Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Шаһимәрдәнов Фәрхад Фәрит улы иҗаты

Биектау.

Тарихларда язып калдырганнар:

Геройларың булган гел уяу.

Бүген дә син горур атлап алга,

Яңа эзләр саласың –Биектау.

 

Төзелешләр Синдә гөрләп бара,

Мәдәният алга юл сөрә.

Мәгарифең, сәнгатең үсә –

Авылларга яңа җан керә.

 

Табигатең Синең сокланырлык:

Далаларың иркен, киң басу.

Челтерәп аккан чишмәләрдән чыгып,

Иделемә ага Казансу.

 

Иске Казаныбыз музей булып,

Биектау җирлегендә калыкты.

Халкым әле үз кулында тота

Милли кием чиккән калыпны.

 

Гәҗит битләренә бастырыла

Бүгенгесе көннәр, үткәннәр.

Биектау өчен җанын бирер иде

Чын егетләр, батыр Рөстәмнәр!

 

 

Ямаширмә кызлары.

Кояшның нурлары кебек

Бар айның йолдызлары.

Булсын диеп яши белә

Ямаширмә кызлары.

 

Нинди эшкә тотынса да

Барсын булдыра алар.

Тегүен дә, чигүен дә

Ипиен дә салалар.

 

Авыл кызы исеменә

Тап төшерми яшиләр.

Бердәм булып татулыкта

Төрле эштә эшлиләр.

 

Мәктәп, детсад, клубында

Ямаширмә кызлары

Хисапчы да, врачы да

Иң якты йолдызлары.

 

Авылымның кибетендә

Эшли иң көләчләре.

Гаделлеген саклый белгән

Алия кебекләре.

 

Әбиләрнең сандыгыннан

Хатирәләр барлыйлар.

Борынгы гореф-гадәтне

Сәхнәләрдән җырлыйлар.

 

Уйнап- көлеп яши бирә

Ямаширмә кызлары.

Һәрчак яныгызда булсын

Тормышыгыз назлары.

 

 

Дуслык турында.

Курку хисләреңн югалт та син,

Дусларыңа барыр юл эзлә.

Каз мамыгы кебек күктә очып йөрмә,

Тирән диңгезләрдә син йөзмә.

 

Дуслар булган җирдә курку булмас,

Алар сиңа ярдәм итәрләр.

Ышанычсыз дуслар серне чишеп

Алар синнән ерак китәрләр.

 

Ә яныңда калыр бары дуслар.

Аңларсын син шуннан дуслыкны.

Хәзер инде үзең уйлап кара,

Кемнәр бар һәм кемнәр юклыкны.

 

Укыганда була классташлар,

Эшләгәндә бар да хезмәттәш.

Авыр чакта гына беленә ул,

Кемнәр дуслар, кемнәр ул иптәш.

 

Дус һәм туганнарча яшик әле

Уртак салып кайгы, шатлыкны.

Дусны күргән чакта сәлам бирик

Башны иеп, салып башлыкны.

 

Дуслык төеннәрен бәйләп куйыйк,

Чишмәсеннәр аны дошманнар.

Арабызны һәрчак бәйләп торсын

Бер-бер артлы аткан ал таңнар.

 

Җаным минем тыныч диңгез кебек.

Дулкыннары ярга бәрелми.

Сезнең кебек якын дуслар булу

Һәркемгә дә ул бит бирелми.

 

 

Ямаширмә авылы гимны.

Тарихларда балкып ята

Синең эзләр, синең исем.

Саклагансың үз йөзеңне

Күрсәң дә син бөтенесен.

Кушымта

Яратырга сине безгә

Җитмәстер ул гомер генә.

Туган ягым, изге җирем.

Мәңге яшә Ямаширмә.

 

Бердәм булып яши янып

Таянычың кыз, улларың.

Әйтә алабыз горурланып

Еракларга җиткән даның.

 

Арабызда яңа үрләр.

Талганы юк йөрәкләрнең.

Ышанабыз туган ягым

Якты булыр киләчәгең.

