якты тормыш көтсен сине алда.
Әмин.
Бәхетле бул, Арслан!

(21 нче март, 2023 ел)

ТАТАР МОҢЫ

Җырларыбыз илһам бирә,
Аргамактай алга чаба.
Яшьлек хатирәсе булып,
Үткәннәргә юллар сала.

Күңелләрдә бары якты,
Онытылмас моңнар кала.
Халык җыры әйди безне
Якты киләчәккә таба.

Һәр халыкның үзгә юлы,
Һәр халыкның үзгә җыры.
Үзенә хас нәзәкатьле,
Кабатланмас татар моңы.

Шанлы тарихлы үткәннәрдән
Киләчәккә күпер салган
Халык гамен чагылдырган
Бихисап җырлар җырланган.

Ул көйләрдә мәңге калган
Киң далалар, кырлар моңы.
Әби-бабалар әманәте –
Безгә мирас татар җыры.

Тел яшәсә, халык та бар,
Җыры булса, халык тере.
Мәңге яшәсен татар җыры,
Саклыйк бергә туган телне.

(8 нче апрель, 2023 ел)

ЯЗ ЯМЕ

Язын ямьгә төренә барлык Җиһан,
Кошлар кайта туган якларга.
Ямьле язлар әйди безне гүя
Үткәндәге япь-яшь чакларга.

Шытып чыккан тәүге чәчәкләр дә
Яз килүнең тәүге билгесе.
Кошлар моңы иркәли күңелне
Нурлы кояш бизи күк йөзен.

Өметләребез якты маяк булсын,
Хыялларыбыз булсын нык канат.
Күңелләрне яктылыкка төреп,
Язлар килә Җиргә горур атлап.

Язлар бары бәхет алып килсен,
Тынычлык тели һәр күңел дә.
Якты кояш җылы нурын сипсен
Туган илнең имин күгендә.

 (11 нче апрель, 2023 ел)

ИНТЕРНЕТ ҺӘМ КЕШЕ

Уен-көлке, сыбызгы да быргы –
Интернетта утырып, халык азды.
Ни теләсә шуны яза кызык бит, дип,
Алдын-артын карамыйча, ирек бит, дип.

Берәү шигырь яза, икенчесе көйли,
Өченчесе һич оялмый ялган сөйли.
Дүртенчесе курыкмыйча сөйли гайбәт,
Әйтерсең лә бар да начар, тик ул әйбәт.

Бишенчесе мактана байлыгы белән,
Алтынчысы алыптай саулыгы белән.
Җиденчесе күрсәтә алдын, артын,
Сигезенченең йөрәге тулы ялкын.

Җир шарында сигез миллиард халык яши,
Һәркем бәхет, озын гомер, саулык тели.
Интернет пәрәвезенә эләккәннәр
Тынычлыгын тәмам җуеп нидер эзли.

Берәү эзли төшемле эш арып-талып,
Икенчесе кирәк-ярак сатып-алып.
Өченчесе тамак ерта ялкынланып,
Дүртенчесе бүтәннәргә кармак салып.

Бишенчесе хәбәр көтә туганыннан,
Алтынчысы гел зарлана узганыннан.
Жиденчесе көтә ниндидер яңалык,
Сигезенче утыра тәмам таң калып.

Саный китсәң, һәркемнең дә үз максаты,
Һәр халыкның, һәр дәүләтнең яклар хакы.
Бер-беренә пычрак атып, мәкер корып,
Алда ниләр күрер соң бу Җирнең халкы.

Ясалма акыл дип күпме ярышалар,
Тәрәккый итәбез дип көч алышалар.
Үз акылыбыз хисабына яшәгәнче,
Ят акылдан нидер көтеп ялгышалар.

Ясалма акыл барыбер ясалма ул,
Ә кешенең үз акылы үзе белән.
Бик борынгы заманнардан бүгенгәчә
Кешеләргә үз акылы ярдәм иткән.

Ясалма акыл үстерерме соң иген,
Саклый алырмы ул ныклап илнең чиген?
Мәктәптә бирә алырмы ныклы белем,
Саклармы ул һәр халыкның туган телен?

Җавапсыз калган сораулар күп булса да,
Кешеләр һаман ярышта, эзләнүдә.
Үз акылын эшкә җигеп белем алган
Гаярь яшьләр һәр өлкәдә кирәк безгә.

Белемдә – көч диеп бер дә юкка гына
Әйтеп калдырмаган безгә борынгылар.
Һәрвакыт көтеп алып белем бәйрәмен
Мәктәпләрдә укысыннар шат балалар.

 (23 нче апрель, 2023 ел)

ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ ТУУЫНА 138 ЕЛ

ТУКАЙГА

Ямьле язда тугангамы,
Мәңге яшь ул Тукай.
Караңгыда тугры юлдаш,
Сүрелмәс якты Ай.

Һәр язган әсәре аның –
Гүя энҗе бөртеге.
Бик зур мирас калдырган ул
Кыска булса да гомере.

Күпме гасырлар үтсә дә,
Тукай мәңге яшәр.
Аның юлын дәвам итәр
Безнең гаярь яшьләр.

ТУКАЙ МОҢЫ

“Туган тел” җыры таныш
Һәр сабый һәм олыга.
Шушы җырны җырлый-җырлый
Бастык тормыш юлына.

Бу җыр өйрәтте безне
Киртәләрне узарга.
Киләчәккә өмет белән
Якты юллар сузарга.

Тукай моңы безнең күңелләрдә,
Сүнмәс җыры безнең йөрәктә.
Тукай рухы бетмәс илһам бирә
Татар яшәгән һәрбер төбәккә.

ТУКАЙ ЯЗЫ

Язлар җитү белән бәгырь өзгәләнә,
Тукай туган яктан җылы җилләр исә.
Моңсу күңелләргә үзгә бер гамь өстәп,
Шагыйрь җыры яңрый безнең йөрәкләрдә.

Сабый чагын көйли шагыйрь җырларында,
Гаярь яшь чакларын сагынып искә ала.
Җан сыкравы белән моңлы сазын уйнап,
Зарын сөйли гүя ул газиз халкына.

Үткәннәрнең тынмас кайтавазы булып,
Ишетелә аның һәрбер язган юлы.
Халык гаме белән янып яшәгәнгә
Тукай мәңге исән, Тукай мәңге олы.

Әллүкие белән шагыйрь, әйтерсең лә,
Дәшә сыман безне ерак үткәннәргә.
Шанлы тарихлы ерак гасырлар аһәңе
Сүнмәс ядкарь булып яши шигырьләрдә.

Типсен лә йөрәкләр, боекмасын күңел,
Бу Җиһанда һәркем күрсен тормыш ямен.
Тукай язы сафлык алып килсен җанга,
Саклый алсак иде бергә яшәү гамен.

 (26 нчы апрель, 2023 ел)

СҮНМӘС ӨМЕТ

Ерак гасырларның төпкеленнән
Ургып чыккан сүнмәс моңнар бар.
Моңсу күңелләрне юатырлык
Мәңге онытылмас җырлар бар.

Дәртле күңелләрне рухландырып,
Алга дәшкән якты юллар бар.
Гомер юлларында яулар өчен
Якты маяк булган үрләр бар.

Авыр чакта килеп сыеныр өчен
Туганнар һәм якын дуслар бар.
Моңсу бәгырьләрне юатырлык
Мәңге онытылмас җырлар бар.

Арып-талып калган чакта юлда,
Илһамландырырлык үрләр бар.
Сайрар коштай канатланыр өчен
Иксез-чиксез аяз күкләр бар.

Гомер көзләрендә сыеныр өчен
Иң кадерле туган җирләр бар.
Кыз-улларын һәрчак яклар өчен
Туып-үскән газиз илләр бар.

Ил байрагын горур күтәрерлек
Курку белмәс батыр ирләр бар.
Үз баласын һәрчак сагынып көткән
Әти-әни, туган җирләр бар.

Әни сөте белән тапшырылган
Туган телгә бетмәс рәхмәт бар.
Газиз туган илгә тугъры булган
Ул, кызларга сүнмәс хөрмәт бар.

Кеше булып яшәгәндә Җирдә,
Киләчәккә якты өмет бар.
Бер-береңнең кадерен белер өчен
Әби-бабалардан үгет бар.

Сугышлардан арган Җиребездә
Яшәр өчен әле өмет бар.
Күз яшьләре тулы сабыйларның
Намус ялваруы, үгет бар.

Тынычлыкны саклый алсак Җирдә,
Якты киләчәккә өмет бар.
Аллаһыдан кешелеккә килгән
Катгый кисәтү һәм үгет бар.

(3 нче декабрь, 2023 ел)

САГЫНАМ ҮТКӘН КЫШЛАРНЫ

Үткәннәрне искә алган чакта
Күз яшьләнә, йөрәк сызлана.
Бала чакта бергә булган мәлләр
Хәтеребездә кабат яңара.

Яңа елны сабый бала сыман
Сагынып көтә идек бергәләп.
Биек карны казып, оялар ясап
Уйный идек качып, үрмәләп.

Яңа ел бүләге аз булса да,
Ашый идек аны бүлгәләп.
Гармун моңнарына бергә кушылып,
Бии идек иелеп, чүгәләп.

Яңа ел чыршысын алдан сайлап,
Алып кайта идек урманнан.
Сабый бала гына булсак та без,
Курыкмадык көчле бураннан.

Көннәр буе якын дуслар белән
Шуа идек чана, чаңгылар.
Мәңге кабатланмас шат вакытлар
Үткәннәрдә инде калдылар.

Күрсәм әгәр урам чатларында
Чаңгы, чана тоткан баланы,
Күңелләрем куя иләсләнеп,
Сагынам узган сабый чакларны.

Иртә тәңнан кич җиткәнгә кадәр
Иңли-буйлый авыл урамын.
Җилдәй җитез чаналарга утырып,
Дуслар белән бергә уйнавым.

Итек эче тулып ак кар белән,
Күшексә дә нәни аяклар.
Дуслар белән чаңгы шуган чакта
Сызгырып кала иде таяклар.

Урамнарда уйнап, өйгә кайткач,
Көйли-көйли шатлыклы көен.
Дәү әниләр һәм әниләр безне
Сагынып көткән балачак өе.

Җылы коймак, тәмле чәйләр эчеп,
Җылынып алгач, күңел көрәйгәч.
Җылы юрганга төренеп ятып,
Йоклап алгач, хәлләр җиңеләйгәч.

Яңа ел чыршысы утларыннан
Күңел иләсләнеп, шатланып.
Сөенә-сөенә бүләк барлый идек
Күчтәнәчле тартма актарып.

Шул чакларны искә алган мәлдә
Күңелем үрсәләнсә әгәр дә.
Сабый чагымдагы ямьле кышлар
Кайтып килер сыман бер мәлгә.

(30 нчы декабрь, 2023 ел)

ЯҢА ЕЛ ТЕЛӘКЛӘРЕ

Узып китте тагын бер ел,
Ак карларга уралып.
Каршылыйк бергә яңасын
Тик шатланып, куанып.

Авырлыклар һәм сынаулар
Үткәндә калсын иде.
Өмет тулы якты таңнар
Сызылып атсын иде.

Дус-туганнар белән бергә
Каршылыйк һәр иртәне.
Рух ныклыгы ярдәм итсен
Узарга бар киртәне.

