Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Терроризмга юк!

Биектау авылы китапханәсе террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган гомуммәктәп чарасында «Терроризмга юк!» исемле күргәзмә белән катнашты. Күргәзмәдә 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Беслан шәһәрендә (Төньяк Осетия) булган фаҗига, вакыйгалар иллюстрацияләр ярдәмендә тәкъдим ителде. Күргәзмә укучыларны Бесланда булган куркыныч вакыйгалар белән таныштырды. Чара ахырында укучыдарга «Террорчылык һәм кеше иминлеге» дигән мәгълүмати буклет бирелде. Террорчылык акты куркынычы янаган ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм киңәшләре үзеңне һәм якыннарыңны сакларга ярдәм итәчәк.