Җәмгыятькә куркыныч – террорчылык
Хәзерге дөньяда террорчылык кешелек иминлегенә төп куркынычларның берсе булып тора. Террорчылыкка каршы көрәшергә генә түгел, аның барлыкка килүен кисәтергә дә кирәк. Олы Битаман авылы китапханәсендә тематик күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материаллардан китапханәгә килүчеләр террорчылыкның нәрсә икәнен, аның максатлары, террор шартларында үз-үзенне тоту кагыйдәләре, бу көрәштә Россиянең үз территориясендә дә, чит илләрдә дә роле турында беләләр. Күргәзмәдә китаплар, белешмәлекләр тәкъдим ителә. Бирелгән мәгълүмат катлаулы һәм куркыныч вәзгыятьтә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз гомереңне һәм башка кешеләрнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк.