Саулык булса, бар да була,
Саулыктан аермасын.
Төрле сынаулар, борчулар
Канатны каермасын.

Аллаһ киләсе елларны
Тыныч, мөбарәк кылсын.
Бәхет керсен һәрбер йортка,
Дөньялар имин булсын!

(1 нче гыйнвар, 2024 ел)

КАДЕРЛЕ ДӘҮ ӘНИЕБЕЗ МӘРЬЯМ ИСТӘЛЕГЕНӘ

(7 гыйнвар 1924 ел – 7 гыйнвар 2024 ел)

Бүген синең туган көнең,
Иң кадерле кешебез.
Сине сагынып искә алып,
Үтә һәрбер көнебез.

Ап-ак кышның ямьле көне –
Бүген синең туган көнең.
Дөньяга беренче кабат
Тәүге аваз салган көнең.

Әти-әниең өчен бу көн
Иң истәлекле көн булган.
Кышның ямьле иртәсендә
Якты дөньяга син туган.

Балачагың үткән синең
Даулы еллар дәверендә.
Яшәү өчен көрәш барган
Ул чак совет илендә.

Юклык заманы булса да,
Син туган ул вакытлар.
Һәркем гадел хезмәт куйган,
Яшәү өчен тырышкан.

Явыз фашист сугыш башлап,
Ябырылгач туган илгә.
Иңне-иңгә куеп көрәшкә
Күтәрелгәнсез бергә-бергә.

Зиннәт абыең яу кырында
Мәңгегә ятып калган.
Бик күп михнәтләр китергән
Сугыш барган ул заман.

Мәктәптә дүрт класс белем
Алырга насыйп булган.
Гади колхоз эшләрендә
Эшләп вакытлар узган.

Сугыштан соң елларда да
Вакытың эштә узган.
Көтеп алган газиз балаң –
Кызың Әкълимә туган.

Гаиләбездә бергә тату
Үткәрдек гомерләрне.
Насыйп итте сиңа Ходай
Матур гомер көзләрен.

Без ике оныгыңны да
Тигез күреп үстердең.
Һәр эшеңдә Аллаһыбыз
Ярдәм итте, көч бирде.

Без сине бик яратабыз,
Сагынып искә алабыз.
Рухыңа ирешсә иде
Һәрбер кылган догабыз.

Яшәдең безне кадерләп,
Дөньяның ямен күреп.
Насыйп итсен сиңа Аллаһ
Җәннәтләренең түрен.

(7 нче гыйнвар, 2024 ел)

“СТАРЫЙ КЛЁН” ҖЫРЫНЫҢ ТАТАРЧАГА ТӘРҖЕМӘСЕ

Карт өрәңге, өрәңге тәрәзгә кага һаман,
Чакыра безне урамга дуслар белән.
Нигә соң, нигә соң күңелем бүген бик шат –
Куандырдың мине шат елмаю белән.

Карлар да, карлар да күптән явып уздылар,
Без сагынып көткән ямьле язлар инде.
Нигә соң, нигә соң күңел тулы куаныч –
Язлар безгә тәүге сөю алып килде.

Кара әле, кара әле, карале аяз күккә,
Ничек иркен һәм тыныч бит анда бары.
Нигә соң, нигә соң, нигә соң гармун тынмый –
Кемдер өзелеп сөя моңлы гармунчыны.

(22 нче август, 2024 ел)

МY NATIVE VILLAGE

Lyrics and music by Marat Gubaidullin

Every person has his native place,

Every person prides himself on it.

And I don’t know any place with so much grace

Except my native village, I admit.

Wherever I’ve been, I always think of you,

My native village – the place of my birth.

I’m so happy when I come back to you,

And there’s no other place like you on Earth.

I love you very much, my native village,

And I sincerely hope we’ll never part.

If something ever makes me leave you,

Wherever I’ve been, you will be in my heart.

                                                 (1998)

СИН ЯНЫМДА БУЛМАГАЧ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Очраштык без таң атканда,

Ямьле Идел буенда.

Бер-беребезгә вәгъдә бирдек

Мәңге бергә булырга.

       Кушымта:

       Һәр кич саен яр буенда

       Йөри идек серләшеп.

       Пар сандугач аяз күктә

       Оча иде көнләшеп.

Яратуым билгесе дип,

Сиңа чәчкәләр өздем.

Хәтеремдә мәңге калды

Яратам дигән сүзең.

       Кушымта:

       Ник син мине ташлап киттең

       Язмышның кочагына.

       Синең якты истәлегең

       Рәсемеңдә чагыла.

Бик күп еллар үтсәләр дә,

Мин һаман сагынам сине.

Бергә булган айлы кичләр

Кабатланмаслар инде.

       Кушымта:

       Җәйге кичтә сайрый ярсып

       Талда ялгыз сандугач.

       Минем күңелем дә бик моңсу

       Син янымда булмагач.

 (1998 ел)

ЯЗ КОЯШЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Яз килүен хәбәр итеп,

Якты кояш балкый күктә.

Яшәү дәрте һәр йөрәктә,

Яз шатлыгы һәр күңелдә.

       Кушымта:

       Яктырак ян, яз кояшы,

       Бар дөнья да уянсын.

       Һәр кешенең дә йөзендә

       Гел шатлык нуры уйнасын.

Аяз күктә канат кага

Сыерчыклар, тургайлар.

Кышкы ап-ак юрганыннан

Арына болын-тугайлар.

       Кушымта:

Гөрләвекләр ага челтерәп,

Елгалар ярларыннан ташый.

Язлар белән бар табигать,

Һәркем яңа тормыш башлый.

       Кушымта:

(1999 ел)

КАЗАНЫМ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Мең ел буе килгән синең тарих

Һич онытылмас ерак көннәрдә.

Рухландырыр һәрбер татар кешесен,

Киләчәккә атлап кергәндә.

       Кушымта:

       Ераклардан үзләренә дәшеп тора

       Мәчетләреңнең изге азаны.

       Кая барсам да мин сине сагынып кайтам

       Казаным, Казаным, Казаным!

Калган синдә күпме якты эзләре

Илһамыңның, Сәйдәш, Тукайның.

Сиңа атап гүя мәңгелек дан җырлый

Аяз күктә сабан тургаең.

       Кушымта:

Бөтен татар өчен маяк булып,

Балкы мәңге хәят күгендә.

Саклар халкым сиңа тирән ихтирамын

Йөрәгенең иң-иң түрендә.

       Кушымта:

                                                 (1999 ел)

БАЛАЧАК ХАТИРӘСЕ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Язмышларга бәлки язылгандыр

Туган җирдән читтә яшәргә.

Күпләр кебек киттем бәхет эзләп,

Авылымнан ерак шәһәргә.

       Кушымта:

       Балачагым хатирәсе булып,

       Таллар моңы шаулый йөрәктә.

       Шул хатирәләрне яңартып,

       Сандугачлар сайрый тирәктә.

Су буенда үскән өянкеләр

Хәтерләтә балачагымны.

Сагынам челтерәп аккан чишмәләрен,

Саф һавасын туган авылымның.

       Кушымта:

Бер кайтырмын әле, туган авылым,

Алсуланып таңнар атканда.

Туфрагыңның яме, суың тәме

Йөрәгемдә мәңге саклана.

       Кушымта:

                                                 (1999 ел)

ВЕТЕРАННАР

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Авыр еллар хатирәсе булып,

Сыкрый әле иске яралар.

Сезнең батырлыктан үрнәк ала

Җирдә күпме газиз балалар.

Кызганмыйча соңгы каныгызны,

Сакладыгыз изге Ватанны.

Сезнең исем җирдә генә түгел,

Хәтта Галәмгә дә яңрады.

Үткән тормышыгыз китап кебек:

Һәрбер бите чиста, пакь аның.

Сезнең бөек исем, һич тапланмый,

Күп гасырлар буена сакланыр.

Рәхмәт сезгә, безнең ветераннар,

Бу бәхетле, якты көннәр өчен.

Саклар һәркем җирдә тынычлыкны,

Аямыйча үзенең бөтен көчен.

                                                 (2000 ел)

БЕЛЕМ МАРШЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Тәүге кабат атлап мәктәп бусагасын,

Килә һәркем белем иленә.

Укырга-язарга, тормышны аңларга

Өйрәтәләр безне биредә.

       Кушымта:

       Безгә белем кирәк үсәр өчен,

       Безгә белем кирәк эшләр өчен.

       Безгә белем кирәк, безгә белем кирәк,

       Безгә белем кирәк яшәр өчен.

Белемдә ― көч диеп, юкка гына һичкем

Әйтмәгәндер, дуслар, беләмсез.

Көн дә белем алмый, бушка узган гомер

Булыр иде нинди күңелсез.

       Кушымта:

Айлар-еллар үтәр, һәркем үсеп җитәр,

Басар якты тормыш юлына.

Кайда гына булсак, белем биргән мәктәп

Чыкмас истән гомер буена.

       Кушымта:

                                                 (2000 ел)

БЕЗНЕҢ ЯШЬЛЕК ӘЛЕ УЗМАГАН

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Яз чәчәге умырзая кебек

Моңаясың нигә назлы гөлем?

Күрәсеңме, тормыш нинди ямьле,

Яшик, әйдә, җырлап, биеп, көлеп!

       Кушымта:

       Нигә әле, нигә моңаерга

       Язның шундый алсу таңында.

       Җырланасы җырлар җырланмаган,

       Безнең яшьлек әле узмаган.

Күзкәйләрең ник ямансу бүген,

Үпкәләвең елга ташуы кебек.

Онытыйк та барлык кайгыларны,

Яшик әле уйнап, биеп, көлеп.

       Кушымта:

Зәңгәр күктә яз кояшы кебек,

Торчы, иркәм, гел елмаеп-көлеп.

Яшьлек бит ул – безнең гомер язы,

Яшик әле шуның кадерен белеп.

       Кушымта:

                                                 (2000 ел)

БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Балачакның шат җырлары

Яңгырасын бөтен җирдә.

Һәрчак тату, дуслар булып

Яшик без туган илдә.

       Кушымта:

       Без – бәхетле, шат балалар,

       Безнең уйнар, көләр чак.

       Гел шатлыклы җырлар белән

       Узсын безнең балачак.

Шатланып каршы алабыз

Һәрбер туар иртәне.

Аяз күктә якты кояш

Безне назлап иркәли.

       Кушымта:

Безне көтә якты тормыш,

Шатлык һәм бәхет алда.

Лаеклы хезмәт итәрбез

Газиз туган Ватанга!

       Кушымта:

                                                 (2001 ел)

ЯЛГЫЗ КАЕН

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Туган авылым, сине сагынып кайтам

Шау чәчәкле ямьле яз саен.

Каршы ала һаман юл читендә

Моңсуланып ялгыз ак каен.

Язның аяз матур иртәсендә

Ник моңая аның җанкае?

Еллар буе шулай сабыр гына

Көтә микән газиз паркаен?

Җил-давыллар бик еш сынаса да,

Түбән имәс горур башкаен.

Күпме еллар якты өмет белән

Яши җирдә ялгыз ак каен.

                                       (2001 ел)

ТУГАН АВЫЛЫМ – АЙБАШ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Балачак сукмагы буйлап атлап киләм,

Хатирәләр ташый күңелдә.

Әнкәемнең назлы, җылы күз карашы

Онытылмый әле бүген дә.

