Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

«Газиз туган телем»

Айбаш авыл китапханәсендә Туган тел көненә багышланган  «Газиз туган телем»  дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Чара барышында балалар дөньяда күпме тел барлыгын , тел – төрле кешеләр арасында аралашу өчен корал гына түгел, ә шулай ук  һәр халыкның мәдәниятен, менталитетын, традицияләрен һәм тарихын йөртүче чара икәнлеген дә белделәр.

Яшь укучыларга Туган тел турында төрле биремнәр тәкъдим ителде. Мәсәлән: «Мәкальләрне белүчеләр», «Тыныш билгеләре турында табышмаклар», «Антонимнар», «Синонимнар», «Фразеологизмны дәвам ит», «Дөрес әйт» һ.б конкурслар.

«Туган телем – минем горурлыгым»   дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, әдәбиятка күзәтү үткәрелде.