А. И. Куприн иҗаты
Дачное авылы китапханәсендә укучылар өчен рус язучысы А. И. Купринның тууына 155 ел тулуга багышланган «А. И. Куприн иҗаты» дигән китап күргәзмәсе күрсәтелде. Аның барлык әсәрләре үз тормыш тәҗрибәсе нигезендә язылган. Күргәзмәгә «Гранатовый браслет», «Изумруд», «Молох», « Белый пудель», «Яма» кебек китаплар һәм башка әсәрләр кергән. А. И. Куприн үзенең әсәрләрендә гади кешеләрнең тормышы, мәхәббәт, армия тормышы, сугыш, социаль төзелешнең гаделсезлеге турында темалар күтәрә. Куприн әсәрләре олылар өчен дә, яшүсмерләр аудиториясе өчен дә туры килә.
