Горур Рәсәй әләме
1991 елның 22 августында РСФСР хакимияте хәзер дәүләт байрагы булып Россиянең тарихи флагы булырга тиеш, дип карар чыгарды. Шуннан соң илдә яңа бәйрәм – Россия дәүләт флагы көне барлыкка килде. Ул 1994 елда урнаштырылган һәм шул вакыттан бирле һәр җәй азагында – 22 августта билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Дөбъяз авыл китапханәсендә яшь укучылар белән таныштыру тематикасы үткәрелде. Балалар Рәсәй әләменен барлыкка килү тарихы һәм «тормышы» турында берничә кызыклы фактлар, аның төсләрен символлаштырулары, нинди биналарында булырга тиешлеге турында белделәр. Китапханәче китапларга күзәтү үткәрде, шуның нәтиҗәсендә яшь укучылар үз Ватаны турында күп кенә яңа нәрсәләр белә алды. Алынган мәгълүматны ныгыту өчен чара кунакларына тематик эшләнмәләр ясарга тәкъдим ителде.
