Нигматуллина Ландыш Рамил кызы иҗаты
***
Туып-үскән авылым,
Зур һәм матур минем.
Туганнарым янәшәдә,
Һәр эштә ярдәмләшә.
Авылның саф һавасы,
Җанга рәхәтлек бирә.
Чишмәбезнең тәмле суы,
Барлык чирдән дә дәва.
Иксез-чиксез урманында,
Җиләк, гөмбә җыябыз.
Озын карлы кышларында,
Чаңгы чана шуабыз.
Авылыбызның даны –
Әхмәт абый фермасы.
Страус, дөя, кенгуру,
Анда яшиләр тату.
Төрле кошлар, үрдәкләр,
Ат, үгез һәм кәҗәләр.
Килеп күрсәң барысын да,
Исең-акылың китәр.
Зур, нурлы мәчеттә,
Мулла азанын әйтә.
Аның һәрбер догасы,
Җаннарга үтеп керә.
Рухи байлык тупларга,
Барабыз мәдәният йортыбызга.
Уңган-булган артистлар –
Талантлы авылдашлар.
Авылыма якында,
Урнашкан аэродром.
Вертолётта, самолётта,
Очарга бар хыялым.
Төшәр идем парашютта,
Әгәр риза булсалар.
Җырлар идем, хәтта,
Куллар чабып торсалар.
Ямаширмә, Ямаширмә –
Яраткан минем авылым.
Исән-имин тату булып,
Шунда яшәргә язсын!
Татарстан – туган жирем
Ал таңы, саф кичләре белән
Якын миңа туган җирем.
Төз наратлар, зифа каен белән
Саклап тора илем күркен.
Чиста сулы инешләре дә,
Җанга рәхәт бирә аның.
Киң басу, кырларында
Мул уңыш ала халкым.
Туган туфрак, туган авылым,
Әткәм-әнкәм нигезе.
Монда минем туганнарым
Йөрәккә бик кадерле.
Дан казанган шәһәрем
Илемнең йөзек кашы.
Горурланып Татарстан дип,
Барам мин аңа каршы.
Ин якын, кадерле кешелэремнен истэлегенэ багышлап…
Кайтмас жирлэргэ киттегез,
Сагыну-сагышка салып.
Мэнгелеккэ югалттык без,
Ахирэттэ генэ булыр очрашып.
Тау кадэрле авырлыкны,
Ничеклэр кутэрэсе?
Елгадай аккан яшьлэрнен,
Юктыр ул кибэчэге.
Сабырлыклар сорый, сорый
Аллама мин ялварам.
Сезгэ тынычлыклар телэп,
Кон дэ догалар кылам.
Яшэремэ коч остэргэ
Тонлэ тошемэ кер син.
Бер мэгънэсез тормышыма
Якты нур алып кил син.
Доньяларымны онытып,
Килэ синен белэн очасым.
Тик тоштэ генэ булса да
Кайнар итеп кочасым.
Нигэ диеп ташлап киттен,
Юл чатында калдырып.
Куенымдагы сурэтенне
Хэрчак карыйм юанып.
Мэнгелеккэ куз алдымда,
Елмаюлы шат йозен.
Йорэгемнен син турендэ,
Минем ин якын кешем.
Гомерлеккэ онытылмас,
Бергэ уткэн язмышым.
Синен кебеклэр табылмас,
Тыныч йокла, кадерлем.
Афәтле еллар…
Чү, кызлар, кемнеңдер аяк тавышы ишетелә, качыгыз, – дип пышылдады Тәслимә. Төнге тынлыкны ярып кемнеңдер авыр аяк тавышы ишетелә иде.
Кызлар тын да алырга куркып, буразна арасында сузылып ятуларын дәвам иттеләр.
Әлеге тавышның иясе – каравылчы Гариф иде. Киерелә-сузыла, үз алдына нидер сөйләнеп, Гариф үзенә тиешле территорияне күзалларга дип килгән иде. Берни дә күреп булмаслык караңгылык күзне бутый. Хәтта, ай дустыбыз да курыккандай болытлар арасына кереп яшеренгән.
Гариф, алай әйләнде, бар җирне күзәтте, бер кызның өстенә басарга бер адым ара калды. Кыз-баланың бер ара аңы томаланып, күз аллары караңгыланган кебек булды, хәтта дөпелдәп типкән йөрәк тавышын каравылчы ишетер кебек иде кызга. Тик Гариф шул урында таптанып торып, икенче якка таба юлын дәвам итте. Бераз чүгәләп папирос көйрәтеп алды. Ә кызлар, куркуларыннан калтырана-калтырана, тын да алмый, җиргә сеңгән хәлдә ята бирделәр.
Ниһаять, Гариф кайтыр юлга кузгалгандай итте.
– Ярар, әлегә тыныч кебек, бераздан килеп тагын бар җирне күз алдыннан уздырасы булыр, – дип, кайтып китте.
Шуны гына көткәндәй, кызлар качкан җирләреннән тизрәк сикереп торып үз эшләрен дәвам иттеләр. Барысы да күпме алып була, шуның кадәр күбрәк бәрәңге казып капчыкларына тутырырга тырышты. Гариф икенче кабат әйләнеп килгәнче тизрәк юк булырга кирәк иде.
Һәммәсенең капчыклары шыплап тулгач, кайтырга ашыкты кызлар. Иң элек посадкага йогереп, агач арасына яшеренеп кеше юклыгына инанасы бар. Аннан соң гына авылга, өйгә таба күпме көч бар, шуңа чабарга кирәк, юлы да бик ерак. Чабуын бик тә чабар идең дә, сыртыңа бер капчык бәрәңге асып бик каты йөгереп булмас шул. Кызлар әле бала гына булуларына карамастан, сер бирмәскә тырыштылар. Каравылчы Гарифкә эләксәң бетте. Бер капчык түгел, бер уч әйбер өчен дә башың төрмәдә чериячәк яки сөргенгә сөрү көтә иде.
Агач арасыннан бар дөньяны яхшылап кузәткәннән соң, чыгабыз дигәндә генә, якында гына агач шыртлап сынган тавыш ишетелде һәм берәу арттан килеп Тәслимәнең кулыннан эләктерде… Кызның бөтен тәне эсселе-суыклы булып, тез буыннары калтырый башлады.
