Туган көнең белән, Татарстан!
30 августта Татарстан Республикасы көне бәйрәм ителә. Нәкъ шул көнне 1990 елда Татарстан ССР дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителде. Чернышевка авыл китапханәсендә, бәйрәм уңаеннан, китапханәче Татарстан Республикасы тарихы, аның үткәне һәм бүгенгесе, мәдәни кыйммәтләре, гореф-гадәтләре, туган як табигатенең байлыклары турында сөйләде. Чарада катнашучылар презентация карап, Татарстан дәүләте символлары һәм республикабызның истәлекле урыннары турында белделәр, китапханә фондыннан оештырылган китап күргәзмәсе белән таныштылар.