       Кушымта:

       Туган авылым Айбаш, изге хатирәдәй

       Саклыйм сине күңелем түрендә.

       Якты йолдыз кебек, сүнмәс маяк булып,

       Балкы мәңге гомерем күгендә.

Сабый чакта бергә йөгереп-уйнап үскән

Болыннарда йөрим моңланып.

Үткәндәге барлык өмет-хыялларым

Кала каеннарга уралып.

       Кушымта:

Мин бәхетле Җирдә: әле һаман бар бит

Килеп сыеныр туган нигезем.

Язмышымның борма-борма юлларыннан

Туган якка кайтып килешем.

       Кушымта:

                                               (2002 ел)

ГАРМУНЧЫ ДУСТЫМА

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Кичке урам буйлап сихри көй агыла,

Үзәкләрнең өзелә кыллары.

Оста гармунчылар булган һәр авылда

Мәңге яшәр татар җырлары.

       Кушымта:

       Сыздырып ла уйна, дускай, гармуныңны

       Бар җиһанны моңга уратып.

       Безнең күңелләргә моң иңдерүче дип,

       Искә алырлар сине яратып.

Син уйнасаң, дустым, хыял канатында

Очам гүя бәхет иленә.

Күңелемдә туган матур җырларымны

Багышлыймын туган җиремә.

       Кушымта:

Озын гомер телим, якын дустым, сиңа,

Бәхет-шатлык күмсен юлларың.

Туган-үскән илдә, мәңге бергә-бергә

Яңгыратыйк татар моңнарын.

       Кушымта:

                                         (2002 ел)

ТАТАРСТАН – ГҮЗӘЛ РЕСПУБЛИКАМ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Идел ага тулып ярларыннан,

Гасырларны кичеп, ерактан.

Хезмәт сөйгән горур халкы белән

Гөрләп үсә гүзәл Татарстан.

       Кушымта:

       Татарстан – гүзәл республикам,

       Халкыбызның гомер бишеге.

       Яңгырасын ерак гасырларга

       Бүгенгедәй мәгърур исемең.

Гасырлардан килгән ирек хисе,

Китмәс бер дә халкым күңленнән.

Ерактагы якты маяк булып,

Әйдәп торыр гомер-гомергә.

       Кушымта:

Еллар арты еллар уза торыр,

Алышыныр күпме буыннар.

Тарих битләренә язылырлык

Халкым узган якты юллар бар.

       Кушымта: 

                                              (2002 ел)

ГӨЛГЕНӘМ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Авылымда чибәрләр күп,

Барысы да бер дигән.

Күңелемдә тик син генә

Кара кашым – Гөлгенәм.

       Кушымта:

       Әй, Гөлгенәм, Гөлгенәм,

       Күзең – кара бөрлегән.

       Син бит минем назлы гөлем,

       Син бит минем бер генәм.

Чын йөрәктән бер елмайсаң,

Күктә кояш көнләшә.

Күңелләрең бигрәк изге –

Һәрчак бәхет өләшә.

       Кушымта:

Гомерең буе көләч булып,

Яшә, назлы Гөлгенәм.

Синең якты нурлы йөзең

Мәңге китмәс күңлемнән.

       Кушымта:

                              (2002 ел)

ЯШЬЛЕК МАРШЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Яшьлекнең сүрелмәс өмет-хыяллары

Озата безне гомер юлында.

Күңелләр ашкына еракларга,

Тели йөрәк гел яшь булырга.

       Кушымта:

       Әй син, серле яшьлек, гүзәл яшьлек,

       Алсу таңы бит син гомернең.

       Күктән иңгән иң зур бүләк кебек,

       Көтеп алам һәрбер көнемне.

Яшьлек дәрте тулы тынгы белмәс күңел

Дәрья кичә, таулар күчерә.

Яшьлек – гомерләрнең сүнмәс җыры,

Без бәхетле шуның өчен дә.

       Кушымта:

Тормыш юлларыннан бергә узган чакта

Яшьлек хисе торсын ургылып.

Гомерләрнең моңсу көзендә дә

Йөрәк калсын мәңге яшь булып.

       Кушымта:

                                                         (2002 ел)

ЯШИМ ҺАМАН СИНЕ ЯРАТЫП

Илгиз Субаев көе,

Марат Гобәйдуллин сүзләре

Синең назлы күз карашың,

Ярымайдай кыйгач кашың

Мәңге яши минем күңелдә.

Чишмә кебек саф тавышың,

Әйтерсең лә язгы ташкын,

Килеп керде йөрәк түренә.

       Кушымта:

       Елмай, иркәм, син елмайсаң,

       Туар таңнарым да матур,

       Күңелемдә шатлык, наз артыр.

       Йөрәгемдә сөю утын

       Сүндерә алмас инде беркем,

       Яшим һаман сине яратып.

Качкан булып шаяртасың,

Күз алдымнан югаласың,

Нигә, иркәм, ялгыз йөрергә.

Төзәтеп йөрәк ярасын,

Язмышлар берүк аясын,

Кавыштырсын безне гомергә.

       Кушымта:

Сине күргән көннән алып,

Татлы йокыларым качты,

Яшәтә тик якты бер өмет.

Сөюемә җавап биреп,

Мин дә бит бит яратам, диеп,

Килче, иркәм, елмаеп-көлеп.

       Кушымта:

                                                 (2002 ел)

ӘНКӘЙ

Илгиз Субаев көе,

Марат Гобәйдуллин сүзләре

Тормыш ямен сөйгән ак күңелең

Көч-дәрт бирә сиңа яшәргә.

Язмыш сынауларын узган чакта

Булсаң иде гел янәшәдә.

       Кушымта:

       Әнкәй, әнкәй, күпме еллар буе

       Яшисең син безне сагынып.

       Ямьле язда кошлар белән бергә

       Кайтам әле канат кагынып.

Бу дөньяның бөтен изгелеге
Сыйган гүя синең җаныңа.
Авыр чакта төпле киңәш сорап,
Киләбез тик синең каршыңа.

       Кушымта:

Синнән башка яшәү – яшәү түгел,

Безнең өчен көн дә син кирәк.

Сикәлтәле тормыш юлларында

Киңәшләрең, әнкәй, зур терәк.

       Кушымта:

                                                    (2002 ел)

АНА САГЫШЫ

Илгиз Субаев көе,

Марат Гобәйдуллин сүзләре

Туган илнең сугыш кырларында

Ятып калды күпме солдатлар.

Шул рәхимсез яулар ачысында

Балаларын җуйды аналар.

       Кушымта:

       Әнкәйләрнең моңсу күзләреннән

       Мөлдерәп ага кайнар яшьләре.

       Сагышлардан сулган йөзләре дә,

       Чаларганнар чигә чәчләре.

Әфганстан, Чечен җирләрендә

Күпме бала каны коелды.

Аналарның назлы йөрәгендә

Ачы хәсрәт, сагыш җыелды.

       Кушымта:

Нигә кирәк мәгънәсез бу сугыш?

Телгәләнә ана күңеле.

Якты, матур булыр иде тормыш

Яшәсәк гөлләргә күмелеп.

       Кушымта:

                                                    (2002 ел)

ЯЗГЫ ГӨЛЕМ

Илгиз Субаев көе,

Марат Гобәйдуллин сүзләре

Күңел күзем никтер сине күрми үтте

Яз гөлләре чәчәк атканда.

Йөрәгемдә мәңге төзәлмәслек яра,

Моңсуланам таңнар атканда.

Син бит минем насыйп ярым булган икән,

Аңласам да, иркәм, инде соң.

Кайтыр әле диеп һаман өмет итәм,

Күңелләрем тулы сагыш-моң.

Яз гөледәй балкып, килче яннарыма,

Бергә үтик тормыш юлларын.

Син булганда гына яралы җанымнан

Таралырлар сагыш-моңнарым.

                                                        (2002 ел)

ЯШЬЛЕГЕМ ШӘҺӘРЕ СИН, КАЗАН

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Гомеремнең гүзәл мизгелләре

Үтте синдә татлы төш кебек.

Таныштырдың күпме дуслар белән,

Күңелләргә салдың зур өмет.

       Кушымта:

       Әй, башкалам, изге хыялымда

       Сине сагынып кайтам мин һаман.

       Исмең кушам матур җырларыма,

       Яшьлегем шәһәре син, Казан,

       Бәхетем шәһәре син, Казан.

Рухландырдың батыр улларыңны

Ватан өчен бөек эшләргә.

Яшьлек дәрте тулы йөрәкләрдә

Синдә туды тәүге хисләр дә.

        Кушымта:

Синең изге, газиз туфрагыңда

Челтерәп ага илһам чишмәсе.

Кал йөрәктә моңлы җырым булып,

Күңелемнән мәңге китмә син.

       Кушымта:

                                                    (2002 ел)

ТУГАН ЯККА КАЙТАМ

Энҗе Зиннәтуллина сүзләре,

Марат Гобәйдуллин көе

Туган якка кайтам

Ямьле җәйләр җиткәч,

Сандугачлар сайрап каршылый.

Каеннарга әйтәм

Кайнар сәламемне

Яннарыннан үтеп барышлый.

Урманнарга сугылам

Җәйнең ал таңында,

Сыйпап үтәм агач чукларын.

Безнең тәүге эзне

Моңсу гына саклый

Уйчан калган урман сукмагы.

Болыннарга барам,

Ләззәтләнеп эчәм

Челтерәп аккан чишмә суларын.

Шул суларга карап,

Күңелем түрендәге

Яңартамын яшьлек елларын.

Күпме гомер үткән,

Авылым миңа һаман

Элеккедәй ямьле, кадерле.

Еракларга китсәм,

Канатланып кайтам,

Телгәлисең, өзеп бәгырьне.

                                                         (2002 ел)

САБАНТУЙГА КАЙТАМ ӘЛЕ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Сабантуйга кайтам әле

Җәйнең аяз таңында.

Дус-ишләрне күрәсем бар

Газиз туган авылымда.

       Кушымта:

       Сабантуй, Сабантуй –

       Изге бәйрәм, изге туй.

       Һәр кешенең күңелендә

       Якты теләк, якты уй.

Сабантуйның күрке бит ул

Чыршыбый болыннары.

Томырылып атлар чаба

Ияртеп колыннарын.

       Кушымта:

Батырлар бил алышалар

Хәтфә келәм өстендә.

Сокланмый һич мөмкин түгел

Егетләрнең көченә.

       Кушымта:

Бүген бәйрәм һәрбер йортта,

Җыр-бию һәр тарафта.

Шатлыклы бәйрәм авазы

Өйдән-өйгә тарала.

       Кушымта:

                                                      (2002 ел)

ЙӨРӘК САГЫШЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Яшьлегемнең ал таңында

Очрадың да юлларымда,

Үзгәрттең син минем язмышны.

Йөрәгемә салдың ялкын,

Тик нигәдер үзең качтың,

Күңелемдә калды сагыш-моң.

Әллә язмыш шаяртуы,

Әллә артык яратуым

Булды киртә безнең сөюгә?

Ямьле түгел кичем-иртәм,

Ниләр дәва булыр икән

Сине сагынып янып-көюгә?

Менә тагын килде язлар,

Күңелләрне сөеп-назлап,

Акты гөрләп язгы кар суы.

Син булмагач, кемнәр аңлар,

Кочагына алып назлар,

Оныттырып йөрәк ярсуын?..

