Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Язучылар һәм юбиляр китаплар – 2023»

22 февраль көнне Биектау авыл китапханәсендә  «Язучылар һәм юбиляр китаплар – 2023»  дигән әдәби квизбук узды. Квизбук ике команда арасында үтте,  чикләнгән  вакыт эчендә уенчылар 2023 елда юбиляр булган  китапларга һәм язучыларга багышланган сорауларга җавап бирделәр. Сорауларның күбесе уенчыларның тизлегенә, зирәклегенә  һәм уйлау сәләтенә  таянып эшләнгән. Барлыгы биш раунд: «Ребусня», «Рәсемсорау», «Парын тап», «Мультимедиа».Уенда укучыларның төркемдә эшли белүләре, бер – берсен тыңлый һәм тоя белүләре бик мөһим иде. Чара Пушкин картасы буенча узды, квизбукта 3 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.