– Апам, бу мин Кәримә, – дип сеңлесе эндәшмәгән булса, Тәслимә куркуыннан аңын җуяр дәрәҗәгә җиткән иде. Кәримә өч яшькә кече булганлыктан, Тәслимә аны өйдә калдырып китә иде. Тик бу юлы, озаграк кайтмыйлар дип борчылып, әбиләре Кәримәне аларга булышырга җибәргән була. Җиңел сулап, үзен кулга алып, Тәслимә, сеңлесе һәм кызлар белән кайтырга ашыкты.Басу юлы буйлап, ут капкандай, чаба да чаба алар. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, төнге тынлыкны ярып, тагын тык та тык ат тоягы тавышы ишетелә. Таулырак җиргә йөгереп, көч хәл белән качып калалар һәм авылга керугә, үз өйләренә таралыша кызлар. Бүгенге “сәяхәт” тә уңышлы булды. Иртәдән торып берсен-берсе көтеп көлешеп-уйнап укырга йөгерделәр. Мәктәптә дә Тәслимә эшсез утырмый, колагы укытучы сүзен тыңласа, кулы парта астында челтәр бәйләде.
Өйгә кайтып эшләр беткәч, кызлар, төн җитүгә кәбестә басуына юл тота. Басуга юл, тимер юлы аша. Кәбестәнең авырлыгы бәрәңге генә түгел, күтәреп барып та, арыгач җирдән өстерәп тә карыйлар.Ниһаять, таш юлга менеп җитәләр. Тик, бер кызның капчыгы кулыннан ычкынып китеп кәбестәләр аска тәгәри. Төшеп җыябыз дигәндә генә, аларга таба бер ир-атның атлавын күреп, кызлар катып кала.
Эләктек ахырысы дигән уй, яшен тизлегендә, һәрберсенең башыннан узды. Ләкин, ир-ат аларга игътибар бирми, үз юлын тыныч кына дәвам итте. Тиз генә коелган кәбестәләрне тутырып, кызлар, өйгә кайтыр юлга чыга. Тотылмый калганнарына үзләре дә ышанмый, шатлыктан ничек кайтып җиткәннәрен дә сизмиләр. Һәр төн диярлек барып җыеп, кышка хәйран гына запас әзерләнә. Бәрәңге, кәбестә янына кишер белән чөгендер дә өстәлә.
Шатлык белән авырлыклар берсен берсе тутыландырып, көзге көннәр акрын гына кышка таба авыша.
Әле бит абзар тулы малларны да туйдырырга кирәк. Беренче кар явып үткән басу буйлап җыйган черек бәрәңге берничә көнгә генә җитә шул. Кар астыннан үлән йолкып, эскерт төпләрен актарып бортекләп, калган саламнарны җыеп, кызларның һәрберсе көчләреннән килгәнчә әниләренә булышырга тырышты.
Балачак, балачак инде… Булган авырлыкларга карамастан, күңелле вакытларны берни белән дә алыштырып булмый.Кышның матур көннәрендә, кызлар җыелышып, ыштан-пальтолары шәрәкәләнеп катканчы таудан шуа.
Тәслимәнең әбисе үзенә бертөрле тәмле бәрәңге шулпасы пешерә иде. Аның исләре борыннарны иркәләп бөтен якын-тирәгә тарала. Шул искитмәле хуш исне сизүгә, таудагы балалар шулпадан авыз итәргә җыела.Тәслимәнең әнисе Хаят апа, көндезләрен колхоз эшендә тир түксә, төннәрен, бер сынык икмәк өчен тимер юлда вагон тирәләрен көри, бураннардан соң басуда кар “тота”.
Шыксыз суыклар, котырган бураннарны артта калдырып, күңелләрне җилкетеп, көткән ямьле яз да килеп җитте. Язгы кояш җаннарга бертөрле җылылык өсти. Туган якларына кайтучы кошлар үзләренең сагыну җырларын суза. Моңлы көйгә, түбәдән аккан тамчы “егетләре” кушылып бии. Шау-гөр килеп бар җирне тутырып гөрләвекләр ага.
Авыл, елга янында урнашканлыктан, яз җитүгә балаларның боз китүен каравы үзе бер тамаша. Менә бозлар берсен-берсе узышып кайдадыр бик каты ашыга. Кеше гомере дә аккан су кебек үз көенә баруын дәвам итә.
Кар эреп, улән куренә башлауга, кызлар, болынга ашыга. Аларның, малларны тизрәк сусыл уләннән авыз иттерәсе килә.Ай буе көтеп алынган каз бәбкәләре дә борын төртте. Тәслимә белән Кәримәнең шатлыклары эчләренә сыймый, тизрәк әбиләренә дәштеләр. Әбинең сары йомшак бәбкәләр өчен генә саклап йөрткән җылы бүреге бар. Сак кына бибиләр берәм-берәм шул бүреккә урнаша барды. Хәзер кызларның иң төп эше – көн дә бәбкә саклау иде.Бер көн бәбкә саклаганда, елга буена тагын бер төркем казлар килде. Көтмәгәндә, һәрберсе үзенең бәбкәләрен сакларга дип, ата казлар көч сынаша башлады. Берничек тә аларны аера алмаган Тәслимә, елаудан шешенеп бетте. Якындарак торучы бер әби килеп аерышмаса, ниләр булып беткән булыр иде, белмим. Бу вакыйгадан соң кыз берничә көн елга буена төшергә куркып йөрде әле. Тик, ни эшләмәк кирәк, бар батырлыгын учына җыеп, Тәслимә кабат бәбкә саклый башлады. Бәбкәләр азрак үсеп киткәч, үз бурычын тулысы белән башкарган кыз җиңел сулап куйды. Хәзер туйганчы уйнасаң да була.Җәйге болыннан кайтасы да килми. Аллы-гөлле чәчәкләрнең хуш исеннән башлар әйләнә. Узыша-узыша кызлар тәкыя үрде.Икенче көнне су буенда очрашты алар. Барлык дусларын шаккаттырып Тәслимә…
Барлык дусларын шаккаттырып, Тәслимә суга кереп китә һәм бернигә дә карамый елганың икенче башына йөзеп тә чыга. Башкаларның аның артыннан керергә йөрәкләре җитми, чөнки елга тирән. Кыю кызга булган соклануларын, яшермәделәр.Йөзәргә курыккан дуслар, башны эссе “сукмасын” өчен әрекмән яфрагы белән каплап тордылар. Суның сайрак җиренә кереп бер-берсенә су сибешеп уйнадылар.
Су җылы, аннан бердә чыгасы килми.
Татлы хыялга бирелеп, үзенең “әтиле” вакытындагы ләззәтле уйларга чумды Тәслимә. Әтисенең үчтеки иткәннәрен, аның алдында утырганнарын күз алдына китерде. Тик, сугыш беркемне дә аямады, кызганмады. Сабыйларны рәхәт балачактан, әтиле булу шатлыгыннан, хатыннарны көчле ир җилкәсеннән, әниләрне газиз балаларыннан аерды.Барлык авырлык хатын-кызларның нәфис иңнәренә төште… Шулай онытылып күпме йөзгән булыр иде кыз, билгесез.