                                                     (2002 ел)

ЧӘЧӘК АТСЫН ТУГАН ИЛЕБЕЗ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Күпмилләтле тату гаилә булып,

Яшибез без татар илендә.

Дуслар белән көн дә сөйләшәбез

Бөек Тукаебыз телендә.

       Кушымта:

       Күкләребез һәрчак имин булсын,

       Тыныч үтсен һәрбер көнебез.

       Хезмәт сөйгән бердәм халкы белән

       Чәчәк атсын туган илебез.

Халкыбызның онытылмас тарихы

Рухландыра бөек эшләргә.

Җанга якын газиз иле өчен

Килә һәркем Җирдә яшәргә.

       Кушымта:

Көчебезне һич тә кызганмабыз

Изге Ватаныбыз хакына.

Алда көтә безне яңа чорлар,

Серле юллар алга чакыра.

       Кушымта:

                                                       (2002 ел)

ТУГАН КӨН ВАЛЬСЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Салмак кына чайкалабыз

Гомерләр диңгезендә.

Куаныч-шатлык китерсен

Һәрбер туар көн безгә.

       Кушымта:

       Чәчкә-гөлләргә күмелсен

       Безнең йөргән юлыбыз.

       Йөрәкләр һич картаймасын,

       Сүрелмәсен җырыбыз.

Туган көн – изге бәйрәм ул

Һәрберебез өчен дә.

Дус-ишләрнең җылы сүзе

Яшәр өчен көч бирә.

        Кушымта:

Яратабыз туган көнне

Җыр-биюләре өчен.

Һич сүнмәсен яшьлек дәрте,

Югалтмыйк яшәү көчен.

       Кушымта:

                                                     (2002 ел)

ХУШ, МӘКТӘБЕМ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Исемдә әле тәүге кат

Мәктәпкә барган көнем.

Беренче укытучымның

Елмайган көләч йөзе.

       Кушымта:

       Хуш, мәктәбем, килеп җитте

       Саубуллашу сәгате.

       Яңгырый шушы җырымда

       Сиңа олы мәхәббәтем.

Рәхмәт сезгә, укытучылар,

Безне үз күргән өчен.

Әткәй-әнкәй кебек назлап,

Сөеп үстергән өчен.

       Кушымта:

Сабыйлыгым, балачагым

Үтте татлы төш кебек.

Инде менә таралабыз

Кош балалары кебек.

       Кушымта:

Моңсу тавышлы кыңгырау

Яңгырый соңгы кабат.

Без дә юлга кузгалабыз

Иңнәрдә тоеп канат.

       Кушымта:

                                                      (2002 ел)

ЯШЬЛЕКНЕ САГЫНУ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Үтте-китте яшьлек,

Аккан сулар кебек,

Сизелмәде аның узганы.

Безнең йөргән эзне

Күптән күмгән инде

Гомерләрнең авыр тузаны.

Инде артта калды

Гомерләрнең язы,

Саф чишмәдәй өмет-хыяллар.

Тик яши бүген дә

Күңелнең түрендә

Йөрәкне җилкеткән ул ярлар.

Гомер үткән саен

Артка борылып карыйм:

Безнең яшьлек зая узмаган.

Гомер бакчасында

Без утырткан гөлләр

Шау чәчәктә әле, сулмаган.

Яшьлек үтте диеп,

Йөрмик янып-көеп,

Гомерләрнең соңы түгел лә.

Гүзәл чәчкә кебек

Мәңге шиңмәс яшьлек

Яши һаман йөрәк түрендә.

                                                        (2002 ел)

ТУГАН АВЫЛЫМ

Илгиз Субаев көе,

Марат Гобәйдуллин сүзләре

Яз җилләре инде капка какты,

Кошлар да бит кайта ашкынып.

Шул кошкайлар кебек, туган авылым,

Кайтам мин дә сине сагынып.

       Кушымта:

       Туган авылым, туган авылым,

       Китмисең һич йөрәк түреннән.

       Балачакның якты хатирәсе булып,

       Яшисең гел минем күңелдә.

Сабый чакның гүзәл мизгелләре

Сиңа кайткач, кабат яңара.

Күңелемдә инде күптән йөргән

Кайгы-сагышларым тарала.

       Кушымта:

Күңелемә якын туган авылым,

Бик кадерле туган нигезем.

Бернигә дә алыштармас идем

Көмеш сулы якты инешең.

       Кушымта:

                                                        (2002 ел)

ҖЫРЛЫЙК, ДУСЛАР

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Җырның  ниндие генә юк:

Сагышлысы, моңлысы.

Күңелгә якын җырларны

Килә һәрчак тыңлыйсы.

       Кушымта:

       Җыр яшәртә, канат бирә,

       Күңелләрне җилкендерә.

       Җырлыйк, дуслар, әйдәгез бергә.

Җыр агыла чишмә кебек,

Йөрәк сагышы булып.

Моңлы җырлар тибрәндерә

Күңелнең нечкә кылын.

       Кушымта:

Җыр озата бара безне

Озын гомер юлында.

Халкыбызның сагыш-дәрте

Чагыла көй-моңында.

       Кушымта:

                                                          (2002 ел)

УКЫТУЧЫМ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Кызганмыйча бөтен көчегезне,

Хезмәт иттегез сез халыкка.

Эшләрегез һәрчак үрнәк булды,

Өйрәттегез безне хаклыкка.

       Кушымта:

       Чәчләрегез инде чаларса да,

       Күбәйсә дә маңгай сырлары.

       Күңлегезне һаман җилкендерә

       Кыңгырауның моңлы чыңлавы.

Кичердегез сагыш-борчуын да,

Аз булмады сөенеч-шатлыгы.

Язмыш җиле күпме сынаса да,

Сакладыгыз күңел сафлыгын.

       Кушымта:

Рәхмәтебез сезгә чиксез бүген,

Җитмәс инде ниләр әйтсәк тә.

Бу тормышта изге фатихагыз

Канат куеп, безне яшәтә.

       Кушымта:

                                                   (2002 ел)

ЯРА САЛМАГЫЗ ЙӨРӘКЛӘРГӘ

Илгиз Субаев көе,

Марат Гобәйдуллин сүзләре

Бу тормышлар бигрәк катлаулы шул,

Үпкәләүләр була, дуслашу.

Якыннарның хәтерен калдырсак та,

Күңелләргә була ямансу.

       Кушымта:

       Яра салмагыз сез йөрәкләргә,

       Яшибез бит Җирдә бер генә.

       Бөтен үпкәләрне онытыйк та,

       Тату яшик әле без бергә.

Безнең гомер аккан сулар кебек,

Сизмисең дә аның үткәнен.

Тән ярасы бик тиз төзәлсә дә,

Җан ярасын булмый үткәреп.

       Кушымта:

Азмыни ул җанга рәхәт сүзләр,

Кызганмыйк без аның берсен дә.

Күңелләрне һәрчак җилкетсеннәр,

Бәхет-шатлык биреп кешегә.

       Кушымта:

                                                      (2002 ел)

ШАЯН ТАКМАКЛАР

Чуваш халык көе,

Марат Гобәйдуллин тәрҗемәсе

Әйдә, дускай, киттек бергә

Карлыганга, чиягә (2 тапкыр).

Әгәр син дә килмәсәң,

Моңсу булыр күңелемә (2 тапкыр).

       Кушымта:

       Әй-әй-әй-әй, кил әйдә,

       Торма ялгызың читтә (2 тапкыр).

       Син дә безгә кушылып бие,

       Күңелең ачылып китәр (2 тапкыр).

Тыпыр-тыпыр бие әле,

Чыгып безнең каршыга (2 тапкыр).

Синең биюеңне күреп,

Соклансыннар барсы да (2 тапкыр).

       Кушымта:

Чыгыйк, әйдә, уртага,

Алыйк кулларны кулга (2 тапкыр).

Бергә-бергә биегәчтен

Нинди күңелле була (2 тапкыр).

       Кушымта:

Кулны-кулга тотынышып,

Чыгыйк әле биергә (2 тапкыр).

Һәрчак пар канатлар булып,

Яшик, дуслар, гомергә (2 тапкыр).

       Кушымта:

                                                          (2002 ел)

КӘККҮК

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Урманда ялгыз кәккүк кычкыра,

Аның моңнары йөрәккә тула.

Нигә ул шулай моңая икән,

Үткән гомерен сагына  микән?

       Бардым урманга ялгызым гына,

       Кәккүк моңнарын тынып тыңларга,

       Сорадым шунда моңлы кәккүктән:

       “Ник аның җыры сагышлы икән?

       Кәккүк, кәккүк, кәккүк,

       Ни зарың бар, әйтче, әй кәккүк?”

“Аккан су кебек узган гомерне

Гел санап тору әллә җиңелме?”

Иңрәтеп янә бөтен урманны

Кәккүкнең моңлы җыры таралды.

       Урман да кинәт шаулаудан тынып,

       Тыңлады аның сагышлы җырын.

       Сорадым шунда моңлы кәккүктән:

       “Яшәү мәгънәсе нәрсәдә икән?

       Кәккүк, кәккүк, кәккүк,

       Әйт дөресен, яшермә берүк”.

“Яшәсәң әгәр җырга күмелеп,

Бер дә заяга узмас гомерең.

Синең моңнарың йөрәккә тулыр,

Исмең мәңгелек җыр булып калыр.

       Аңладым шунда яшәү мәгънәсен:

       Гомерең моңлы җырга әйләнсен.

       Ихластан булсын кылган һәр эшең,

       Соклансын сиңа Җирдә бар кеше.

       “Кәккүк, кәккүк, кәккүк,

       Рәхмәт сиңа, әй моңлы кәккүк”.

                                                         (2002 ел)

КУНАК КЫЗЛАРЫ

Илгиз Субаев көе,

Марат Гобәйдуллин сүзләре

Җәйләр җиткәч, авылларга

Кайта кунак кызлары.

Шул кызларны күзләп йөри

Егетнең асыллары.

       Кушымта:

       Эх, егетләр, мавыкмагыз,

       Китәр кунак кызлары.

       Очар кошларга алданып,

       Югалтмагыз ярларны.

Йөрәкләрне яндырса да,

Бу – вакытлы мәхәббәт.

Җәйләр үтәр, күңелләрдә
Калыр ачы җәрәхәт.

       Кушымта:

Туган якның матурлыгын

Саклый авыл кызлары.

Тәүге ярлар йөрәкләрдә

Мәңгегә калсын әле.

       Кушымта:

                                                             (2002)

БӘХЕТ БИТ УЛ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Бу җиһанга һәркем бәхет өчен килә,

Кояш та нурларын безгә тигез сибә.

       Кушымта:

       Бу Җирдә бәхетеңне таба алсаң икән,

       Онытылмас моңнарга уралсаң икән.

Нигә соң һәркемнең бәхете тигез түгел,

Сулкылдый ла йөрәк, сагышлана күңел.

       Кушымта:

Үз бәхетеңне үзең таба алсаң гына,

Бу Җирдә яшәүнең кадерләре була.

       Кушымта:

                                                            (2002 ел)

ЯШЬ ТУРИСТЛАР ҖЫРЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Туган ил буйлап сәфәргә

Чыктык без бергә.

Бар табигать шундый ямьле,

Якын күңелгә.

       Кушымта:

       Без – яшь туристлар,

       Аерылмас дуслар.

