Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Табигатьтә китап уку.

Казаклар авыл китапханәсе «Табигатьтә китап уку» дигән исем астында балалар белән табигатьтә китап уку кичәсе үткәрдек. Җәй – кызыклы китаплар уку өчен дә иң уңай вакыт. Балаларга җәйге ял вакытларын файдалы итеп үткәрү, табигать кочагында китап уку тагыда күңелле.Балалар белән китап укуны уен белән аралаштырдык.
Балалар-безнең киләчәгебез, өметебез, күпләребезнең тормыш мәгънәсе. Һәр баланың балачагы якты һәм бәхетле булсын иде.Балаларга матурлыкны китап аша күрсәтә белү безнең бурыч булып тора.