– Әйдә, балык тотабыз, – дигән тавышка сискәнеп китте Тәслимә һәм тизрәк дуслары янына яр буена ашыкты.Өйдән марля, яулыклар алып килеп, янып-пешеп, балык тотарга керештеләр.Эх, күңелле дә соң шушы балык сөзеп тотулары. Чыр-чу килеп, кемгә беренче эләгер икән дип уйнаклап, тоттым гына дигәндә, шома балык “ялт” итеп шуа да, сикереп тә чыгып китә. Тагын эләкте дип куанып та өлгермиләр, ул да балык түгел, чуер таш кына булып чыга. Купмегә кадәр тырышканнардыр, барлык марля-яулыклары тәмам ертылып бетте.
Кәримә әнисенең сөт сөзә торган марлясын тотып килде.Ниһаять, һәрберсе, үзләренчә күңелләре булырлык итеп, балык сөзә алдылар. Башка эшләре булмаса, көн буе да төне буе да тотарга әзер иде кызлар балыкны.
Әниләре кайтканчы, балык тизрәк өлгерсен өчен, аны өйләре артындагы бакча баганасына, кояш кызуында кибәргә куйдылар. Кич җитүгә Тәслимә белән Кәримә таш юлга әниләрен каршы алырга йөгерделәр. Берсен-берсе бүлдереп, көн буе тырышып тапкан табышлары турында сөйләделәр. Кайтуга тәмле балыктан авыз иттеләр.
Төнлә, кызлар, печән урларга китте. Юл елга аша уза. Печән тутырылган капчыкны, юешләнмәсен өчен, башларына куеп күтәреп, берәмләп су аша чыга башлыйлар. Тик, берсе яр буенда кеше барлыгын шәйләп ала…
Әйбәтләбрәк карасалар, кеше түгел, агач шәүләсе булып чыга. Судан чыгып, як-якларына каранып, кызлар имин генә өйләренә таралыша.
Офыктан кояш чыгып, бар дөньяга җылы нурларын таратырга өлгерми, дуслар, урманга җиләккә юл тота. Якында гына урман юк, шуңа алар ерак сәфәргә чыгып китә. Арыгач яшел хәтфә үләнгә утырып ял итеп алалар. Ниһаять, авырлык белән булса да барып җитәләр.
Тирә-як шундый матур. Төз нарат егетләре берсен-берсе уздыра-уздыра, көч сынашкандай, кояшка таба башларын күтәргәннәр. Ак каен кызлары оялып кына бер кырыйда басып күзәтеп торалар. Куе булмаган урыннарда кояш нурлары тәбәнәк булып үскән куакларның башларыннан сыйпап үтә кебек тоела. Чут-чут килеп сайраган кошлар күңелләргә рәхәтлек өстәп колакларны иркәли. Бөтен урман эченә пешкән җиләк, аллы-гөлле тәмле чәчәк исе таралган. Аяк астындагы үләндә чык тамчылары ялтырый.
Талгын гына искән җитез җил егетләре чәчләрдән сыйпап уза, эссе көнне азрак көч өсти.
Сихри матурлыкка хозурланып, урман буйлап җиләкле урын эзли башладылар. Арып-талып озак йөрисе дә булмады, тар урман сукмагы аларны кечкенә генә җиләкле аланга алып чыкты. Бер урынга утырып савытларны тутырып ала торган.
Җыйганчы, һәрберсе башта авыз тутырып, туйганчы җиләк ашады. Балдай татлы кура җиләге дә җыйды алар. Салкын тигән вакытларда әлеге җиләкнең файдасы бик күп. Витаминлы җиләктән тыш, аның яфракларын да җыйдылар. Кыш көне киптерелгән яфрактан ясалган чәй мең авыруга дәва.
Савытларын тутырып бетергәндә, инде көн уртасы якынлаша иде. Кошлар тавышы тынган, тик тукран гына бердә арымый тукылдый да тукылдый. Аңа кушылып күке дә моңсуланып аваз сала. Колак төбендә генә чикерткәләр концерт куя, аларга бал кортлары һәм шөпшәләр кушыла. Атлаган саен диярлек кырмыска оясы. Андагы эшче кырмыскалар бер минут та тик тормый, чабалар да чабалар.
Сукмак буйлап атлап, кызлар, челтерәп аккан саф чиста сулы чишмәгә тап булдылар. Авыр савытларын баһадирдай дәү чыршы астына куеп, аз гына сусауларын басарга тәмле су эчеп ял итеп алырга тукталдылар.
Шулай урман тавышына колак салып утырганда, кинәт кайдадыр ерак түгел генә ботак шыртлаганы ишетелде. Һәм күз ачып йомганчы бер зур соры куян йөгереп, юк та булды.
Бераз көч җыйгач, кызлар, тизрәк кайтыр юлга ашыкты. Караңгы төшкәнче җитешергә иде исәпләре.
Зәңгәр күктә болытлар, ак пароходлардай, узыша-узыша кайдадыр ашыгалар. Кояш бабай да елмаеп күзен кыса. Шуларга карап сокланып, гапләшә-гапләшә кайтып, бүгенге көнне дә файдалы итеп уздырдылар.
Әлеге күңелле көн, һәрберсенең йөрәгендә мәңгегә матур хатирә булып уелып калды.
Адашкан язмышлар.
Туй көне… Кайсы гына кыз бала үзенең әлеге бәхетле көне турында хыялланмый да, күкнең җиденче генә түгел, хәтта җитмешенче катында йөзми икән?!
Кечкенәдән уйланылган, мең кат күз алдына китергән атлы принц менә үзенең сөйгәненә тезләнеп мәдһия укый, аннан башка яши дә, бер минут сулый да алмавын аңлата, матур сүзләр, эш-фигыльләр белән исбатлый. Чибәр принцессасының кулыннан үбеп, нечкә биленнән күтәреп зыр-зыр әйләндерә башлый. Әлеге искиткеч татлы мизгелләрне озаграк тоясы, яратасы-яратыласы килә.
Тормышта да хыялдагы кебек бар яктан да уңган-булган, төс-биткә дә төшеп калмаган “принц” эзли башлыйсың. Тик, озак эзләнеп, сайланып ярык тагарак янында басып калуың да бик ихтимал. “Сайланган – сазга, очраган – тазга”, – дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, мөгаен.
Яшь вакытта иләкнең тишекләре эре була икән шул. Мәхәббәт дип берни күрмисең дә, берни ишетмисең икән лә.
