Исламова Гөләдия Фәрит кызы иҗаты
Энемә
Асыл кошны тоту гына түгел
Таҗ киерттең аңа син бүген
Канатларын сындырмыйча гына
Саклый да бел инде син энем
Канатың бер сынгач, ялганмый ул
Йөрәктә дә кала җәрәхәт
Тату тормыш, саулык, байлык белән,
Яшәүләре җирдә, әй, рәхәт.
Ә син, кошкай, үз ояңны сакла
Читләр анда кереп йөрмәсен
Ялган сүздән, яман күздән сезне
Ходай үзе генә сакласын!
Болытлар
Болытлар ага да ага
Кая агалар икән?
Болыт кебек ага еллар
Кая чабалар икән?
Сизелмичә уза гомер
Болытлар кебек ага
Болыт кебек елларның да
Эзләре генә кала
Шул эз буйлап бара-бара
Гомерләр узар инде…
Узган гомер җәл түгеллә
Калганы нишләр инде?
Язлар җиткәндә(Илгиз Субаев көе)
Ямьле язлар җитә башлады
Сулар агып китә башлады
Кышлар буе йоклаган бу күңел
Эзгәләнә, дулый башлады
Карлар эреп, сулар акканда
Җылы яктан кошлар кайтканда
Очрадың син минем юлымда
Ямьле, язгы таңнар атканда
Карлар эреп җирләр киптеләр
Үләннәре үсеп киттеләр
Кайткан кошлар кире киткәндә
Сине дә бит алып киттеләр
Ул кошлар бит кире кайтырлар
Ямьле матур язлар җиткәндә
Кичерә алмас сине бу күңел
Йөрәк синсез озак типкәнгә
Синнән башка еллар үткәнгә
Аккошлар
Аккошларның парлы булуына
Ышандым әле генә
Ике аккош йөзеп йөри күлдә
Бәхетлеләр алар-күренә
Әй аккошлар парлап йөзгән чакта
Чыланмасын сезнең канатлар
Сезнең кебек пар аккошлар булып
Язмышларны кемнәр кабатлар?
Әй аккошым быел ялгыз кайттың
Кая китте синең пар канат?
Аккошлар соң парлы микән диеп
Уйга батам инде мин кабат
Аккошкаем ялгыз, ул бик боек
Сагыш баскан аның күзләрен
Бер-берсе өчен алар өзгәләнеп
Аямыйлар икән үзләрен
Китә алсаң…
Шулай ташлап китәр булгач
Ник карадың күземә?
Шул карашың гомерлеккә
Калды минем хәтердә.
Шулай ташлап китәр булгач
Ник күңелемә кердең?
Көн дә саен өнемдә дә
Төшемдә дә син булдың
Шулай ташлап китәр булгач
Ник кочагыңа алдың?
Назлы карашларың белән
Ник йөрәккә ут салдың
Килмәдең
Килүеңне көттем көне буе
Кирәк түгел иде сүзләр дә
Кичерәсеңме диеп бер елмайсаң
Шул да җитә иде күңелгә
Үзем хаман ачу саклыйм әле
Яралы бит күңел әле дә
Тик шулай да килүеңне көтәм
Бик тә телим сине күрергә
Сагындым бит матур күзләреңне
Шаярулы усал сүзләреңне
Бик оялчан , кайчак йөзләреңне
Сагындыңмы дигән сүзләреңне
Ә син хаман күренмисең
Гафу да сорамыйсың
Минем алда гафу үтенүне
Кирәккә санамыйсың
Авыр икән
Аерылышу авыр була икән
Никтер килә елыйсы
“Сау бул” диеп әйтеп синең
Күзләреңә карыйсы
Аерылышу авыр була икән
Бик тә моңсу күңелгә
Өметләнеп карыйм әле
Тагын сине күрергә
Аерылышу авыр була икән
Өзгәләнә бит йөрәк
Синсез дә яшәп була бит
Сабырлык кына кирәк
