Юл йөрү кагыйдәләрен белергә кирәк
Балаларның юлда үзеңне дөрес тоту тәртибе турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм алган белемнәрен ныгыту максатыннан, Биектау авыл китапханәчесе уен-викторина формасында юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган чара үткәрде. Укучылар транспортларның, светофорларның, юл тамгаларының килеп чыгышлары турында белделәр. Китапханәче балаларга юлларда, шәһәрләрдә һәм авылларда, аварияләрдә еш кына балаларның да зыян күрүе турында мәгълүмат бирде. Чара барышында балалар яраткан әкият персонажларын һәм аларның хәрәкәт итү чараларын искә төшерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.