Ләкин олыгая төшкән саен иләк “тишеге” ваклана һәм иң яхшы булып күренгән идеал да, бернигә яраксыз, булдыксыз җан булып төшеп кала. Тора-бара үзгәрер дип өметләнеп, гомер буе үзгәреш көтеп яшәүчеләр дә аз түгел.
Айсылуның да мәхәббәте яшьрәк вакытка туры килде шул. Берничә яшькә өлкәнрәк булган булса, бәлки уй-фикерләре дә башкачарак, төплерәк булган булыр иде. Тик, ни эшләмәк кирәк, яшьлектәге беренче мәхәббәтне, күрәмсең, беркайчан берни дә алыштыра алмыйдыр шул.
Азатына ул бер күрүдә гашыйк булды да куйды. Аның бөдрә кара чәче, очкын чәчкән – күк йөзедәй зәңгәр күзе, төз озын буе, кызны үзенә җәлеп итеп, магнит кебек тартып тора иде.
Егет тә яшь укытучы кыз артыннан бер дә калмады. Һәрвакыт игътибарлы, татлы телле, назлы була белде. Шуңа да Айсылу ике дә уйламый аның кияугә чыгарга дигән тәкъдименә риза булды. Ә бит егетне дә бераз сыныйсы, әнисе белән дә якыннанрак танышасы булган. Терсәк якын да, тешләп кенә булмый.
Эээх, белсә икән ул үзенең ялгышканын! Тик ни кызганыч, ялгыш адымнар атлый-атлый гына беләбез лә тормыш, бәхет кадерен. Бәлкем, әче-төчене татымый гына яшәгән булсак, яшәүнең мәгънәсе дә булмас иде.
Ялгышларыбызны уйлап, беркат энә күзеннән үткәреп, башка болай эшләмәм дип үз-үзебезгә күпме антлар бирдек икән ул? Ләкин, шуңа да карамастан, язмышка сылтый-сылтый, шул ук адымнарны төптән уйламый атлый бирәбез.
Олыгая төшкәч кенә хаталарны санап, бер моңсуланабыз, бер шатланабыз, бездән дә яманрак яшәүчеләр бар бит дигән булып, үзебезне тынычландырабыз. Тик инде яшәләсе яшәлеп, эшләнәсе эшләнгән, яшь чаклар да узган була.
… Ниһаять, көтеп алынган бәйрәм – туй мәҗлесе дә килеп җитте. Иң бәхетле буласы көн дә, бик ямьсез булып, мәңгегә йөрәкнең иң түренә төзәлмәс яра булып уелып калды. Ә ничек матур башланган иде битТырышып, кулларыннан килгәнчә мул табын әзерләде кәләш ягы. Нинди генә сый-хөрмәт юк иде анда. Тиз арада өйне дә гөл итеп бизәп куйдылар. Иртәге көнгә барысы да әзер иде.
Бер уй Айсылуның күңелен тырнап торды. Әтисе бик тә эчәргә ярата, ә эчсә теле бик яман, котырып әйтелмәгән бер сүз дә, өйдәге исән бер савыт-саба да калмый иде. Җикеренеп хатынын кыйнап ыргытырга да күп сорамады.
Шушы авырлыкларга түзә-түзә дә күпме вакыт үтелгән. Гомер көзенә кергән Талия апай да ирен куып чыгара алмый, үзенең дә барыр урыны юк иде. Әллә туктар, без дә кешечә яши башларбыз дип көтеп тә бөтен нервалар какшап, сәламәтлек беткән.
“Алтын” куллы бит аның Камиле, айныган вакытларында бар эшне дә җиренә җиткереп башкара. Шуңа да авыл халкы йомышлары белән нәкъ тә аңа киләләр. Тик гаиләгә генә артык тиен кермәде, чөнки эшләгәне өчен Камильне эчертәләр иде дә, шуның белән вәссәлам. Эчкән кешегә аракыдан башка берни кирәкми шул. Ә Талия икешәр эштә азапланды, балаларны аякка бастырып, кешедән ким-хур булмасыннар дип тырышты. Балалары да бик мәрхәмәтле булып үсте. Айсылу белән Айрат әниләре өчен барысына да әзер иделәр. Үсә төшкәч Айрат та әнисен яклый ала башлады. Элеккечә кул күтәрергә батырчылык итмәсә дә, Камиль теле белән бәгырьне телеп, өйнең астын-өскә китереп бетерә иде.
Туганнан бирле иза чигеп яшәгәннән соң, Айсылуның бар теләге – булачак тормыш иптәше генә әтисе кебек аракы колы булмасын иде.
Берничә сагатькә генә эчми түз инде әти дип ялваргач, Камиль риза булган кебек иде. Тик биргән сүзе бердә ышанычлы түгел иде шул. Кеше көлкесенә генә калмасак иде дигән уйларын – “Киләләр” – дип кычкырган тавыш бүлде. Айсылуның йөрәге тагын да катырак, менә чыгам-чыгам дип тибеп, бит очлары алсуланды. Ничек тә үзен кулга алырга тырышып, сак кына тәрәзә каршына килеп урамга күз салды. Ә андааа, бер-бер артлы аккошлардай тезелеп, кояш нурларында тагын да ялык-йолык килеп ак волгалар килә иде.
Менә алар бизәлгән капка төбенә килеп тә туктадылар. Затлы итеп киенгән, кулына хуш исле гүзәл гөлләмә тоткан кияү егете һәм кунаклар өй алдын урап алды. Шатлык тулы хисләр белән барлык шартларны үтәп, күз ачып йомганчы түргә узды егет ягы.
Нык адымнар белән бәхетенә таба атлады Азат. Күз явын алырдай кәләшен күреп бер ара каушап калса да, аңына килеп, Айсылуын күтәреп җылы кочагына алды ул. Өй эче җанланып, балкып киткәндәй булды.
Берсеннән-берсе матур, ихлас теләкләрне ишетеп, Айсылу бераз тынычланды. Тәмле ризыклардан авыз итеп, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, яшьләр язылышу бүлегенә ашыкты.
Әкияттәге сыман энҗе-мәрҗәннәрдән торган ак туй күлмәге, матур туфли һәм мәңгегә бергә булырга дигән вәгъдә билгесе – алтын балдаклар… Ә күңелдә әйтеп-аңлата алмаслык шатлык, рәхәтлек, күзләрдә бәхет очкыннары ялтырый…
Искиткеч матур табигать кочагында фотога төшеп, тамак ялгап алганнан соң яшьләр кайтыр юлга кузгала.
Юлда озаграк тоткарлану сәбәпле, азрак соңа калына.