       Юлдаш безгә якты кояш

       Һәм сайрар кошлар.

Бөтен тирә-яктан күпме

Дуслар җыелган.

Җыр-биюләр тынмый һич тә

Кичләр буена.

       Кушымта:

Ярышларда зур җиңүләр

Өмет итәбез.

Тагын яңа очрашуны

Сагынып көтәрбез.

       Кушымта:

                                                     (2003 ел)

БЕЗНЕҢ КЛАСС – ТАТУ ГАИЛӘ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Мәктәп бакча түгел икән,

Тәртипләр бүтән бераз.

Шуңа күрәме мәктәптә

Безгә өр-яңа караш.

     Кушымта:

     Ничек охшап туганбыз,

     Әйтерсең бертуган без.

     Җидебез дә бик уңган без,

     Җырларга да оста без,

     Биергә дә оста без.

Әгәр, ничәү сез? дисәгез,

Классыбызда җидәү без.

Аерылмас дуслар булып,

Тату булып үсәбез.

     Кушымта:

Уйныйбыз да, көләбез дә,

Хыялга да бик бай без.

Газиз туган илебезгә

Алмаш булып үсәбез.

     Кушымта:

                                                         (2003 ел)

УРМАН ЮЛЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Урман юлы куе үлән,

Һәр ягы карамалы.

Күзләреңне бер тутырып,

Өздереп карама әле.

Күңелемнең нык ярсыган,

Моңга сусаган мәле,

Сагышларымны таратып

Бер җырлап алам әле.

Урман юлында таныштык,

Җәйнең аяз таңында.

Сагышларым да тарала

Син булганда янымда.

Язмыш җиле араларга

Һич үтеп кермәсен лә,

Талгын гына чайкалыйк без

Гомерләр көймәсендә.

Урман юлы безгә юлдаш,

Гомерлек маяк булсын.

Күңелләр мәңге сүрелмәс

Назлы хис белән тулсын.

Бар җиһанны кабатланмас

Мәхәббәт белән урыйк.

Алдагы гомер юлларын

Җаным, гел бергә узыйк.

                                                                (2004 ел)

 САУ БУЛ, МӘКТӘП

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Сау булыгыз инде сыйныфташлар,

Сау бул инде, туган мәктәбем.

Күңелләрдә кала якты истәлекләр,

Мин гел шулар белән яшәрмен.

Күпме юллар көтә безне алда,

Күпме үрләр әле яулыйсы.

Балачакның алтын кебек мизгелләрен

Узып киткәч кенә аңлыйсың.

Рәхмәтебез бүген чиксез сезгә

Мәрхәмәтле укытучылар.

Безне олы юлга дәшкән соңгы кыңгырау

Йөрәкләрдә әле мең чыңлар.

                                                  (2004 ел)

БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Безнең күңел нигә моңлы икән,

Моң чишмәсе белән тулганмы?

Бүгенгедән үткәннәргә карап,

Сагынамы әллә узганны?

Безнең күңел нигә назлы икән,

Сөю утларында янганмы?

Мәңге бергә булу теләкләре

Йөрәкләрне биләп алганмы?

Безнең күңел нигә җирси икән,

Туган нигез әллә тартамы?

Без кайтасы юлдан моңсу гына

Җилләр кагып уза капканы.

(28 нче гыйнвар 2005 ел)

ЯРАЛЫ ЙӨРӘК

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Бергә булу насыйп булмагандыр, –

Арабызда дәрья сулары.

Һичбер нәрсә баса алмас кебек

Йөрәкләрнең әрнеп-ярсуларын.

Тормыш булгач, була төрле чагы:

Кайгы-сагыш, шатлык янәшә.

Яшьлек хисләреңне тапламыйча,

Гомерең буе, иркәм, син яшә.

Үткәннәрне сагынып ярсымасын

Яралардан сызган йөрәгең.

Ак бәхетләр, якты тормыш кына

Сиңа булган барлык теләгем.

                                               (2006 ел)

ТУГАН ЯГЫМ – БИЕКТАУ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Ераклардан балкып яна
Биектауның утлары.
Сөйкемле, сылу кызлары,
Эшкә уңган уллары.

Кушымта:

Кайларга алып барса да
Юлларым урау-урау.
Һәрчак сине сагынып кайтам
Туган ягым Биектау.

Бер җир дә тиңләшә алмый
Туып-үскән төбәккә.
Челтерәп аккан чишмәләре
Шифа була йөрәккә.

Яшел хәтфә болыннарың
Рәхәтлек бирә җанга.
Иксез-чиксез урманнарың
Сузылган офыкларга.

(7 нче март, 2011 ел)

ЯЛГЫЗ АНА

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Яшьлек ялгышуы җанын телә
Берьялгызы калган ананың.
Язмыш кочагына ташлап китте
Бер гөнаһсыз сабый баланы.

Кушымта:

Ялгызлыктан җаны өшегәндә
Искә ала газиз баласын.
Үз куллары белән ятим итте
Бәгырь кошы — йөрәк парәсен.

Истән чыкмый һаман сабыеның
Моңсу гына баккан күзләре.
Кара төндә өзгәләнгән тавыш
Телә һаман ана үзәген.

Кушымта:

Үрсәләнеп күпме еласа да,
Үзгәрталмый ачы язмышын.
Ничек кенә күңеле талпынса да,
Төзәлми шул үткән ялгышы.

Кушымта:

(2011)

ҖИҢҮ ТАҢЫ 

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Кайгы-хәсрәт тулы яу ачысы
Телә һаман күпме бәгырьне.
Дүрт ел буе көткән Җиңү таңы
Һәркем өчен изге, кадерле.

Кушымта:

Һәр ел саен туар Җиңү таңы,

Киләчәккә өмет уятып.

Туган илебезнең зәңгәр күге
Тыныч булсын гына һәрвакыт.

Тәүге Җиңү көне әле дә истә,
Шатландырды бит ул барысын.
Һәрбер йөрәк кабатлады гүя –
Мондый сугыш бүтән булмасын.

Кушымта:

Еллар аша моңсу хатирәдәй,
Искә төшә сугыш еллары.
Туган илгә җину алып кайткан
Курку белмәс ул һәм кызлары.

Кушымта:

(9 май, 2011 ел)

МӘҢГЕЛЕК ДАН СИҢА, БАТЫР СОЛДАТ

Ватаныбызны саклап, сугыш кырларында ятып калган барлык солдатларның, шул исәптән абыебыз Зиннәт Гобәйдуллинның да якты истәлегенә багышлана.

Һәр яз саен өзелеп көттем сине,
Күзем алмый киткән эзеңнән.
Күңелемдә сүнмәс өмет иде
Көт, кайтырмын, дигән сүзеңнән.

Кабат очрашуны уйлый-уйлый,
Еллар арты еллар үттеләр.
Яшь чагында безне кавыштырган
Каеннар да сагынып көттеләр.

Кайтмадың син, яуда ятып калдың,
Саклаганда газиз Ватанны.
Курку белмәс ярсу йөрәгеңнән
Туган җиргә кайнар кан тамды.

Мәңгелек дан сиңа, батыр солдат,
Якты исемең халкың күңелендә.
Һәрчак шулай якты балкыр кояш
Туган илнең тыныч күгендә.

(10 нчы июль, 2011 ел)

ЯШЬЛЕГЕМНЕҢ СҮНМӘС ЯЛКЫНЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Үткәннәргә кайтам еллар аша,

Күңелемдә хисләр ташкыны.
Чәчләр чаларса да, йөрәгемдә
Яшьлегемнең сүнмәс ялкыны.

Кушымта:

Күпме еллар инде үтелсә дә,
Һич сүрелми йөрәк ялкыны.
Кайттым гүя гүзәл яшьлегемә
Очар кошлар кебек талпынып.

Яшьлектәге тәүге саф хисләрне
Хәтеремдә кабат яңартам.
Матурлыкны тоя белгәнгәме,
Мин тормышны өзелеп яратам.

Кушымта:

Мәңге сүнмәс яшьлек хыяллары
Яшәр өчен бетмәс көч бирсен.
Парлы үтсен һәркем гомерләрне,
Юлларыбыз гөлгә күмелсен.

Кушымта:

(21 нче октябрь, 2011 ел)

ЯКТЫ МОҢ

Халкыбызның сайрар сандугачы, кабатланмас моң иясе, сөекле җырчысы һәм композиторы Сара апа Садыйкованың якты истәлегенә багышлана.

Халкың моңы синең йөрәгеңнән
Саф чишмә суыдай ургыла.
Җәйге таңда синең җырларыңа
Сандугачлар килеп кушыла.

Якты моңың таныш һәркемгә дә,
Бирешми ул салкын көзләргә.
Илһам бирә боек күңелләргә,
Дәрт чаткысы кабыза күзләрдә.

Киртә була алмый моңнарыңа
Кырыс җилләр, хәтта көчле давыл.
Яралы җан кебек моңсу да ул,
Идел суы кебек ярсу да ул.

Мәңге яшәр җырың күңелләрдә,
Гүзәл яшьлек хатирәсе булып.
Тынгы белмәс йөрәгеңдәй ярсып,
Агар Идел ярларыннан тулып.

(1 нче ноябрь, 2011 ел)

АЛДА ӘЛЕ ЯКТЫ ТАҢНАР БАР

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Язлар җитсә, күңелем канатлана,
Ашкынамын туган якларга.
Тәүге ояларын сагынып кайта
Ераклардан сайрар кошлар да.

Кушымта:
Гомер үтә диеп моңсуланмыйк,
Алда әле якты таңнар бар.
Күңелләрне назлап иркәләрлек
Өмет тулы ямьле язлар бар!

Җәйләр җитсә, бигрәк сагындыра
Яшел хәтфә болын-тугайлар.
Печән исе катыш челләләре,
Җиләккә бай ямьле аланнар.

Кушымта:

Көзләр җитсә, озатып карап калам
Моңсу гына очкан кошларны.
Күңел ияләнгәч, бигрәк авыр
Ташлап китү туган якларны.

Кушымта:

Кышлар җитсә, сокланып туялмыйм
Талгын гына яуган карларга.
Ак мамыктай энҗе бөртекләре
Сафлык булып иңә җаннарга.

(11 нче апрель, 2012 ел)

ЯШЬЛЕК ХИСЛӘРЕ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Яшьлектәге хисләр,
Ямьле айлы кичләр
Саклана гел йөрәк түрендә.
Онытылмас назлары,
Сүнмәс хыяллары
Челтер чишмә булып түгелә.

Һәр яз килгән саен
Ямансулый каен,
Яшьлек таңын өзелеп сагына.
Безнең күрешүнең,
Вәгъдә бирешүнең
Тәүге шаһиты бит ул гына.

Күпме еллар үткәч,
Гомер көзе җиткәч,
Ашкынабыз шул яшь чакларга.
Хисләрнең сафлыгын,
Күңелнең аклыгын
Насыйп булсын мәңге сакларга.

(2012)

ЯШЬЛЕК ЯРЫМ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Урманнарга барам берьялгызым,
Искә алам яшьлек чагымны.
Җиләкле аланда тәүге тапкыр
Вәгъдәләшкән сөйгән ярымны.

Болыннарда йөрим ямансулап,
Икәү бергә узган юл буйлап.
Йөрәгемнән моңнар тулып ташый
Яшьлек ярым, сине гел уйлап.

