Логика кайда?
Казаклар авыл китапханәсе «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Логика кайда?» дип исемләнгән уен үткәрде.Уен алты раундтан торды, аларның һәрберсендә ярышучылар төрле катлаулылык дәрәҗәсендәге биремнәрне үтәделәр: «Уртаклык табу» раундында төрле предметлар һәм күренешләр арасында логик бәйләнешләр таба белүләрен күрсәттеләр. “Нәрсә җитми?”тәкъдим ителгән фотосурәтләрдә җитешмәгән предмет табарга кирәк иде, балалар уңай һәм яхшы кәеф алды, уен нәтиҗәләре буенча Дуслык командасы җиңде.
