Якташ язучыбыз Смелков Леонид Федор улы
Смелков Леонид Федор улының туган көне уңаеннан Биектау авылы китапханәсе туган якны өйрәнү буеча чара үткәрде. Китапханәче Леонид Федор улының катлаулы язмышы, гаҗәеп көчле рухы турында сөйләде. Шулай ук укучылар игътибарына язучының тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим ителде. Чара ахырында китапханәче якташ язучыбызның шигырьләре белән таныштырды.