Салкын чишмәләрнең суын эчәм,
Басылмасмы йөрәк ялкыны.
Яшьлек ярым мәңге күңелемдә,
Яшим һаман аны сагынып.

(2012)

ЯЗ СУЛЫШЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Яз килүен сизәм күңелем белән,
Нинди рәхәт иртән һавасы.
Кошлар җыры яңгырый һәр тарафта,
Яшәү ямен тоя барысы.

Еллар үткән саен яз да үзгә,
Өмет кенә һаман өзелми.
Көтә безне күпме якты таңнар,
Узган гомер генә сизелми.

Үткәннәрен барлый һәрбер кеше,
Гомер көзе якынлашкан мәлдә.
Яшьлек язы гына һич онытылмый,
Ядкарь булып яши күңелләрдә.

(22 февраль, 2013 ел)

ТУГАН ЯКНЫ САГЫНУ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Туган якка кайтып киләм әле
Яшьлек эзе буйлап уйланып.
Газиз әнкәм юлдан күзен алмый
Көтә сыман һаман моңаеп.

Күптән онытылган сукмаклардан
Балачагым гүя чыгар күк.
Минем хисләремне аңлагандай,
Моңсу җырын суза бер кәккүк.

Ямьле язлар инде артта калды
Ярсып акты күпме сулар да.
Әнкәм назы бер дә онытылмый,
Сагындыра ерак юлларда.

(25 нче май, 2015)

ЯШЬЛЕК ТАҢЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Урманнарга керсәм, хәйран калам,
Сокланамын кошлар тавышына.
Тәүге яшьлек язындагы сыман
Син чыгарсың кебек каршыма.

Яшьлек язы аккан сулар кебек
Калды инде ерак елларда.
Хәтердә тик якты истәлекләр,
Җыры калды сагынып җырларга.

Еллар узган саен күңел тарта
Үткәндәге шул яшь чакларга.
Гомеребезнең якты таңы булып,
Күңелләрдә мәңге саклана.

(8 нче июнь, 2015 ел)

ЯШЬЛЕГЕМ СУКМАКЛАРЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Еллар узган саен һаман
Үткәннәр сагындыра.
Яшьлегебез шул елларның
Иң матур чагы гына.

Кушымта:

Кая барсам да, исемдә
Яшьлегем сукмаклары.
Гомеремнең иң күңелле,
Иң бәхетле чаклары.

Гүзәл яшьлек аккан судай
Үтә дә китә икән.
Яшьлектәге истәлекләр
Гомергә җитә икән.

Ямьле язлар үтсәләр дә,
Көзләре алда әле.
Йөрәк һаман унсигездә,
Гомернең матур мәле.

(20 нче Февраль, 2016)

ЯШЬЛЕК ЭЗЛӘРЕ

Илгиз Субаев көе,
Марат Гобәйдуллин сүзләре

Инде еракларда калды
Яшьлек эзләре.
Гомеремнең юлларыннан
Сине эзләрмен.

Кушымта:
Истә һаман дуслар белән
Яккан учаклар.
Күпме генә сагынсаң да,
Кайтмый яшь чаклар.

Күңелләрдә хис давылы
Тынмаган әле.
Яшьлекне өзелеп сагынган
Моңсу бер мәлем.

Йөрәктә сөю ялкыны
Сүнмәгән әле.
Бәхеттә-шатлыкта узсын
Гомер көзләре.

(2017)

ЗАМАНА ГЫЙБРӘТЛӘРЕ

Пенсияләр артып тора,
Калынаймый кесәләр.
Бик шәп калынаер иде
Бер илле мең бирсәләр.

Алай итеп булмады,
Болай итеп булмады.
Күпме генә эшләсәк тә,
Баеп китеп булмады.

Иртән торып, тышка чыксам,
Ике әтәч сугыша.
Олигарх һәм түрәләр
Байлык җыеп узыша.

Телевизорны кабызсаң,
Ток-шоулар канал саен.
Бик белдекле әфәнделәр
Талаша табып җаен.

Радионы тыңлыйм дисәң,
Нервың нык булу кирәк.
Җыен шырдый-бырдый гына,
Рәтле җырлар бик сирәк.

Гәҗит-журналга язылабыз,
Акчаны кырып-себереп.
Бәяләр бик тешли хәзер,
Бер дә булмый җиткереп.

Кибеткә дип барган идем,
Бәяләр арткан тагын.
Халыкның эш хакы җитми
Туйдырырга тамагын.

Яшь гаиләләр бала тапмый,
Чөнки җитми акчасы.
Акчасы булганнары да
Таба алмый бакчасын.

Мәктәптә дә балаларның
Котын алып торалар.
Мәҗбүри ЕГЭ бирдереп,
Башларын катыралар.

Санкция дия-дия,
Бәгырьләрне теләләр.
Чит илгә дә бара алмый
Хәзер безнең түрәләр.

Эшләгән акча җитмәгәч,
Кредитка батты халык.
Бирәчәген уйламыйча,
Бар теләгәнен алып.

Авырлыклар узар-китәр,
Безнең өчен ни алар.
Балалар сау булып үссен,
Имин булсын дөньялар.

(21 нче апрель, 2018 ел)

ЯҢА ЕЛ ВАЛЬСЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Көтеп алган бүләк булып,
Бәйрәм килә Җиргә ел да.
Күңелләрдә шатлык тулы,
Яңгырый дәртле җырлар.

Кушымта:
Бәхет, куанычлар гына
Алып килсен Яңа еллар.
Имин булсын, озын булсын
Алдагы барыр юллар.

Яңа елның ап-ак кары
Бар дөньяны сафландырсын.
Йөрәкләргә өмет салып,
Һәркемне шатландырсын.

Кушымта:

Бәхетле, мул булсын тормыш
Газиз туган илебездә.
Шөкер итеп, сөенеп яшик
Һәр яңа көнебезгә.

Кушымта:

(26 нчы декабрь, 2018 ел)

ТУГАН ҖИР УЛ БЕР ГЕНӘ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Сокланамын урманга,
Болыннарга, кырларга.
Нинди генә кош юк анда,
Була барсын тыңларга.

Сандугачы-былбылы,
Тургае, сыерчыгы.
Яңгырый иркен урманда
Моңнарның иң-иң чыны.

Челтери йөгерек чишмә,
Суына балчык ишмә.
Юлчыларның эчәр суы
Бетмәсен иде һич тә.

Аланы тулы җиләк,
Тизрәк җыярга кирәк.
Әкияткә тиң мондый җирләр
Якын-тирәдә сирәк.

Туган як урманнары,
Хәтфәдәй болыннары.
Яңгырый иркен кырларда
Данлы хезмәт җырлары.

Туган җир ул бер генә,
Кадерләрен бел генә.
Хөр күңелле, бәхет тулы
Безнең туган ил генә.

(13 апрель, 2019 ел)

ГОМЕР ЮЛЫНДА

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Гомер юлларыннан балачакны эзлим,
Күңелемдә һаман бала мин.
Балачактан бәхетлерәк мәлне
Эзләсәм дә, никтер, табалмыйм.

Гомер юлларыннан яшьлегемне эзлим,
Эзләсәм дә, никтер, табалмыйм.
Тик шулай да ышанычны өзмим,
Өмет белән яшим һаман мин.

Гомер юлларыннан сабыр гына,
Салмак кына атлап барам мин.
Газиз туган илдән кадерлерәк
Бер җирне дә бүтән табалмыйм.

(15 апрель, 2019 ел)

ЯЗГЫ ХИСЛӘР

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Күңелләрнең кышкы салкыннарын
Эретерлек ямьле яз килде.
Яшьлегемнең борма юлларында
Көтмәгәндә таптым мин сине.

Кушымта:
Язгы күкрәү, ташкын хисләр булып,
Килде безгә тәүге мәхәббәт.
Кабатланмас мондый бәхет өчен
И, Ходаем, сиңа мең рәхмәт.

Артта калды кышның бураннары,
Күңелләрдә сөю-наз гына.
Көтә безне яшьлек урамнары,
Очар коштай күңел талпына.

Кушымта:

Уртак хисләр, язгы ямьле кичләр,
Безнең сөю язда башлана.
Язмыш юлларында абынсам да,
Рәхмәтеңнән, Ходаем, ташлама.

Кушымта:

(17 нче апрель, 2019 ел)

МӘҖЛЕС ҖЫРЫ

Татар халык көе,

Марат Гобәйдуллин сүзләре

Хуш киләсез, дус-туганнар,
Урыныгыз булсын түрдән.
Бүләк-күчтәнәчләр — сездән,
Тәмле сый-хөрмәт бездән.

Тартынышып утырмагыз,
Барысын авыз итегез.
Сез дуслар җыелып килгәнне
Бик сагынып көттек без.

Гармуныңны уйна, дустым,
Моңланып алыйк әле.
Дус-туганнар җыелышкан,
Бер җырлап алыйк әле.

Бер тыпырдап биеп алыйк,
Дер селкенсен идәннәр.
Бик күңелле мәҗлесебез —
Җыен дуслар килгәннәр.

Гармун уйный, гармун тынмый
Шундый матур көйләргә.
Безнең болай утырулар
Калсын сагынып сөйләргә.

(26 нчы апрель, 2019 ел)

ТУГАН ЯГЫМ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Туган ягым урманнары
Болыннары, кырлары.
Йөрәгемә шифа була
Кошларыңның моңнары.

Кушымта:
Кая барсам, нишләсәм дә,
Гел истә туган ягым.
Яшел хәтфә чирәмеңнән
Атлаган сабый чагым.

Язларың да, көзләрең дә
Рәхәтлек бирә җанга.
Кышларың да, җәйләрең дә
Күңелне төрә назга.

Кушымта:

Челтерәп аккан чишмәләрең,
Елгаларың, күлләрең.
Гомеремдә синнән матур
Бер җирне дә күрмәдем.

Кушымта:

(12 нче май, 2019 ел)

АТЛАР ЧАБА БОЛЫНДА

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Томырылып атлар чаба,
Атлар чаба болында.
Кайсы егет җиңү яулар
Быел сабан туенда?

Кушымта:
Яшь йөрәге талпына,
Еракларга ашкына.
Җилдәй җитез егет күңеле —
Иярләнгән ат кына.

Милли көрәш, ат чабышы
Сабантуйның бизәге.
Тугры дусты аты өчен
Өзелә егет үзәге.

Кушымта:

Беренче килгән егетне
Көтә кызлар бүләге.
Кайсы кызны бәхетле итәр
Тынгы белмәс йөрәге?

Кушымта:

(12 нче май, 2019 ел)

ЯЗНЫ САГЫНУ
(ЯЗГЫ РОМАНС)

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Кабат килде язлар,
Күңелләрдә назлар,
Коштай очам гүя талпынып.
Күпме еллар үткән,
Һич сүрелми икән
Йөрәктәге сөю ялкыны.

Истә әле һаман
Еракларда калган
Бәхет тулы тәүге языбыз.
Еллар узган саен,
Сагынам яшьлек таңын,
Онытылмый сөю-назыбыз.

Гомерләрнең язы
Инде күптән узды,
Озакламас моңсу көзләре.
Яшьлек елларыннан,
Гомер юлларыннан
Бары сине генә эзләрмен.

