Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Ак, зәңгәр, кызыл төс – Дан һәм Җиңү символы

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне һәр елны 22 августта билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Россиянең заманча тарихына һәм дәүләт символикасына багышланган.

Шундый әһәмиятле көн уңаеннан, Каенлык авылы китапханәсендә мәгълүмат сәгате булып узды. «Нәрсә аңлата триколор?» әңгәмәсеннән чарада катнашучылар беренче тапкыр триколор ничек пәйда булган, төсләре ни аңлатканын, нинди биналарда флаг булырга тиешлеген һәм нинди очракларда аны күтәрүләрен белделәр. Шулай ук катнашучылар игътибарына видеоролик күрсәтелде, ул безнең илнең дәүләт символларының берсе булган Россия флагы тарихы турында сөйләде һәм Дәүләт флагына багышланган Россия Федерациясе законнары белән таныштырды.