Логика кайда?
Чувашиле авылы китапханәсендә Пушкин картасы кысаларында “Логика кайда?” дигән уен үткәрелде. Уенда катнашкан укучылар үзләренең логик фикерләү дәрәҗәсен ачыкладылар, дәреслектән тыш яңа белемнәргә ия булдылар. Шуның өстенә, бу уен балаларның реакция тизлеген, ишетү һәм күрү хәтерен, кызыксынучанлыкны да үстерә. Катнашучылар, яңа төр биремнәрне үтәгәндә, логик бәйләнешләр табып, яңача фикерләргә өйрәнделәр, уңай кәефкә ирешеп, канәгать калдылар.