 

 

Авылым Ямаширмә.

 

Туган ягым Ямаширмә,

Синдәй авыллар сирәк.

Һәр кешегә үз нигезе

Яшәү өчен бик кирәк.

 

Тау итәгенә урнашкан

Ямаширмә авылы.

Һәр бер йортка алып бара

Түшәлгән асфальт юлы.

 

Авыл юлыннан кергәндә

Каршы ала наратлар.

Йөргән бит безнең бабайлар

Җигеп монда пар атлар.

 

Әбиләр кич утырган

Аулак өйләр уздырып.

Таң атканчы авылымда

Моңлы көйләр сыздырып.

 

Йортларда зәңгәр ягулык,

Халкым яши берләшеп.

Бер-бер артлы гаилә туа

Күгәрчендәй гөрләшеп.

 

Килен төшә,сабый туа

Авылым мәңге яшәр.

Карт буынга, алмашка гел

Киләләр эшкә яшьләр.

 

Үрләр яулап алга атлый

Ямаширмә авылы.

Чишмәләргә алып төшә

Бормаланган тау юлы.

 

Су буйлары шаулап тора,

Матур үскән тал тирәк.

Тау башлары яшел чирәм

Кызарып пешкән җиләк.

 

Эшчән халык яши Синдә,

Яңа йортлар төзиләр.

Матур кызлар, батыр уллар

Авылыбызны бизиләр.

 

Һәммәсенең үз кәсебе

Иген игелә һәр җирдә.

Азан яңгырый манарадан.

Имин иңә нигезгә.

 

Сиздермичә акрын гына

Гомер сәгатен саный.

Яңа үрләр яулый, яулый

Авылым тарихын барлый.

 

Җәйләр җиткәч гөлбакчага

Күмелә Ямаширмәм.

Горурланып сөйләрлек бар

Бер кемнән дә яшермәм.

 

Радио “Биектау”

Иртә таңнан вакыйгалар барлый

Яхшы, яман анда һәм мактау.

Дулкыннарың синең ерак китсен

Юбилеең белән радио Биектау.

 

5 яшь сиңа – күпме узган гомер

Кемнәр генә синдә йөзмәде.

Киңлекләрең синең озын, чиксез

Беребез дә синнән бизмәде.

 

Океанга бүген сине тиңлим

Дулкыннарың синең еракта.

Иҗат кораблең мәңге йөзсен,

Тыңласыннар һәрбер тарафта.

 

Синең белән бергә горур атлап

Узган көнне бүген сөйлисең.

Районыбыз яңалыгын җыеп,

Тарих язып хәтер төзисең.

 

Көлкесен дә әйтеп үтәсең син

Белдерүләр читтә калмыйлар.

Сораганда котлап, җырын куеп

Еракларга сәлам юллыйлар.

 

Чит яшәгән туганнарым тыңлый

Синең яңалыкка аваздаш.

Кайда басып, кайда йөрсәк тә без,

Һәрвакытта безгә син юлдаш.

 

Гомерләрең синең озын булсын

Дулкыннарың бер дә тынмасын.

Бар галәмне яңгыратып сөйлә

Халкым сине мәңге тыңласын.

 

Кулыма ябышмый бер эш тә.

 

Кулыма ябышмый бер эш тә.

Сагышлы хәбәрләр йөриләр.

Әллә бу сугыш афәтен

Түрәләр туктата белмиләр.

 

Кулыма ябышмый бер эш тә.

Сугышка китәләр егетләр

Җиңүләр Сез яулап кайтыгыз,

Исән-сау булыгыз, бөркетләр.

 

Кулыма ябышмый бер эш тә.

Ниндидер моңсулык бар җирдә.

Беркем дә бер нәрсә белмибез бит

Нәрсәләр булганын бу илдә.

 

Кулыма ябышмый бер эш тә

Кемнәрдер нәрсәдер серләшә.

Көн саен чиратлап сельсовет

Чакыру кәгазен өләшә.