Грамоталы бул — уңышлы бул
Сентябрь башында Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан Биектау авылы китапханәсе 3 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде һәм аларны белемнәрен тикшерде. Китапханәче бәйрәмнең ничек барлыкка килүе турында сөйләде һәм беренче китапларның барлыкка килү тарихыннан кызыклы фактлар белән таныштырды. Чара барышында укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, уеннар уйнадылар, белемле булу турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Чара бик куңелле узды.