(10 нчы июнь, 2019 ел)

УЙНА, “АГЫМСУ”

Миләүшә Әхмәдуллина сүзләре,
Марат Гобәйдуллин көе

Әлеге җыр Кукмара районы Күкшел авылының “Агымсу” ансамбле гармунчы егетләренә багышлана.

Авылымның гүзәл табигате:
Хәтфә болыннары, таулары.
Уйсулыклар, җиләк аланнары,
Чишмә, инешләре, таллары.

Кушымта:
Сандугачлар җыры белән назлап,
Кояш сибә иркә нурларын.
Агымсулар моңын көйгә салып,
Үстерәсең газиз улларың.

Үтәме соң сабан җыеннарың
Тальян гармуннарсыз берчакта.
Кичке эңгер шәфәкъ төсен сибә,
Алып бар галәмен кочакка.

Назлы да син, газиз авылкаем,
Җылың җитә һәрбер балаңа.
Елтыр төймәләргә баса — баса,
Серен чишә ирләр баянда.

Урмнарны иңләп моң агыла,
Агымсуга кушып хисләрен.
Уйна гармун, урам көйләренә,
Сагындырып дәшсен күңелләрне
Онытылмас җәйге кичләрең.

(25 нче июль, 2019 ел)

ЯШЬЛЕК КАДЕРЕ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Кабатланмас гүзәл яшьлек
Матур мәле гомернең.
Яратыр кешең булганда
Яшәүләре күңелле.

Кушымта:
Яшьлек килә бер генә,
Кадерләрен бел генә.
Яшь вакытта уйна да көл,
Һәр мизгелнең кадерен бел,
Яшьлек үтә тиз генә.

Яшьлекнең дәртле җырыннан
Күтәрелә күңелләр.
Йөрәк тулы назлы хисләр
Чишмә булып түгелә.

Кушымта:

Яшьлек матур чәчкә кебек,
Бик тиз сула, боега.
Мәхәббәт кенә сүрелми,
Җитә гомер буена.

Кушымта:

(1 нче август, 2019 ел)

ТУГАН ҖИР

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Туган авыл, газиз туган нигез
Һәркем өчен изге, кадерле.
Читтә түгел, бары туган илдә
Була икән кеше кадере.

Күпме юллар аша үтә кеше
Бәхет эзләп гомер буена.
Тәүге аваз салган туган җире
Чыкмый һич тә аның уеннан.

Зур хыяллар белән янып-көеп,
Якты киләчәккә ышанып,
Туган нигез, туган җирдән генә
Яши кеше бетмәс көч алып.

Еллар аша хатирәләр барлап,
Кайта һәркем туган төбәккә.
Саф һавасы, челтер чишмәләре
Шифа була талган йөрәккә.

(13 нче август, 2019 ел)

ЯШЬЛЕК КАЙТАВАЗЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Язгы сулар кебек аккан гомер
Күңелләргә бетмәс моң сала.
Онытылмас яшьлек хатирәсе
Күңелләрдә кабат яңара.

Кушымта:
Язларымда һаман сине уйлыйм,
Көзләремдә сине сагынам.
Гүзәл яшьлек кайтавазы булып
Җырың яңгырый минем җанымда.

Истә әле яшьлекнең гөлләре
Шау чәчәккә күмелгән мәлләр.
Уртак иде безнең уй-хыяллар,
Бергә тибә иде йөрәкләр.

Кушымта:

Үткәннәргә илтер юллар булса,
Кайтыр идем йөгереп яшьлеккә.
Көтмәгәндә янә очрар идең,
Сүнмәс өмет салып күңелгә.

Кушымта:

(22 нче август, 2019 ел)

АККОШЛАР КИТКӘНДӘ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Аккошлар, аккошлар, китәсез дә мени
Ятим калдырып туып үскән илләрне.
Ник очасыз инде ерак-ерак тарафларга
Сау булыгыз газиз туган җирләр дип.

Аккошлар, аккошлар, китәсез дә мени
Бер күрмәгән, сезгә чит-ят төбәккә.
Оныталмас әле сезне төнбоеклы якты күл дә,
Һич төзәлмәс яра салыр йөрәккә.

Аккошлар, аккошлар, китәсез дә мени,
Моңсуланып калырлар бит бу җирләр.
Сезне сагынышып озак җырлашырлар әле
Киң кырларда үскән алтын игеннәр.

Аккошлар, аккошлар, китәсез дә мени,
Бигрәк озак әле ямьле язга да.
Күңелле җырлашып кайтыгыз сез бергә
Туган җиргә язлар килгәч яңадан.

(8 нче сентябрь, 2019 ел)

БӘХЕТ
(БЕР ҖЫЛЫ СҮЗ)

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Бәхет өчен бик күп кирәк түгел,
Бер җылы сүз җитә кешегә.
Авыр сүздән кала моңсуланып,
Йөрәк әрни, күңел күшегә.

Кеше җиргә бәхет өчен туа,
Ике килми беркем гомере.
Кайчак җитә тик бер җылы караш
Юатырга моңсу күңелне.

Зур хыяллар, якты өмет белән
Көтә һәркем таңнар атуын.
Назлы сүзләр, җылы карашлардан
Аңлап була ихлас яратуны.

Җылы сүзләр таба алсаң әгәр
Моңсуланган һәрбер җанга да.
Күңел күге гүя яктырып китә,
Яшәү рәхәт матур дөньяда.

(13 нче сентябрь, 2019 ел)

ТУГАН КӨН ҖЫРЫ

Илгиз Субаев көе,
Марат Гобәйдуллин сүзләре

Күңелләргә шатлык өстәп
Туган көн килә.
Олы бәйрәм куанычы
Тула һәр өйгә.

Кушымта:
Җырлыйк, биик, шатланышыйк
Дуслар без бергә.
Туган көн бәйрәме була
Елга бер генә.

Мул табынга җыелышкан
Дуслар, туганнар.
Һәр кешенең күңелендә
Әйтер сүзе бар.

Кушымта:

Бәхет кенә алып килсен
Һәрбер туган көн.
Алда көтсен бар кешене
Яңа туар көн.

Кушымта:

(1 нче декабрь, 2019 ел)

ГАРМУН МОҢЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Гармуныңны уйныйсың да,
Урамнарны буйлыйсың.
Күңелең тулы моң гына,
Кем турында уйлыйсың.

Кушымта:
Уйнат, дустым, гармуныңны
Безнең авыл көенә.
Синең моңлы уйнавыңа
Күңелләрем сөенә.

Яшьлек хатирәсе булып,
Чыңлый гармун тавышы.
Шул гармун моңы яңарта
Йөрәгемнең сагышын.

Кушымта:

Кушылып гармун тавышына,
Җырласын безнең яшьләр.
Гармун моңнары булганда
Авыллар мәңге яшәр.

Гармун моңнары булганда,

Халкыбыз мәңге яшәр.

Кушымта:

(1 нче декабрь, 2019 ел)

ҖЫРДА БУЛМЫЙ АЛДАШЫП

Фирүзә Җамалетдинова сүзләре,
Марат Гобәйдуллин көе

Кошлар да юлчы дөньяда,
Кошның да үз язмышы.
Юллар җырлы, җырлар — моңлы,
Җырда булмый ялгышып.

Кушымта:
Кошларның да, кешенең дә
Моңы калмый адашып.
Җаны булып җыры кайта,
Җырда булмый алдашып!

Туган ил бар, туган җир бар,
Шатлыклы яз — җырларда.
Кош өчен дә, кеше өчен дә
Бәхет, моң — иле барда!

Кушымта:

Үз илендә кош та түрдә,
Җырлап җайлый үз җаен.
Үз илендә кошларны да
Көтәләр һәр яз саен.

Кушымта:

(8 нче гыйнвар, 2020 ел)

САНДУГАЧ

Әхмәт Исхак сүзләре,
Марат Гобәйдуллин көе

Тау астында, куаклыкта,
Кояш батып, кич булгач,
Яңгыратып тирә-якка,
Өзелеп сайрый сандугач.

Кушымта:
Сандугачкай, асыл кошкай,
Ник моңаясың шулай?
Аһ, йөрәгем, бер дә юкка
Ник сызланасың болай?

Сандугачкай сайраганда
Канат кагына микән?
Минем кебек, әллә ул да
Ярын сагына микән?

Кушымта:

Сандугачкай, сайравыңнан
Туктарсыңмы таң аткач?
Аһ, йөрәгем, сызлавыңнан
Туктарсыңмы, ул кайткач?..

Кушымта:

(06 нчы февраль, 2020 ел)

ТУГАН ЯК ТУРГАЕ

Марсель Галиев сүзләре,
Марат Гобәйдуллин көе

Ак болытлар ага,
Сулар ярга кага,
Тирбәлә җәй туган ягымда.
Тауларына менсәм,
Җылы җилләр исә,
Киң офыклар сыя җаныма.

Ак болыттай үтә,
Кабатланмый китә,
Бу дөньяның якты һәр көне.
Имин еллар төсен,
Биек алып менсен,
Учакларның зәңгәр төтене.

Бәхет тәмен беләм,
Туган җирдә генә
Иген кырларына күмеләм.
Монда гомер юлым,
Монда туган моңым,
Тургай булып сайрый күңелем.

(20 нче февраль, 2020 ел)

МОҢЛЫ ГАРМУН

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Кичке авыл урамында
Гармун моңы яңгырый.
Яшь егетнең гармунына
Кызлар кушылып җырлый.

Кушымта:
Әй, гармун, моңлы гармун,
Талдыра беләкләрне.
Өздерә ул үзәкләрне,
Яндыра йөрәкләрне.

Уйна егет, туктама син,
Гармуның җырлап торсын.
Яшь кызларның күңелләре
Мәхәббәт белән тулсын.

Кушымта:

Борынгыдан килгән бу моң
Беркайчан өзелмәсен.
Моңнар түгелсә, түгелсен,
Тик яшьләр түгелмәсен.

Кушымта:

(30 нчы апрель, 2020 ел)

ПАР КАЕН

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Пар каеннар урман юлында
Озатып кала һәрбер юлчыны.
Кем өчендер юллар әле кыска,
Кемнәрнедер көтә озыны.

Кушымта:
Парлы тормыш язсын һәркемгә дә,
Ялгызлыктан Ходай сакласын.
Парлы гомер үзе бәхет бит ул,
Һәрбер йөрәк шуны аңласын.

Пар каеннар шаулый язлар җиткәч,
Ямьләндереп якты дөньяны.
Бергә-бергә гомер кичергәндә
Сизелми дә вакыт узганы.

Кушымта:

Җил-давыллар шактый сынаса да,
Бер берсенә терәк пар каен.
Бар дөньяга аклык, сафлык биреп,
Яшәрәләр алар яз саен.

Кушымта:

(21 нче май, 2020 ел)

ЯШЬЛЕГЕМ ҖЫРЛАРЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Исә җилләр, ага сулар,
Уза гомер тын гына.
Яшьлегем еракта калды,
Күңел тулы моң гына.

Кушымта:
Тынмый күңел, гел сагына
Ямьле яшьлек елларын.
Гомеремнең буйларына
Сине сагынып җырлармын.

Әй, яшьлегем, яшьлегем лә,
Узганың да тоймадым.
Яшь чагымда илһамланып
Күпме җырлар җырладым.

Кушымта:

Яшьлектәге моңлы җырлар
Истәлек булып калды.
Иң якты хатирә сыман
Күңелдә урын алды.

