Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Тынычлык безнең кулларда.

3 сентябрьдә Россиядә үзенчәлекле дата – террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу дата хәзерге тарихның иң кайгылы битләренең берсе булган Беслан фаҗигасе белән аерылгысыз бәйләнгән. Шушы дата алдыннан, Чернышевка авыл китапханәсе « Тынычлык безнең кулларда » дигән мәгълүмат сәгатен әзерләде, китап укучыларга «В небеса поднимались ангелы» фильмы күрсәтелде. Фильмны карап, балалар, безнең киләчәгебезне юкка чыгара торган террорчылык аркасында кешелеккә нинди куркыныч янавын күрделәр. Чарага шулай ук иллюстратив күргәзмә әзерләнгән иде.