Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Июль аена күзәтү.

Җәйнең иң матур айларының берсе булган июль аенда безнең Биектау районында туып үскән һәм матур әсәрләре белән китап укучыларны сөендереп торучы язучыларыбыз, матур тавышлары белән күңелләргә үтеп керүче җырчылар һәм күп кенә башка өлкәдә үз исемнәрен мәңгеләштергән якташларыбыз якты дөньяга аваз салганнар.  Зиннур ага Хөснияр һәм Алмаз Гыймадиевларны, аларның берсеннән берсе матур әсәрләрен белмәгән кеше юктыр.Шулай ук Клара Әкрам кызы Хәйретдинованың да исеме күпләргә таныш.  Ул 1948 елның 27 июлендә Өнсә авылында туа, опера җырчысы,Татарстанның халык , РФ атказанган артисты, Казан дәүләт консерваториясенең ялгыз җырлау кафедрасын доценты. Клара Хәйретдинова искиткеч матур бәрхет тавышка, һөнәри осталыкка ия, татар һәм рус телләрендә бердәй осталык белән җырлый ала, классиканы да, татар халык җырларын да югары техникада башкара.

Якташыбыз рәссам- иллюстратор Зифа Васильевна Мөхәммәтҗанова 1951 елның 19 июлендә ТАССРның Биектау районы Бимәр авылында туа. 1973 елда Казан сәнгать училищесын театр-декорация бүлеге буенча тәмамлый. Аның иҗади өстенлекләренә Казан Тел, әдәбият һәм тарих институтының республикадан читтәге татар авылларына этнографик экспедицияләрдә катнашуы йогынты ясый. 1974-1983 елларда РСФСР Сәнгать фондының Татар сәнгать-җитештерү остаханәләрендә рәссам-проектлаучы, 1980 елдан Татарстан китап нәшриятында рәссам, 1984 елдан «Азат хатын» журналының нәфис мөхәррире, 1987 елдан «Ялкын»журналының нәфис бизәлеш бүлеге мөдире. Рәссамнар берлеге әгъзасы. Кызганычка каршы безнең арадан иртә китеп барды.

Беренче татар дикторларының берсе булган Камал Максум кызы Саттарова  тавфышын өлкән буын эле дә яхшы хәтерли. Камал Саттарова1923 елның 30 июлендә элеккеге Дөбъяз, хәзерге Биектау районының Торнаяз авылында туа. 1943 елның февраленнән 1981 елның ноябренә кадәр ТАССР телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты дикторы, берничә тапшыруның алып баручысы. Казан кинохроника студиясенең документаль фильмнарына тавыш яздыруда катнаша. Татар телендәге радиотапшырулар үсешенә зур өлеш кертә.

Шулай ук безнең Ямаширмә авыл китапханәсе фонды июль аенда якташыбыз, танылган балалар язучысы Ләлә Сабированың яңа “Адашкан СМС” китабы белән тулыланды. Әлеге китапка язучының балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган хикәяләре, повестьләре кертелгән.  Үзенең әсәрләре белән  автор чын дуслыкның кадерен белергә, яхшыны яманнан аера белергә өйрәтә.