Алмаз Гыймадиев – балалар язучысы
Алмаз Марс улы Гимадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районының Олы Битаман авылында туган. 1988-нче елда, урта мәктәпне тәмамлагач, ул Казан дәүләт университетына татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре бүлегендә укырга керә. Аның беренче хикәяләре «Сабантуй» балалар газетасында басылып чыга. Алмаз Гыймадиевның хикәяләре кызыклы, чөнки аларның сюжетлары маҗаралы вакыйгаларга нигезләнгән, аларда балаларның көндәлек тормыштагы уй — кичерешләре кызыклы детальләр аша сүрәтләнелә.
Якташ язучы Алмаз Гыймадиевның туган көненә «Биектау үзәкләштерелгән китапханәсе»нең барлык китапханәләрендә китап күргәзмәләре оештырылды, әңгәмәләр һәм әдәби сәгатьләр үткәрелде.
Язучының туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә авторның әсәрләрен кычкырып уку сәгате узды. Чара барышында балалар Алмаз Гыймадиевның биографиясе, иҗаты белән таныштылар. Аның китапханә фондында «Ниязның рекордлар китабы», «Кәҗә һәм кәрәзле телефон», «Хуш, Тамчыгөл!», «Шоколадлы тәнәфес» китаплары бар. Сайлап алып, авторның кайбер хикәяләре укылды. Укылган хикәяләрдән балалар нәни геройларның характерлары, аларның көндәлек шатлыклары һәм кайгылары, үзара мөнәсәбәтләрендәге зарарсыз шаяртулар ничек ачылганын белделәр.
Биектау авылы китапханәсендә «Алмаз Гыймадиев – балалар язучысы» дигән әңгәмә узды. Китапханәче язучының тормышы һәм иҗади юлы турында сөйләде, аның хикәяләре белән таныштырды. Балалар «Дианада кунакта», «Санкция», «Карчык һәм «Контакт» хикәяләрен тыңладылар, барысы бергә төп геройларның эш-гамәлләре турында фикер алыштылар.
Коркачык станциясе китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә авторның «Тә-нә-Фес яки маҗаралы халлар», «Ниязның рекордлар китабы», «Телефонлы кәҗә», «без андый малай түгәрәк»китаплары тәкъдим ителде. Әдипнең әсәрләре белән танышканда, балалар гыйбрәтле ситуацияләр нигезендә уңай һәм тискәре сыйфатларны аера алдылар, белем һәм дуслык теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алырлык көч икәнлегенә ышана алдылар.
Якташыбыз, балаларның яраткан язучысы Алмаз Гыймадиевның туган көне уңаеннан Сая авылы китапханәсендә язучының китапларыннан күргәзмә ясалды, анда балалар тарафыннан яратып укыла торган «Телефонлы кәҗә», «Селфи таягы» һәм башка маҗаралы, мәзәкле, шул ук вакытта тәрбия темаларын да чагылдырган китаплары урын алды.
Ямаширмә авылы китапханәсендә якташ язучының туган көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә китапханә фондындагы хикәяләр һәм повестьлар үз урыннарын алды. Күргәзмәгә килүчеләр әсәрләрдән өзекләрне кычкырып укыдылар, яраткан язучының биографиясе белән таныша алдылар. Балалар язучысы Алмаз Гыймадиевның хикәяләре китап укучыга кешенең уңай һәм тискәре сыйфатларын аерырга ярдәм итә, белем һәм дуслык тормыштагы төрле авырлыкларны җиңеп чыгарга сәләтле дигән ышанычны ныгыта.
Якташыбыз, балаларның яраткан язучысы Алмаз Гыймадиевның туган көне уңаеннан Чернышевка авылы китапханәсендә язучының китапларыннан күргәзмә ясалды, китапханәче аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.
