Легендар Казан ханбикәсе Сөембикәнең тууына 510 елга багышланган «Әдәби кунак бүлмәсендә» очрашу.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Биектау муниципаль районындагы ГАУСО «КЦСОН «Эмет» МТЗ и СЗ РТ карамагындагы тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. «Әдәби кунак бүлмәсендә ” очрашу истәлекле юбилей датасына – Казанның легендар ханбикәсе Сөембикәнең тууына 510 ел тулуга багышланган иде.”Эмет” карамагандагы тәрбияләнүчеләр Казан Кремлендә һәм Сөембикә манарасында булулары белән уртаклаштылар. Китапханәче Явыз Иван патша һәм Казан ханлыгы хакиме турында риваять сөйләде. Матур итеп иллюстрацияләнгән китаплар “Эмет”карамагандагы тәрбияләнүчеләрнең игътибарын җәлеп итте.
