Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне
Россия флагы – Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Аның ак төсе – азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәре – ышаныч һәм рухият, кызыл төсе – бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Биектау авылы китапханәсе Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган чара үткәрде. Чарада катнашучы балалар флагның борынгы заманнардан бүгенге көнгә кадәрге тарихы белән таныштылар. Аннары балалар викторина сорауларына, дәүләт символлары турындагы табышмакларга җавап бирделәр, Ватан турында шигырьләр укыдылар.