Кушымта:

(21 нче июнь, 2020 ел)

ЮЛЛАР

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Туры тот рулеңне, шофер,
Алда юллар озын әле.
Юлларың озын булса да,
Туктап калганың юк әле.

Кушымта:
Әй, машина, машина,
Һаман алга ашыга.
Күпме юлчыларны кавыштыра
Зур юлларда машина.

Юллар һаман алга дәшә,
Шоферның күзе юлда.
Имин була күрсен юллар,
Тик бәхет көтсен алда.

Кушымта:

Юл йөрүләр җиңел түгел,
Сабырлык бик тә кирәк.
Имин йөрегез юлларда,
Бездән иң изге теләк.

Кушымта:

(21 нче июнь, 2020 ел)

ОНЫТЫЛМАС ЯШЬЛЕК ЕЛЛАРЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Талгын гына үтә айлар, еллар
Сүтә-сүтә гомер йомгагын.
Гомер узган саен искә төшә
Онытылмас яшьлек еллары.

Кушымта:
Ничек кенә күңел талпынса да,
Кайтып булмый шул яшь чакларга.
Яшьлектәге керсез саф хисләрне
Насыйп булсын мәңге сакларга.

Язгы күкрәү сыман яшьлек таңы
Ни арада шулай үткән дә.
Тәүге яшьлек сукмаклары буйлап
Хыялымда кайтам үткәнгә.

Кушымта:

Ямьле яшьлек кайтавазы булып,
Җырлар туа һаман күңелдә.
Мәңге шиңмәс гүзәл чәчкә кебек
Саклана ул йөрәк түрендә.

Кушымта:

(21 нче август, 2020 ел)

ТӘҮГЕ ЯШЬЛЕК АЛАНЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Сагындырып искә төшә
Җиләкле аланнары.
Яшел хәтфә болыннары,
Миләш һәм баланнары.

Кушымта:
Бер кайтасы иде кабат
Шул яшьлек аланына.
Туган якны өзелеп сагына
Иң газиз балаң гына.

Челтерәп аккан чишмәнең
Суларын эчсәң иде.
Яшел хәтфә үләненнән
Йөгереп үтсәң иде.

Кушымта:

Туган җирдән кадерлерәк
Бүтән кай җир бар тагын.
Сиңа атап җырлар җырлыйм
Сагынып яшьлек таңын.

Кушымта:

(3 нче сентябрь, 2020 ел)

ӨМЕТ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Гомерләр катлаулы,
Була төрле чагы.
Кайчак моңсу мәле,
Куаныч, шатлыгы.

Кушымта:
Бик авыр булса да,
Өметең өзмә син.
Яшәү көчең синең
Беркайчан сүнмәсен.

Бәхетле мизгелләр
Гел булып тормый ул.
Язмышта язылган
Һич эзсез узмый ул.

Кушымта:

Көн арты көн туа,
Гомер шулай уза.
Рәхмәтле булыйк без
Бу насыйп язмышка.

Кушымта:

(6 нчы ноябрь, 2020 ел)

ӘНКӘЕМ ГӨЛЛӘРЕ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Гомеремнең зур юллары
Еракка илттеләр.
Сине уйлап, сине сагынып
Көнннәрем үттеләр.

Кушымта:
Туган яктан еракларда
Узганда көннәрем
Исләремә төшә һаман
Әнкәем гөлләре.

Син үстергән ул гөлләрдә
Күңелең җылысы.
Бары синдә генә, әнкәй,
Йөрәкнең олысы.

Кушымта:

Матурлыкка бигрәк гашыйк
Синең саф күңелең.
Бәхет-шатлык белән үтсен
Алдагы гомерең.

Кушымта:

(11 нче декабрь, 2020 ел)

ГАРМУН МОҢНАРЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Гармун моңнары яңгырый
Кичен чишмә буенда.
Бер яшь егет гармун уйный,
Кемнәр икән уенда.

Кушымта:
Әй, егет, гармуныңның
Алтын-көмеш телләре.
Шул моңлы гармун көйләре
Күтәрә күңелләрне.

Гармуныңны уйна, дустым,
Кулларың ла талмасын.
Яшь вакытта җырлыйк, биик,
Үкенечкә калмасын.

Кушымта:

Гармун моңнары тынмасын,
Тусын яңа җырлар да.
Насыйп булсын безгә тагын
Моңлы җырлар җырларга.

Кушымта:

(16 нчы октябрь, 2021 ел)

ЯЗ КИЛӘ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Кабат килә ямьле язлар,
Күңелләрне сөеп-назлап,
Якты кояш сибә нурларын.
Безнең өметләрне аклап,
Кошлар кайта туган якка,
Яңгыратып шатлык җырларын.

Яз шатлыгы һәр тарафта,
Нинди матур туган якта,
Өмет белән тулы күңелләр.
Яшь йөрәктә хисләр ташый,
Һәркем яңа тормыш башлый,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.

Язлар бәхет алып килсен,
Бар дөньяны ямьгә төрсен,
Шатлык тулы булсын күңелләр.
Дөнья якты нурга тулсын,
Ямьле кояш балкып торсын,
Туган илнең тыныч күгендә.

(22 нче март, 2022 ел)

ДУСЛАРГА

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Урманнарга барсаң, дустым,
Адашма юлларыңны.
Искә ал бергә чакларны,
Тугры җан дусларыңны.

Кушымта:
Әй, шул гүзәл яшьлекнең
Иң бәхетле мәлләре.
Яшь йөрәккә дәва булган
Саф сулы чишмәләре.

Гүзәл яшьлек бер килә дә,
Ни ара уза икән.
Яшьлектәге истәлекләр
Мәңгегә кала икән.

Кушымта:

Гомер көзләре җитсә дә,
Картаймасын йөрәкләр.
Онытмыйк якын дусларны,
Бергә типсен йөрәкләр.

Кушымта:

(8 нче апрель, 2022 ел)

ТӨНБОЕК

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Төнбоеклы күл буенда
Бергә яккан учаклар.
Күпме генә сагынсаң да,
Кире кайтмый ул чаклар.

Кушымта:
Әй, төнбоек, төнбоек,
Күңелләр нигә боек.
Әйтче, әйтче, төнбоек,
Күңелләр нигә боек.

Гүзәл яшьлек үзәннәре,
Онытылмас гүзәлләре.
Бергә чаклар сагындыра,
Өздерә үзәкләрне.

Кушымта:

Эх, бер кайтып килсәң иде
Шул гүзәл яшь чакларга.
Яшьлек мәңге онытылмый,
Күңелләрдә саклана.

Кушымта:

(10 нчы апрель, 2022 ел)

ЯШЬЛЕК ЯЗЫ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Кабат килде язлар,
Йөрәк тулы назлар,
Өмет-хыял тулы күңелдә.
Язлар белән бергә
Якты хатирәдәй
Яшьлек кайтыр сыман бер мәлгә.

Яшьлекнең назлары,
Сүнмәс хыяллары
Сакланалар мәңге күңелдә.
Үткәннәрнең моңлы
Кайтавазы булып,
Яшьлек кайтыр сыман бер мәлгә.

Һәрбер яз да үзгә,
Кабатланмый бер дә,
Хисләр генә сүнми күңелдә.
Гомерләрнең мәңге
Сүнмәс җыры булып,
Яшьлек кайтыр сыман бер мәлгә.

(24 нче апрель, 2022 ел)

ДӘРТЛЕ БИЮЛӘР

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Дәртле биюгә чакыра
Тальян гармун моңнары.
Егетләре гармун уйный,
Кушылып бии кызлары.

Кушымта:
Әй, күңелле биюләр,
Яшьләр бергә бииләр.
Күпме генә биесәк тә,
Бер дә ардык, димиләр.

Урталарга син чыккансың,
Өздереп биеп җибәр.
Егетләре нинди дәртле,
Кызлары бигрәк чибәр.

Кушымта:

Дәртле бию көйләренә,
Күтәрелсен күңелләр.
Шулай бергә тату гына
Үтсен безнең гомерләр.

Кушымта:

(6 нчы май, 2022 ел)

ҮТКӘННӘН КАЙТАВАЗ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Йөртә безне язмыш төрле тарафларда,
Сирәк кайтыла туган якларга.
Яшьлек урамнары, сүнмәс хыяллары
Күңелләрдә мәңге саклана.

Кушымта:
Гомерләр үтсә дә, көзләре җитсә дә,
Йөрәктә тынмый гел бер аваз.
Ул ерак еллардан, ул туган яклардан,
Ул безнең яшьлектән кайтаваз.

Каршы ала һаман безне юл буенда
Шаулап үскән бөдрә каеннар.
Каеннарның шундый моңлы шаулавында
Туган якның үзгә моңы бар.

Кушымта:

Аермасын юллар безне туган яктан,
Ешрак кайтыйк туган төбәккә.
Салкын чишмәләре, сайрар кошлар моңы
Шифа булсын безнең йөрәккә.

Кушымта:

(17 нче май, 2022 ел)

МӘКТӘП ЕЛЛАРЫ

БУ ҖЫРЫМ БАРЛЫК УКЫТУЧЫЛАРЫМА,

БЕРГӘ БЕЛЕМ АЛГАН КЛАССТАШЛАРЫМА, КУРСТАШЛАРЫМА ҺӘМ УКУЧЫЛАРЫМА БАГЫШЛАНА.

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Балачак иленнән аерылабыз инде,
Безне алга дәшә гомер юллары.
Соңгы кыңгырау чыңлый никтер моңсу гына,
Сакланыр йөрәктә аның моңнары.

Кушымта:
Кайларга илтсә дә безне язмышлар,
Мәңге истә калыр мәктәп еллары.
Бергә белем алган дуслар, классташлар,
Ямьле балачакның шатлыклы җырлары.

Әле кайчан гына тәүге кабат атлап,
Килгән идек бергә белем иленә.
Күпме еллар үткән бер дә сизелмичә,
Алга дәшә юллар, күңел җилкенә.

Кушымта:

Ихлас рәхмәтебез бүген чиксез сезгә,
Тәрбия, белем биргән укытучылар.
Олы юлга дәшкән соңгы моңлы кыңгырау
Безнең күңелләрдә әле мең чыңлар.

Кушымта:

(25 нче май, 2022 ел)

КӨЗГЕ МОҢ

Марат Гобәйдуллин көе һәм сүзләре

Гомерләрнең язы ни арада үткән,
Чәчләргә чал салып, гомер көзе җиткән.
Яшьлек хыяллары, онытылмас назлары
Гомер диңгезендә гүя талмас җилкән.

Кушымта:
Яфрак коела җиргә сары юрган булып,
Йөрәк өзгәләнә мөлдерәмә тулып.
Узган гомерләрнең кайтавазы булып,
Талгын гына яшен коя моңсу болыт.

Яшьлектән килгән ул сүрелмәс хисләрдә
Сөю тулы, назлы онытылмас кичләр дә.
Парлы җаннар алар барыбер бәхетле,
Парсыз калганарга, әйтегез, нишләргә.

Кушымта:

Ялгыз җанның күңеле, әйтерсең, пыяла.
Ялгыш сүз, караштан ул бик тиз уала.
Ялгызлар тәрәздән ала алмый күзен,
Парын көткәннәргә, Ходаем, бир түзем.

Кушымта:

(8 нче октябрь, 2022 ел)