Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китапның дусты

Айбаш авыл китапханәсендә китап кыстыргычлары ясау буенча мастер-класс узды. Чара башында кыстыргычның ни өчен кирәклеген, нәрсәдән ясалуын һәм аннан ничек файдаланырга кирәклеген искә төшердек. Балалар китап кыстыргычы турында мавыктыргыч хикәя тыңладылар. Аннары барысы да кыстыргыч ясады. Кыстыргыч-зур булмаса да, китап укыганда бик файдалы әйбер. Аның ярдәмендә китаплар уку һәм аларда кирәкле битне табу уңайлырак. Кыстыргыч балаларга, бигрәк тә башлангыч классларда ярдәм итә. Әгәр китапта кыстыргыч бар икән, димәк китап тәртиптә һәм укучыларга озаграк хезмәт итәчәк.