Маликова (Нигъмәтуллина) Рәхилә Габдулла кызы иҗаты
Ипи исе.
Кулыма алып ипи кискән саен
Бала чагым төшә исемә.
Бәрәңге игеп пешкән ипи тотып,
Газиз әнием керә төшемә.
Бәрәңге дә җәйгә хәтле җитми,
Яз җиткәнне өзелеп көтә идек.
Кузгалаклар үсеп чыгу белән,
Туклык дөньясына китә идек.
Какы, акбаш, аннан башкалары
Ашый идек күңел булганчы.
Тик аларны күпме ашасаң да,
Бетми иде ачлык тойгысы.
Табигатькә рәхмәт, шундый авыр чакта,
Йолып калды безне ачлыктан.
Авырмадык шөкер, әрсез булдык,
Зарланмадык ризык азлыктан.
Җәйгә чыккач, эшнең иң авыры –
Арба тартып үлән ташыйсы.
Шул вакытта өзелеп килә иде
Туйганчы бер ипи ашыйсы.
Ә бер көнне әни яңа арыштан
Он тарттырып кайтты күп итеп.
Сыйпап йөри әни капчыкларны,
Балаларны сөйгән күк итеп.
Мич тутырып әни ипи салды,
Яңа тарткан арыш оныннан.
Бу тәмле ипи алтын-көмешләрнең,
Кадерлерәк иде барыннан.
Тирә-юньгә тәмле ис таралды,
Кытыклады безнең борынны.
Әнидән дә бәхетлерәк кеше
Булмагандыр җирдә бу көнне.
«Шөкер, бу көнне дә күрдек», – диеп,
Чын күңелдән әни куанды.
Күзләреннән шатлык яше тамды,
Җылы ипине назлап кулга алды.
«Әйдә ашагыз, балалар, рәхәтләнеп!»
Турап куйды савыт тутырып.
Бәйрәм булды ул көн безнең өйдә
Ипи ашадык бергә утырып.
Ашап, дога кылгач, әйтте әни:
«Ипи кадерен белеп яшәгез,
Ипи кадерсезләү – зур гөнаһ ул,
Валчыгын да әрәм итмәгез».
Бала чакның шушы мизгелләре,
Бер дә чыкмый минем исемнән.
Бармы икән җирдә тәмлерәк ис
Яңа пешкән ипи исеннән.
Күзләр.
Күзләр дәрья, күзгә карап
Бик күп нәрсә белеп була.
Кемлеген дә, холкын-фигылен,
Акылын да белеп була.
Була шундый матур күзләр,
Гел үзенә тартып тора.
Ихтыярсыз күз саласың,
Эчтән генә яраттыра.
Була шундый салкын күзләр,
Салкын нурлар чәчеп тора.
Үзең сизми, берни күрми,
Читкә таба караттыра.
Була шундый хәтәр күзләр
Ышанычсыз уйнап тора.
Моның эче нинди диеп,
Курку катыш уйландыра.
Була шундый шаян күзләр
Эчкерсезлек сирпеп тора.
Күңеле саф һәм гөнаһсыз
Сабыйларча көлеп тора.
Бик акыллы күзләр була,
Карашына шатлык тула.
Бу күзләргә бер карауда
Ышаныч һәм өмет туа.
Була тагын күңел күзе.
Һәммәсен дә сизеп тора.
Күңел күзе сизгерләрнең
Гамәлләре изге була.
Маңгай һәм күңел күзеннән
Иманлы нурлар агылсын.
Кешеләрнең күңеленә
Баллы май булып ягылсын.
Кашкарыйлар.
Бакчаларда гөлләр шиңде инде,
Яфракларны җилләр очыра.
Кашкарыйлар гына төсен саклый,
Көз патшасы булып утыра.
Кашкарыйлар, гүзәл кашкарыйлар,
Кырауда да көлеп карыйлар.
Кашкарыйның горур чәчәкләрен
Көзге җилләр сыйпап тарыйлар.
Табигатьнең шушы мизгелләре
Карап туймас тиңсез манзара.
Чәчәкләргә карап, яшьлегеңне уйлап,
Күңелләргә көзге моң сара.
Игътибарсыз гына үтеп китмә,
Соңгы чәчәкләргә күзең сал.
Тормыш кыравына бирешмичә
Кашкарыйдай матур булып кал.
Кашкарыйлар, матур кашкарыйлар,
Кар яугач та көлеп карыйлар.
Кашкарыйның соңгы чәчәгенең
Салкын җилләр таҗын саныйлар.
Татар җыры.
Газиз халкым борынгыдан
Җыр җырларга яраткан.
Кайгы, сагыш килгән чакта
Җырлап күңел юаткан.
Татар җыры, татар җыры
Бигрәк якын күңелгә.
Исән-имин булган чакта
Халкым җырлар гомергә.
Җырлар сихри көчкә ия
Җаныңны сафландыра.
Күңелләргә канат куя
Яшәргә рухландыра.
Татар җыры, татар җыры
Һәркемгә дә якын син.
Бу тормышта көч бирүче
Сүнми торган ялкын син.
Җырлый берәү сузып-сузып
Туган ягын сагына.
Тирә-юньгә талгын гына
Сихри моңнар агыла.
Татар җыры, татар җыры
Яшен булып яшьнә син.
Газиз халкым җырлый-җырлый,
Тыныч, матур яшәсен.
Парлы сыерчык
Иртән торып чыгышыма
Ике сыерчык күрдем.
Парлы булуларын күреп,
Сөенеп сәлам бирдем.
Кушымта
Сыерчыклар һәр яз саен
Парлары белән килсен.
Парлы гомер, тигез гомер
Ходай һәркемгә бирсен.
Сайрашалар куанышып,
Канатларын кагынып.
Кайткан алар ераклардан
Нигезләрен сагынып.
Кушымта
Шул нигездә үстерсеннәр
Тигезлектә балалар.
Хәвеф-хәтәрләр булмасын,
Килмәсеннәр бәлалар.
Кушымта
Сыерчыклар һәр яз саен
Парлары белән килсен.
Парлы гомер, тигез гомер
Ходай һәркемгә бирсен.
