Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Өч төсле балкыш

Һәр дәүләтнең үз символлары бар: герб, флаг, гимн. Бу илнең тарихы да, бүгенге көне дә. Алар илнең тарихи юлы үзенчәлекләрен, аның башка илләр белән аерымлыкларын күрсәтәләр. Дәүләт символларының тарихын һәр граждан белергә тиеш. Флаг – гражданнарны берләштергән, , илнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген берләштергән мөһим дәүләт символларының берсе. Ел да, 1994 елдан башлап, 22 августта Россиядә Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясенең Дәүләт флагы илнең рәсми дәүләт символы булып тора.  Бу тарихи дата алдыннан Чернышевка авыл китапханәсендә яшь укучылар өчен мәгълүмат сәгате үткәрелде. Монда балалар дәүләт флагының төсләрен тәшкил итүче кызыл, зәңгәр һәм ак төсләр турында «төсле табышмаклар»  чиштеләр. Аннары Россия флагы тарихы турында видеоролик карадылар, сорауларга җавап бирделәр, Россия флагы турында шигырьләр укыдылар. Соңыннан китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар. Россия флагы бәйрәме безгә үзебезне Бөек Державаның бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Флагка хөрмәт – ул үз тарихыңа, мәдәниятеңә һәм традицияләреңә хөрмәт, бу көчле һәм бәйсез ил билгесе. Бездә һәрвакыт Россия өчен горурлык хисе яшәсен!