Бөек Ватан сугышында тамырдан борылыш
Курск дугасындагы 50 утлы көн һәм төн диярлек барган көрәш Бөек Ватан сугышы тарихында иң зур көрәшләрнең берсе буларак тарихка кереп калды. Биектау авылы китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре әзерләгән китап күргәзмәсе шушы вакыйгага багышланган. Күргәзмәдә Курск сугышына багышланган документаль һәм белешмә әдәбият күрсәтелде. Китапханәчеләр әлеге күргәзмәгә күзәтү ясадылар. Укучылар Курск сугышы тарихы белән таныштылар, шул сугыш геройларының исемнәрен искә төшерделәр.
