«Аккош булып кайтыр әле»
Габдулла Шәрәфи Биектау районының Кече Битаман авылында туа. Бөек Ватан, совет-япон сугышларында катнаша. КДУның рус теле һәм әдәбияты факультетында читтән торып укый. Озак вакыт «Совет Татарстаны» газетасында бүлек мөдире булып эшли. 1962-1964 елларда Мәскәү шәһәрендә Югары партия мәктәбендә укый. Татарстан Республикасының һәм РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре. Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Биектау районының китапханәләрендә якташ язучыларның туган көннәрен билгеләп үтү һәм укучыларны аларның иҗаты белән таныштыру күркәм традициягә әверелде.
Якташ язучы Габдулла Шәрәфинең туган көненә Олы Битаман авылы китапханәсендә портрет-күргәзмә ясалды.
Район китапханәләрендә июль аенда язучы якташыбыз Габдулла Шәрәфигә багышланган чаралар узды. «Якташ язучыбыз» (Зур Битаман авыл китапханәсе), «Якташ язучы Г.Шәрәфи иҗаты» (Ямаширмә авыл китапханәсе), «Язучы якташыбыз» (Биектау авыл китапханәсе), «Язучы дөньясына сәяхәт» (Бөреле авыл җирлеге китапханәсе) китап күргәзмәләре оештырылды, алар янында әңгәмәләр һәм күзәтүләр үткәрелде.