Бу вакытка инде кәләш ягы килеп, капка төбендә көтеп торган була. Ни хикмәт, аларны беркем дә каршы алмый һәм өйгә узарга тәкъдим итми. Бары тик кияү белән кәләш кайтканнан соң гына, Галия тузынып чыгып, соңга калып йөргәннәре өчен орышып ала. Ничек чыккан булса, шулай кереп тә китә. Килгән кунаклар белән генә түгел, хәтта кода-кодагый белән дә исәнләшеп торуны кирәк санамый.
Кечкенәдән үк бик мин-минлекле, кешеләрдән һәрвакыт үзен өстен куеп йөргән Галия, бу очракта да чын йөзен ачты. Бердәнбер улының туй көнендә дә үзен-үзе кулда тота алмады.
Әкренләп өйгә узып, кунаклар өстәл артына утырышты.
Матур теләкләр әйтеп, җырлап алганнан соң күңелләр күтәрелеп, өйгә бераз җан керде.
Ләкин, Камильнең генә эчендә бүреләр улады, шуңа өстәлеп азрак булса да эчелгән аракы, аны җен урынына котыртты. Эчтәге ташкын берзаман тотылып тора алмый, ургылып тышка чыкты. Камиль утырган өстәлендәге әйберләрне идәнгә сыпырып төшерде дә, бөтен җыелган ачуын чәчте. Аны көч-хәл белән тынычландырып, машинага утыртып өенә озаттылар.
Бәйрәмнең көе, яме киткән булса да, Айсылу үзен елмаерга мәҗбүр итте. Җанын кайда куярга белми үрсәләнеп, үкереп елыйсы килсә дә сынатмаска, бирешмәскә тырышты.
Мәҗлес ахырына инде, хәйран гына “булып” җитешкән кунаклар, бу хәлне әллә оныттылар, әллә Айсылуның йөрәген тагын да яралаудан курыктылар, булган хәлне ялгыш кына да искә алучы булмады.
Актык кунакны озатып өйгә атлаганда, Галия генә хаман да тынычлана алмый, нинди ямьсез сүз бар, шуны әйтеп Айсылуга бәйләнә башлады.
– Син, исерек, алкаш кызын үзебезгә килен итеп алганга рәхмәт әйтәсе урынга, сез гауга куптарып, кеше көлкесе ясадыгыз.
– Әни, җитәр инде бүгенгә, иртәгә сөйләшеп, аңлашып бетерербез, зинһар, – дип Азат хатынын яклап маташты.
Ләкин, Галиянең ачуы кабарганнан кабарды гына,
– Син, малай актыгы, хәзердән үк хатын кубызына бии башлап, әниеңә каршы чыгасыңмы!?
– Әни, тынычлан! Әйдә керәбез. Болай да бөтен халыкның телендә иртәгә без генә булабыз, аларга тагын да “чәйнәргә” сәбәп ясап урамда тавыш чыгарып тормагыз инде. Сөйләшүне иртәгә аек акыл белән дәвам итәрсез, ә әлегә кереп ял итик, сәгать тә инде соң, – дип Алинә, – әнисен өйгә дәште.
Суына төшеп Галия өйгә кереп китте.
Яткач та Айсылуга тиз генә йокы кермәде. Узган көнне ул кабат-кабат күңеленнән уздырып, уйланып ятты. Бары тик таң алдыннан гына йоклап китеп, кемнеңдер кычкырып, төрткәләгәненнән уянып китте…
– Тор әйдә, беренче көннән үк йокы симертеп ятасың! Сыерны савып, малларны кем карый!? Тор, тиз бул дим, тооор!
Айсылу ничек сикереп торып, абзарга чыгып киткәнен дә хәтерләми. Башы эшләп, берәр нәрсә уйлый башлаганда инде ул сыерын савып бетергән иде.
Эшләгән өчен түгел, Азаты аны бүген яклап бер кәлимә сүз дә әйтмәгәнгә, күңеле әрнеде. Тиз генә барысын да ашатып, асларын җыйды. Кереп сөтне сөзеп, сөт җыючы машинага чыгарып тапшырырга һәм көтү куарга ашыкты. Тик, аны Галия туктатты.
– Анысы инде минем эш, кеше күзенә күренеп, булдыклы булып мактанып йөрисе юк! Көтүне дә куып, сөтне дә үзем бирәм, – дип чәрелдәде.
Ни эшләмәк кирәк, “барган җиреңдә таш бул”, – дип өйрәтә иде бит мәрһүмә әбисе. Кирегә юл юк, бары тик алга таба яшисе һәм тешне кысып түзәсе генә кала. Исерек әти янына да кайтып булмый, әнисен дә борчыйсы килмәде аның, өстәвенә өйләнер вакыты килеп җиткән энесе бар.
Берничә көн генә котырыр да, бәлки, тынычланып, барысы да җайланыр дип уйлады Айсылу.
Авыл халкы да сүз куертып, гайбәт таратып йөрмәде. Барысы да Галиянең холкын белгәнлектән, аның белән кычкырышасылары килмәде. Әле бит Галия урынлы җирдә – авыл советында эшли. Аның белән сүзгә килсәң, кирәкле кәгазенне дә айлар буе ала алмый йөрисең.
Айсылу иртәдән үк үзенә эш белешергә мәктәпкә юл алды. Башлангыч сыйныф укытучысы Сания ханым лаеклы ялга китү сәбәпле, Айсылу бәхетеннән, аның урынына әле кеше тапмаган булалар. Мәктәп директоры аны бик шатланып кабул итә.
Күтәренке кәеф белән очып кына кайта кыз һәм тиз арада төшке ашка хәстәрләнә башлый. Хәләл җефете һәм кайнанасы кайтышка пешереп өлгертергә кирәк бит. Әбисе рецепты буенча плов пешерергә уйлый ул. Суганны турап, кишерне уып кына ятканда, Галия кайтып төшә һәм очып килеп килененә ябыша:
– Мин уып пешергәнне яратмыйм, һәрвакыт турап пешерәм дип, – таба белән Айсылуның аркасына китереп тә суга.
Авыртудан сызлаган аркасына чыдый алмый бәреп чыккан күз яшен сөртә-сөртә, Айсылу, Галия әйткәнчә эшләп, ашарга әзерләп куйды. Берни булмагандай ашап-эчеп, янәдән эшенә чыгып китә усал кайнана.
Ана белән бала арасын бозасы килми Айсылуның, ничек булса да Галиянең кимсетүләрен Азатка сөйләмәскә уйлый ул.
Иртәдән кичкә кадәр бил бөгә килен. Мал-туарны карап, ашарга әзерләгәннән соң, бакчада казына ул.
