Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Мәдинә Маликовага – 90!

Мәдинә Маликова – танылган татар язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, татарча күп санлы романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар авторы. Авторның 90 еллыгына Кече Битаман китап бирү пунктында китап күргәзмәсе урнаштырылды. Мәдинә Маликованың прозасы үзенчәлекле тематикасы һәм индивидуаль стиле белән аерылып тора. Аның китапларын татар әдәбиятын яратучыларның берничә буыны мавыгып укый. Аларның популярлыгының төп сәбәбе, әлбәттә, эчкерсезлектә,эмоциональлектә. М.Маликова, сүзнең чын рәссамы буларак, акварель белән язган кебек, кеше күңеленең нечкә хәрәкәтләрен тапшыра белә. Ул дөрес, шуңа күрә аның күп кенә романнарында һәм повестьларында укучылар үзләрен, үз язмышларын таный кебек.