Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Китап укучылар

9 август көнне Мүлмә авылы китапханәсендә яшь китап укучылар белән «Иң яхшы китап укучы» турниры уздырылды. Китапханә мөдире җитәкчелегендә балалар үзләренә ошаган әсәрләрнең өзекләрен кычкырып укыдылар һәм түгәрәк өстәл артында чара барышын дәвам иттеләр. Уен барышында катнашучылар табышмакларга җаваплар таптылар, «Язучылар һәм шагыйрьләр» исемле әдәби уенда катнаштылар, «Әкияти белдерүләр» укыдылар һәм аларның әкият геройларын танып белделәр.