Зарядкага басыгыз!
Физкультура көне алдыннан «Теремок» балалар бакчасы территориясендә балаларда сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру, команда белән эш итә белергә өйрәтү максатында уенлы программа үткәрелде.
Балалар күтәренке күңеллелек, хезмәттәшлек күнекмәләре алдылар. Бу күнекмәләр җиңүгә омтылу, аралаша һәм килешә белү буенча ихтыяр көче булдыруны формалаштырырга ярдәм итә. Дәрес ахырында балалар иртәнге гимнастика күнегүләренең үрнәк комплексы белән таныштылар
