Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Логика кайда ?

10 сентябрьдә Пушкин картасы программасы кысаларында Чернышевка авыл китапханәсе «Логика кайда ?» дигән интеллектуаль уен уздырды. Уенда М.Н.Скрементов исемендәге Чернышевка урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Уен биш раундтан торды, аларның һәркайсында ярышучылар төрле дәрәҗәдәге биремнәрне үтәделәр: «Уртаклык табарга» раундында, мәсәлән, төрле предметлар һәм күренешләр арасында логик бәйләнеш таба белүләрен күрсәттеләр. Ә «Нәрсә җитми?» конкурсында тәкъдим ителгән фотосурәтләрдә җитешмәгән предмет табарга кирәк иде. Балалар яхшы кәеф заряды алдылар, ә уен нәтиҗәләре буенча, «Бобры» командасы, иң күп балл җыеп, җиңүче дип танылды.