Азат, кечкенә генә булса да, машиналар ремонтлау мастерское тота. Иртән чыгып китеп, бик соң гына кайтып кергәнлектән, әнисе белән хатыны арасында аңлашылмаучанлыкларны сизми дә, күрми дә. Ләкин, ишетеп ни файда, барыбер әнисенә каршы бер сүз дә әйтә алмаячагы көн кебек ачык бит. Айсылу да әләкләшми, барысы да яхшы дип, үзен елмаерга мәҗбүр итә.
Шәһәрдә белем алган Алинә өйгә кайтканда, Галия килененә мунча яктырып, камыр ризыклары пешертә. Инде экзаменнары күптән тапшырылып беткән булса да, Алинә авылга кайтырга ашкынып тормый. Шәһәрдә дус кызы белән үз күңелен үзе күреп, концерт-киноларга йөреп, рәхәтләнеп кәеф-сафа корып ята.
Вакыт шулай акрын гына көзгә якынлаша. Уңышлы гына уку елы да башланып китә. Сөйкемле, тыйнак һәм сабыр укытучы апаларын, балалар шундук яратып та өлгерә. Айсылу да эшенә бик теләп йөри. Укучыларыннан көч алып, алар белән бергә шатлана, уңышсызлыкларына янып-көеп, ничек тә ярдәм итү юлларын эзли.
Дәресләре бетешкә Айсылу, өйгә тизрәк бәрәңге алырга ашыга. Яңгырларга калмасын дип, ару-талуны белми, эшли дә эшли ул. Аннан дәфтәр тикшереп, икенче көнге дәрескә әзерләнеп төн уртасында гына яткан көннәре аз булмый.
Ярый әле көз матур килеп, “әбиләр чуагы” озаккарак сузыла. Бәрәңгесен алып, бакчадагы уңышны да алып бетерергә өлгерә.
…Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп соңарып кайткалый Айсылу. Тик, ни вакытта гына кайтса да, өйдә аны өелеп эш көтеп тора. Абзар тулы хайван, кичке аш әзерләү, буран булып, кар яуган вакытларда, Азат кайтышка йөгерә-йөгерә капка төбен көрәп кую – барысы да аның төп бурычлары була. Килен килгәннән бирле, Галиянең бармакка бармак та сукканы булмый.
Айсылудан көлү, аны тагын да рәнҗетү өчен Галиянең сәбәпләре табылып кына тора…
Арып-талып, кереп бер йотым гына чәй эчим дип утырган киленгә, Галия янәдән зәһәрлеген чәчте:
– Син – килмешәкне йортыбызда тотканга рәхмәт әйт, бала да таба алмыйсың бит син, кысыр!
– Алай әйтмә инде, әни! Минем дә бала сөясем килми дип уйлыйсыңмы? Бар җирем дә сау-сәламәт бит, булыр Алла теләсә.
– Көтеп карыйк, бер ел эчендә дә балага уза алмасаң, безгә мондый кысыр килен кирәкми!
Күпме күз яшьләрен түгеп, күпме авыр сүзләр ишетте Айсылу. Ләкин, Ходайдан узып берни эшләп тә булмый шул. Көн дә сабыр гына белгән догаларын укып ялварып, могҗиза булырына ышанып көтте ул.
Өйдәге киеренке ситуация һәм бала булмауны сәбәп итеп, Азат “салгалап” кайта башлады. Галия дә учакка ялкын өстәп җибәргәләгәндә, Азат Айсылуга кул күтәрергә дә күп сорамый иде.
Шулай кул “уйнатуларның” берсеннән соң Айсылуның эштә эче бик каты авырта башлый. Бәхеткә, мәктәп директоры мәрхәмәтле кеше булып чыга, машина чакыртып, аны тиз арада больницага озата.
Күпме михнәт чигеп, ниһаять, шатлыклы хәбәр ишетергә насыйп булды Айсылуга:
– Сезнең балагыз булачак, тик аны югалту куркынычы бар. Бүген үк мин сезне монда алып калырга мәҗбүрмен. Берничә көн системалар куеп, тиешле дарулар эчеп дәваланырбыз.
Больницада яткан көннәре, кияүгә чыкканнан бирле иң тыныч көннәр булган икән бит, ләбаса. Монда рәнҗетүче дә, авыр сүз әйтеп йөрәкне яралаучы да юк. Тик кайткач, тагын авыр эшләрдән балама зыян килмәсме дигән уйлар, Айсылуның миен бораулады.
Ни хикмәт, оныгы булачак дигән хәбәрдән, Галия дә бераз йомшара төшеп, элеккеге кебек үк котырмады. Азат та иртәрәк кайтып, өй эшләренә булышкалады.
Шуны әйтергә кирәк, Азатның да, Айсылуның да эшләп тапкан акчалары Галия кулында иде. Кайнана бер тиенне дә артык чыгармады, яшертен генә кызына фатир алырга дип җыйды.
Кулда акчасы булмау сәбәпле, ашыйсы килгән ризыгын да ала алмый тилмерде Айсылу. Иреннән яшереп булса да, Талия – кызына кулыннан килгәнчә булышырга тырышты. Туачак балага да әз-мәз кием-салым алгалап, үзе үк балаларын үстергән бишек, коляскаларны барлап, әкренләп онык каршыларга әзерләнә башлады..
Ярсу яз килеп күңелләрне җилкетте. Кояш тә елмаебрак карап, кар да тиз арада эреп, юк булды.
Һавасы да икенче төрле саф һәм рәхәт бит язның. Сыерчык тавышын, күктәге кыр казы, кыр үрдәкләрен күзәтеп урамнан керәсе дә килми.
Җир кибешкә, бар халык өмәгә чыкты. Айсылу да тырма, себеркесен тотып, бар дөньяны ялт иттереп җыештырып куйды.
Ходай рәхмәте, баласын тыныч кына күтәрде ул, башкача больница юлын таптыйсы булмады.
Мәктәптән кайтып, барлык эшләрен тәмамлаганнан соң, шомырт-сирень исе белән тулган авыл урамын бер әйләнеп, йөреп кайтуны гадәткә кертте Айсылу. Әнисе дә, күбрәк хәрәкәтләнсәң үзеңә җиңелерәк була дип өйрәтте. Тик, кичләрен йөрмәсә дә, аннан башка да хәрәкәт җитәрлек иде. Булган малларга өстәп, Галия каз-үрдәк тә алдырды.
Уку елын уңышлы гына тәмамлап, Айсылу укучылары белән походларга йөрде. Казан асып тәмле уха, бәрәңгене көлгә күмеп пешерүләр, төрле кызыклы уеннар, ярышлар үткәреп, берничә көннәрен, табигать кочагында палаткалар корып, рәхәтләнеп күңел ачып уздырдылар. Ә кичләрен, учак тирәли җыелып – мәзәкләр, кызыклы хәлләр белән бүлештеләр. Һәр укучы җыр-бию, шигырь сөйләү осталыгын күрсәтеп үзен сынап карады.
