Алмаз Гимадиевның иҗаты
Гыймадиев Алмаз 1972 елның 20 июлендә Татарстанның Биектау районы Олы Битаман авылында туган. 1988 елда Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм Көнчыгыш телләре бүлегенә укырга керә. А.Гыймадиевка Татарстан Язучылар берлегенең Ш. Маннур исемендәге әдәби премиясе бирелде. 2007 елда «Нияз рекордлар Китабы» китабы өчен ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Язучының туган көне уңаеннан Әлдермеш авыл китапханәсендә балаларга аның тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә обзор ясалды.
