Муниципаль бюджет учреждениесе
"БИЕКТАУ ҮЗӘКЛӘШТЕРЕЛГӘН КИТАПХАНӘЛӘР СИСТЕМАСЫ»
logo
Муниципальное бюджетное учреждение
«Высокогорская централизованная библиотечная система»

Логика кайда?

Әлдермеш авыл китапханәсендә Пушкин картасы проекты кысаларында 8 сыйныф укучылары өчен «Логика кайда?» диеп исемләнгән викторина уздырылды. Уен берничә раундтан торды: «Уртакны тап», «Китап ребуслары» һәм башкалар. Уен презентациядән слайдлар белән үрелеп барды. Укучылар барлык биремнәрне дә бик тиз үтәделәр. Мероприятия кызыклы һәм файдалы булды.