Сары чәчәктән тәкыялар үреп, саф чишмә суыннан авыз иттеләр. Походның соңгы көнендә таң атканын каршыладылар. Офыктан әкрен генә алсуланып, бар дөньяны яктыртып килүче нурларны күрү – җанга ләззәт өстәп, күзләрне иркәләде.
Башка көннәрне дә бик күңелле уздырдылар. Төрле музей, театр, концертларга йөрделәр. Мондый мөмкинлек биргән өчен, балалар – Айсылуга чиксез рәхмәтләрен җиткерделәр.
Сабыр, тыйнак укытучы апаларыннан, балаларның бер дә аерыласы килмәде. Айсылу да укучыларын яратып өлгергән иде. Аларның һәркайсы күңелгә якын, йөрәккә җылылык өстәп көч бирә иде аңа.
Нәкъ тугыз аен тутырып, тупырдап торган ир бала алып кайтты Айсылу. Азат та бик шат иде, нәсел дәвамчым бар дип горурланып йөрде. Тагын да чибәрләнеп киткән хатынына соклануын яшермәде ул. Бала, булган барлык күңелсезлекләрне оныттырып, үзгә, икенче дөньяга алып кереп китте.
Бәхеткә, бала елак булмый. Асты коры, тамагы тук булса, мыш-мыш килеп изрәп йоклый иде.
Барлык йолаларга туры китереп исем куштырдылар, соңыннан тыйнак кына бәби туе да узып китте. Бөтен әзерләнүләр, чыгымнарны каплау белән, Айсылуга әнисе булышты.
Галия артык шатланмаса да, әлегә этлек эшләп, ямьсез сүзләр әйтеп рәнҗетүдән тыелып торды. Чөнки, килененә вакыты юк иде.
Алинә мед.училищеның соңгы курсын тәмамлый быел. Шуңа да, Галия кызына бүләк итеп – фатир алырга йөрде. Яхшы ремонт, өр-яңа мебельләр алып – Алинәне шатландыру иде теләге.
Тик, кызы Галияне беренчерәк булып куандырып өлгерде…
Бала тавышын яратмыйм дип, айга бер тапкыр да кайтмый башлаган кызын эзләп китте Галия.
Укуына исе китмичә, азып-тузып йөргән Алинәне, училищеда бергә укыган иптәш кызыннан эзләп таба әни кеше. Өйрәтүдән, сөйләшүдән инде узган кызын, акылга утыртырга тырыша Галия. Ләкин, соңа кала. Алинә ул вакытта инде йөкле була. Үзенең зәһәрлеген күрсәтеп, кеше баласын рәнҗетүдән тәм тапкан Галия, кызына каршы бер авыз сүз дә әйтә алмый.
Төрле яклап куркытып, кияү буласы егетне өйләнергә мәҗбүр итәләр. Зурлап никах-туй мәҗлесләре уздыралар. Яңа фатирны – яшьләргә туй бүләге итә Галия.
Көч-хәл белән укуын тәмамлап, ир бала алып кайта Алинә. Һәр атна саен төянеп, Галия кызларына бара. Бала бик тә елак булып, бер минут та тыңгылык бирми. Шуңа да, Галия бераз булса да кызын ял иттерим дип кунып та калгалый. Кунган көннәрдә, аны-моны уйламаган Алинә, киенеп-ясанып, дус-кызларым белән ял итәргә барам дип чыгып китә. Кайсыбер китүләреннән соң, берничә көн кунарга да кайтмый торган була. Берникадәр вакыт мондый кыланмышларга түзеп торган кияү дә, чыдаша алмый, ташлап чыгып китә. Галия инде бөтенләе белән күчеп килергә мәҗбүр була.
Кызын, туры юлга кертү өчен бар көчен түгә Галия. Якында гына урнашкан больницадан белешеп, Алинәне эшкә урнаштыра. Тик, анда да тыныч кына эшлисе урынга, барлык ирләр белән типтерә башлый. Авырулардан да бик күп зарлану-канәгатьсезлек була башлагач, Алинәне эшеннән чыгаралар.
Инде ни эшләргә дә белмәгән Галия, ахыр чиктә бала белән Алинәне алып авылга кайтып егыла. Алган отпуска-больничныйлары да тәмамланып, эшкә чыкканнан соң, кызын да үзе янына урнаштыра Галия. Баланы киленгә калдыралар.
Айсылуның баласы да, ай үсәсен көн үсте. Кояштай нурлы елмаюы, беренче адымы һәм беренче сүзләрен ишетүдән дә зуррак шатлык бармы икән ата-ана өчен!? Алмаз, тыш-кыяфәте белән нәкъ тә әтисенә охшаган иде. Әллә шуңа да, Галия оныгын какмады-сукмады, үзенчә яратты.
Алмазга бер яшь булган көнне, Айсылу бәйрәмне тагын да ямьләндереп, үзенең икенче тапкыр әни булачагын әйтте.
Ләкин, Галиянең моңа ачуы гына чыкты:
– Нәрсә уйлап йөрүең бу? Бала җыеп ятарга уйладыңмы? Ул балаларыңны ничек карап бетерерсең дә, эшләреңне кем эшләр? Сез әрәм тамакларны туйдырып ятасым юк!
– Әни, бердә борчылма. Барысына да өлгерермен. Иң мөһиме – исәнлек-саулык булсын. Ике баланы да карап, бар эшне дә эшлим бит әле, тагын бер бала гына бер нәрсәгә дә комачау итмәс.
Айсылуның бик тә кыз бала алып кайтасы килде. Кечкенәдән үк, апалы-сеңеллеләргә сокланып, минем дә кыз туганым булса иде дип хыялланып йөрде.
Әнисе гел эштә булганлыктан, өйдәге бар эш тә, энесен тәрбияләү дә аның җилкәсендә иде. Төнлә генә кайтып, иртә таңнан инде чыгып та киткән әнисен, Айсылу күрмәде дә диярлек. Шунлыктан, бар теләге – үзенә сердәшче, булышчы итеп кыз бала алып кайту иде.
Кияүгә чыккач та, кайнана белән каенсеңелдән уңмады. Айсылуның аларга зыяны тимәсә дә, беренче көннән үк яратмаган киленен, төрле яклап кыерсытты гына Галия. Юкса, кычкырыш-талашсыз, тату гына яшәргә генә иде дә бит.. Җәй бик матур һәм җылы килде быел. Язгы чәчү, утырту эшләрен бетереп, бар халык, татарның милли бәйрәмнәренең берсен – сабантуен көтә башлый. Эшләп арып, алҗыган халык, күңел ачарга, ял итәргә әзерләнә.
