Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ибраһимова Фирдисә Гөмәр кызы иҗаты

Күңел ярасы

Авыл йоклый.Тик иң кырый йортның

Уты сүнми, пәрдә корылган.

Яралары һаман борчый аны,

Ияреп кайткан сугыш кырыннан.

Бик күп еллар инде үтсә дә,

Сыкрый шул һаман ярасы.

Тән ярасына ул чыдар иде,

Борчый бигрәк күңел ярасы.

Бәлки, кайтыр әле, үлмәгәндер,

Исән-саудыр аның газизе.

Кайтыр, бәлки, туган туфрак тартып,

Көтә аны туган нигезе.

Шулай өметләнеп һәр көн саен,

Юата ул  юләр  күңелен.

Тәрәзәгә карап, өмет өзми,

Көтеп үткәрә шул гомерен.

Кече Битаман

Табигатьнең гүзәл бер почмагы –

Тау башында Кече Битаман.

Үзе тау башында, ә урманнар

Каплап алган аны һәр яктан.

Тау астыннан горур Ашыт ага,

Бормаланып, Илләт ягына.

Сары комда кызына бала-чага,

Ярларында казлар кагына.

Арыганны, сусаганны баса

Чишмәләре җәйге челләдә.

Янәшәдә сирень чәчәк ата

Тагын бер ямь өстәп чишмәгә.

Гади, ләкин эшчән халык яши

Авылымда элек-электән.

Үз көчләрен куеп, алдашмыйча,

Көн итәргә алар күнеккән.

Төрле-төрле һөнәр ияләре

Яши әле авылымда һаман.

Һич курыкмый әйтә алам сезгә –

Кече түгел- Көчле Битаман!

Әнкәй шәле.

Ничә еллар инде сандыгымда

Саклыйм, әнкәй, синең шәлеңне.

Бүгенгедәй күз алдымда күрәм

Мамык шәлләр үргән мәлеңне.

Ару белмәс җитез куллар белән

Белмим күпме шәлләр үргәнең?!

Тик мин синең күпме эшләсәң дә

Хәтерләмим «ардым» дигәнең.

Синең куллар аша, әнкәй җаным,

Үтте икән күпме бәйләүләр?

Булсын диеп, тормыш өчен диеп

Җаның күрмәгәндер бәйрәмнәр.

Ничә еллар үтсә дә

Шәлең саклый синең җылыңны.

Шул шәлеңне кулларыма алып

Искә алам исән чагыңны.

Тәнем түгел, җаным туңган чакта

Бу тормышның кырыс җиленнән,

Җылынамын алып әнием шәлен

Сандыгымның иң-иң төбеннән.

Тәнгә генә түгел, күңелгә дә

Җылы бирә бит ул синең шәл.

Күзләремне йомып, әкрен генә:

«Рәхмәт, әнием», – дип эндәшәм.

Юмыйча да саклыйм бу шәлне мин,

Анда әнием исе саклана.

Иңнәремә куйсам шушы шәлне,

Күзем яшьләр белән каплана