Берничә көн алдан, авыл яшьләре, урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп, бизәлгән ат арбасына утырып, һәрбер өйдән, әзерләнгән махсус бүләк җыеп, авылдашларны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Электән килгән әлеге йола – “Сөлге җыю” дип атала. Ат артыннан бер көтү бала-чага тагылып, кызык эзләп ияреп йөри.
Ә инде, бәйрәмгә бер атналап кала, бар кеше район үзәге яки шәһәргә барып, булган-булмаган акчасына, берсен-берсе узыша-узыша, матур кием алырга тырыша.
Кызы белән булган хәлләрдән, әллә йомшара төшепме, әллә кеше алдында мактанып үзен күрсәтәсе килепме, белмәссең, Галия – Айсылу белән Алинәне алып, үзләренә һәм балаларга кием алырга бара. Ике елдан артык торып, мондый мөгаләмәне беренче тапкыр күрүе иде киленнең. Ул, күз тидерермен дип, артык шатланырга да курыкты.
Күңелгә тагын да бәйрәм атмосферасы өстәп, көн дә бик матур булып, кояш та җылысын кызганмый киң итеп елмая иде.
Үзенә генә килештереп тегелгән диярсең, алтынсу төстәге җиңел генә ефәк күлмәк, шундый ук төстәге босоножка һәм озын көдрә чәчләр… Күз явын алырлык Айсылуга, күпләр сокланып та, кызыгып та карады.
Бәйрәмне, алдынгы колхоз эшчеләренә мактау сүзләре һәм бүләкләү белән башлап җибәреп, концерт программасы белән дәвам иттеләр. Бер почмакта табактагы катыктан авыз белән акча эзлиләр, башка тирәдә – аркан тартышалар, кемдер капчык белән сугыша, кашыкка йомырка салып йөгерәләр, көянтә-чиләк белән су ташыйлар. Көчләре ташып торган яшүсмерләр, озын колгага әтәч артыннан үрмәлиләр.
Азат, гер күтәрү уенында катнашып призлы урынга лаек булды. Айсылу да, хәләл җефетенә бүләк итеп, яраткан җырын сузып, бар халыкны үзенең моңлы тавышы белән шаккаттырды.
Мәйданның нәкъ уртасында батырлар көч сынаша. Җиңүчене, яшел чирәм өстендә, зур гына тәкә көтеп тора иде.
Кинәт, “Юл бирегез! Атлар киләәә!” – дигән тавыш ишетелешкә, мәйданга чабышчы атлар килә. Шау-гөр килеп кул чабып, беренче килгән атның муенына сөлге элергә ашыгалар, аннан калган чабышчыларны да бүләксез калдырмыйлар.
Батырны билгеләгәннән соң, бәйрәм ахырына якынлаша. Караңгы төшкәч, бар халык, янәдән, “кичке уенга” җыелыша.
Айсылулар да күтәренке кәеф белән өйләренә кайталар. Алдан ук әзерләнгән сарыктан шашлык һәм мул табын ясап, бәйрәмне дәвам итәләр.
Иң мөһиме, Галия дә бәйрәмне күңелсезләп, төртмәле сүзләр әйтми.
Бик ялынып чакырган кызларына каршы килә алмаган, Камиль белән Талия дә кич кунакка киләләр. Бик каты авырудан соң, Камиль дә эчүен ташлаган була. Галия, кода-кодагыен ачык йөз белән каршы ала. Шуңа да, бәйрәмне бозучы булмый.
Якында гына булган болынга барып, табигать кочагында, җырлап-биеп, ашап-эчеп, күңел ачалар.
Рәхәтләнеп ял итеп, әти-әнисен озатып, ризыкларны урнаштырганнан соң, йокларга керергә җыенып йөргәндә, Галия киленен туктатып:
– Балаларымның күңелен төшермәс өчен генә сиңа сүз әйтми түздем, башкача миннән җылы караш көтмә! – дип әйтеп сала.
Айсылу, мондый төртмәле сүзләргә ияләшкән булганлыктан, игътибар итмәскә, кәефен төшермәскә тырышып йокы бүлмәсенә уза.
“Бүре баласын – бүреккә салсаңда урманга карый” – дигәндәй, Алинә дә үз “эшен” ташлый алмый. Авылдагы ирләрне азындырып ята дип, барлык хатын җыелып, авыл советында бик каты тавыш чыгарды.
Күрәмсең, берәрсенең “өстәрәк” утыручысы булган, шуңа гауга авыл эченә генә сыймый, районга да барып җитеп, Алинәне генә түгел, хәтта Галияне дә эшеннән азат итәләр.
Башкача авылда кала алмаганнарын аңлап, Галия райондагы фатирны сатып, Алинә белән баланы алып, икенче ераграк шәһәргә күченеп китәргә мәҗбүр була.
Уңышлы гына килеп урнашып, Алинәгә дә эш табып, баштагы мәлдә яхшы гына яши башлыйлар.
Кайнаналар киткәч, Айсылуга да җиңел булып китә. Хәзер ул үзенә-үзе хуҗа. Котыртып торучы булмагач, Азат та хатыны белән килешеп яши башлый.
Бала туар алдыннан, малларны да азайталар. Әлеге тормышы – җәннәт булып тоела Айсылуга. Әти-әнисе дә килгәләп-киткәләп йөри. Быел менә энесе дә башлы-күзле булырга җыена, аның өчен дә шатланып туя алмыйлар.
Шатлык өстенә бәхет өстәп, хыялланып көткән кыз баласын алып кайта Айсылу. Башы күккә тигән Азат – хатынын күтәреп кенә йөртә. Бар эштә дә булышып, гаиләсенә – терәк, балаларына – үрнәк булырга тырыша.
Алинәгә килгәндә, бераз эшләгәннән соң, дәваланырга килгән бер иргә ияреп, әнисенә дә әйтеп тормый, ерак Себер якларына китеп югала. Әлеге хәл бик каты тәэсир итеп, Галия авыруга сабыша. Көч-хәл белән дәваланып, бала белән туган авылына кайтып егыла.
Күргән азмы-күпме авырлыклар аша гына, ул үзенең килененә карата дөрес мөнәсәбәттә булмавын аңлап, гафу үтенә. Йомшак күңелле, сабыр, олы, батыр йөрәкле Айсылу, Алинәнең баласын үзенеке итеп кабул итә.
Бер-бер артлы балалар да укырга кереп, кечесе дә матур кыз булып үсеп җитә.
Соң гына булса да, килгән бәхете – гомерлек булса иде Айсылуның.
